+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 август 2022, 10:57

Урып-җыюның кызу мәле!

Һава торышы да игенчеләр яклы.

Урып-җыюның кызу мәле!Урып-җыюның кызу мәле!
Урып-җыюның кызу мәле!

"Республикада урып-җыюның иң кызу мәле. Бүгенгә республика игенчеләре терлек азыгы хәзерләүне төгәлләп килә, бөртекле культураларны җыю дәвам итә, уҗым культуралары чәчү бара.

Бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 62 проценттан артыгы (1 миллион 92 мең гектар) чаптырылган, барлык мәйданның 60 проценты суктырылган (1 миллион 52 мең гектар).

Тулаем җыем 3 миллион 120 мең тоннага якын (22 августта 2 миллион 104 мең тонна иде), бер атна эчендә 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Уртача уңыш - гектардан 29,6 центнер.

Яшел зонага республиканың 8 районы керде, аларда барлык мәйданның 70 проценттан артыгы җыеп алынган. 40 районда бөртеклеләрнең 50 проценттан артыгы җыелган.

"Бүгенгә 6 районда 120 мең тоннадан артык бөртекле культуралар суктырылды. Алар - Стәрлетамак (181,4 мең тонна), Илеш (170,6 мең тонна), Чакмагыш (136 мең тонна), Авыргазы (129,3 мең тонна), Мәләвез (121,4 мең тонна) һәм Дәүләкән (121,5 мең тонна) районнары", - диде бүген оператив киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас