+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 август 2022, 09:15

Уфада “Сөт иле” фестивале уза

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Уфада “Сөт иле” фестивале узаУфада “Сөт иле” фестивале уза
Уфада “Сөт иле” фестивале уза
“Бүген без Уфада юбилейлы, "Сөт иле" X фестивален уздырабыз - һәм ике ел пандемиядән соң беренче.

Бу чара безнең өчен әһәмиятле, республика, гадәттәгечә, күп сөт җитештерә, без илдә бу күрсәткеч буенча икенче урында. Иң мөһиме - Башкортстанда сөт эшкәртүче эре предприятиеләр әле я модернизацияләү, я өстәмә инвестиция кертемнәре стадиясендә. Без республикада сөт продуктлары җитештерүне актив үстерәбез һәм моны дәвам итәчәкбез. Бездә «Сөт кухнясы» челтәре эшли, ул балаларны, йөкле һәм яшь әниләрне тәмле һәм файдалы продукция белән тәэмин итә. Балалар өчен сөт эшкәртү цехы бөтен Башкортстан буенча эшли.

Гомумән алганда, быел авыл хуҗалыгында хәлләр уңай бара. 2,8 миллион тонна ашлык суктырылды инде, бик яхшы уңыш көтәбез. Үткән елларда без авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту белән шөгыльләнгәнгә күрә, яңгырлар сезоны башланганчы тиз арада уңыш җыеп алу мөмкинлеге бар.

Барыгызга да уңышлар һәм яхшы кәеф!”, - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: vk.com/radiyhabirov

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас