+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 август 2022, 05:00

Радий Хәбиров Стәрлетамак базарларының берсендә булды

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакта Коммунистик урамдагы кече базарларның берсендә булды. Биредә шәхси хуҗалыклар продукциясен сатучылар өчен уңайлы сәүдә киштәләре урнаштырдылар.  

Радий Хәбиров Стәрлетамак базарларының берсендә булдыРадий Хәбиров Стәрлетамак базарларының берсендә булды
Радий Хәбиров Стәрлетамак базарларының берсендә булды

Исегезгә төшерәбез, мондый йөкләмәне төбәк җитәкчесе 2022 елның апрелендә республика бакчачыларының беренче форумында бирде.

Шәһәр халкы белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы сәүдә шартлары белән кызыксынды. Стәрлетамаклылар яңа урыннарның авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен бик уңайлы булуын билгеләп үтте.
Радий Хәбиров Стәрлетамакта яшәүче 86 яшьлек Фәния Сәгыйтовадан сарымсак һәм томатлар сатып алды.

- Үзем 43 ел шәфкать туташы булып хезмәт иттем, эш вакытында бөтен Советлар Союзында булдым. Хәзер пенсиядә. Бакчада үстергәннәрне өлешчә базарда сатам, - ди Фәния апа. - Мондый япмалы урыннар белән безгә яңгыр да, кояш та куркыныч түгел. Яхшы шартлар тудырдылар.

- Халыкның үз бакчаларыннан артык продукцияне сата алуы бик мөһим. Базарлардан аларны, кагыйдә буларак, алыпсатарлар кысрыклап чыгара. Ә мондый сәүдә урыннары белән без урындагы продуктларны кулланучылар өчен файдалану бурычын хәл итәбез. Ә бакчачыларның яшелчә, җиләк-җимеш сату өчен уңайлы урыннары барлыкка килә, - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас