Чакмагыш районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тәмамлануга якынлаша. Узган атна ахырына бөртеклеләрнең 30 мең гектарында уңыш җыеп алынды. Һәр гектардан уртача төшем 42 центнер тәшкил итә.
Шулай итеп, район соңгы еллардагы иң зур рекордлы күрсәткечкә якынлаша. Әйткәндәй, 2020 елда район тарихында беренче тапкыр ашлыкның тулай җыемы 206 мең тоннага җитте. Иртә иген культуралары өчен ел уңышлы булды. Әмма киләсе елда игенчелек тармагының ни дәрәҗәдә табышлы булуы быел көздән чәчеләчәк уҗым культуралары язмышына бәйле. Узган елгы август-сентябрь корылыгы кабатланмасмы? Менә шушы сорау күбрәк борчый бүген чакмагышлыларны. Үткән көздә уҗым культуралары планлаштырылган 15 мең гектар урынына 7 мең гектарда гына чәчелде. Әмма мондый “югалту” быелгы урак күрсәткечләренә әллә ни йогынты ясый алмады. Якынча исәпләүләргә караганда, быел районда ашлыкның тулай җыемы 180 мең тонна тәшкил итәчәк. Күрсәткеч узган елдагыдан ике тапкырга диярлек югары булачак.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең “урак штабы”нда нәкъ фронттагы кебек: басулардан алынган мәгълүматлар көне-сәгате белән үзгәреп тора. “Ашлык фронты” батырларының тырышлыклары хөрмәткә лаек. Аграр хуҗалыклар арасында иң югары уңыш – “Герой” колхозы җәмгыятендә, анда гектар куәте 52 центнер тарта. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә уртача төшем 50,7 центнердан арткан. “Байбулат” җәмгыяте дә азга гына калыша. Билгеле, әлеге саннар төгәл түгел, аның үзгәрүе ихтимал. Аграр белгечләр күрсәткечләрнең артачагын фаразлый.
“Базы” предприятиесе карамагында иң зур бөртеклеләр мәйданы. Игенчелек тармагы биредә елның-елында рекордлы уңыш белән куандыра. Аның барлык җиде бүлекчәсендә дә басу техникалары, кем әйтмешли, “сәгать кебек” эшли.
Аграр хуҗалыкның алтынчы бүлекчәсе булган Рапат басуларында арпа сугалар. Аның һәр гектары 56 центнердан күбрәк уңыш бирә.
—“Базы”да быел басуга 42 комбайн чыкты, — ди бүлекчә идарәчесе Марат Хәмидуллин. — Шуның уникесе кичә безгә килгән иде. Өч-дүрт комбайн арпа басуын бер көндә сугып бетерде. Аннан алдарак кына уҗым бодаен җыеп алдык. Уртача уңыш гектарыннан 65 центнердан артты. Көннәр коры торгач, ашлыкны киптерәсе юк, сыйфаты, аксымы югары.
Аграр хуҗалыкта быел бөртеклеләр 17 мең 830 гектарда үстерелде. Механизаторлар 1 сентябрьгә кадәр төп иген культураларын җыеп алуны төгәлләячәк.
(] Башы 1нче биттә).
— Без барлык хуҗалыкларга да шундый бурыч куйдык, — ди район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев. — Бу елның уртак үзенчәлеге дә шунда: эшне иртәрәк башлап, мөмкин кадәр төнгә чаклы урырга, сугарга. Игеннәр тигез өлгергәч күбрәк турыга сугалар. Ашлыкны сакларга урын табылыр, югалтуларсыз җыеп алу максаты белән эшлибез. Гомумән, ашлыкның тулай җыемын 180 мең тоннадан ким булмас, дип көтәбез. Узган ел ул 95 мең тоннадан артмаган иде. Урып-җыю өчен борчылмыйбыз. Уҗым культураларын чәчә башлау вакыты үтеп китте. Җир коры булгач, әлегә агрегатларны кертүнең файдасы юк. Район буенча ике ай яңгыр яумады.
“Рапат бүлекчәсендә комбайнчылар басуга иртәнге сәгать 7 тулганчы ук чыга. Иртәрәк тә тотынырлар иде, чык комачаулый. Ә төнге уникеләрдә басу мәйданы янә дымлана”, — дип сүзгә кушыла бригада агрономы Илфак Шәмсетдинов.
Басу батырларының барысын да мактап, “Кызыл таң” гәзитенә язарга, фотога төшерергә теләвебезне ишеткәч, баш агроном комбайнчылар эшенә комачауламавыбызны сорады. Чөнки бүгенге шартларда алар кемузардан түгел, ә мөмкин кадәр күбрәк мәйданнан уңышны җыеп алу максаты белән эшли.
— Быелгы уракның тагын бер үзенчәлеге бар, — ди Реканс Фәнил улы. — Кичке 18-19 сәгатьләрдән соң һаваның дымлылыгы арта, ә температура, киресенчә, төшә. Шуңа күрә, урып-җыюны озакка сузмыйча, тизрәк төгәлләргә кирәк. Караңгы төнгә кадәр эшләп караган хуҗалыклар да булды, әмма югалтуларны, күргәч, туктаттык. Дымлы ашлыкны киптерү өчен элеваторга тапшыру да чыгымнар сорый. Уракның сузылуы да яхшыга түгел: бүгенге һава шартларында башактагы бөртекләрнең тиздән коела башлавы мөмкин.
Рәсми мәгълүмат. Аграр ведомство чыганакларына караганда, әлеге вакытта республикада җыелган ашлыкны саклау һәм эшкәртү өчен мөмкинлекләр җитешми. Белгечләр фаразлавынча, быел ашлыкның тулай җыемы 4 миллион тоннадан да ким булмаячак. Соңгы 12 елда республика әлеге биеклекне ике тапкыр яулады. Әйткәндәй, 1986 елда Башкортстанда ашлыкның тулай җыемы 6 миллион тонна чамасы (5943 мең тонна) тәшкил иткән иде. Ә 1976-80 елларда уртача күрсәткеч 5 миллион тонна чамасы булды. Соңгы елларда шәхси кулларга күчеп беткән элеваторларның быелгы уңышны саклауда өлеше ни дәрәҗәдә булыр — әйтүе авыр.
Республиканың аграр хуҗалыкларына хас булган тагын бер уртак проблема бар — ашлык артык күп булса, аны кая куярга? Соңгы елларга кадәр Русиянең ашлык экспортын арттыруы аграрийларга берникадәр этәргеч бирә иде, керемнәрен арттырырга да ярдәм итте. Экспорт үсү, билгеле, илнең эчке базарында да ашлык бәяләрен күтәрергә этәргеч бирде. Әмма соңгы айлардагы дөньядагы хәл-вакыйгаларның катлаулануы илнең экспорт мөмкинлеген чикләде. Һәм бу хәл үз чиратында ашлык бәяләре төшүгә китерде.
Белешмә. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел сәүдәдә бодайга бәяләр ничәнче класска каравына бәйле, килограммы 17-14 сум тора иде. Быел 10-13 сумга кадәр төште һәм аның тагын да кимүе фаразлана. Шул ук вакытта, бер килограмм ашлыкның үзкыйммәте быел, 2020-21 еллар белән чагыштырганда, байтакка күтәрелде. Әйтик, 2020 елда бер килограмм ашлык үстерү уртача 6,5 сумга төшсә, 2021 елда 9 сумга күтәрелде. Быелгысы, белгечләр фаразлавы буенча, 11 сумнан да ким булмаячак.
Чакмагыш районы хуҗалыклары да ашлык җыемы узган елдагыдан ике тапкырга күбрәк көтелүенә карамастан, аны бүгеннән сатарга ашыкмый. Саклар урыннары бар. Терлекчелек өчен дә иркенрәк булачак. Җитәкчеләр эчке базар мөмкинлекләрен үстерү юлларын эзли.
Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов аңлатмасы:
— Быел районда бөртекле культуралар мәйданын узган елдагыдан 2 мең гектарга арттырып, 47 мең 398 гектарга җиткердек. Урак эшләренә ныклы әзерлек белән кердек. Чәчүлек структурасына килгәндә, быел кукуруз плантациясе мәйданы 1100 гектарга артты һәм 6858 гектар тәшкил итте. Аңлашыла, монысы терлекчелектә азык базасын ныгытуга булышлык итәчәк. Шулай ук, хуҗалыкларда шикәр чөгендере дә, алдагы елдан 800 гектарга күбрәк чәчелеп, 4800 гектар мәйданны алды.
Сүз дә юк, узган көздән башланган корылык эзсез калмады. Район биләмәләрендә ике ай буе яңгыр яумавы техник культуралар уңышына ни дәрәҗәдә йогынты ясар — фаразлавы авыр. Уҗым бодае кышкы сынауларга нык биреште. Чәчелгән мәйданның яртысын диярлек, ягъни 7 мең гектарны бозып кабат чәчтек. Бодай һәм арпадан район буенча планлаштырылган уңыш алынмады. Гәрчә, бөртеклеләрнең һәр гектарына уртача 90шар килограмм ашлама кертелгән иде.
Әйтергә кирәк, районның табигый-климатик үзенчәлеге бар: берничә хуҗалык “Чәрмәсән коридоры”на карый. Биредә моңа кадәр ел ничек килсә дә, башка урында яумаса да, яңгырлар шушы “коридор”ны урап узмый иде. Быел, ни өчендер, әлеге кагыйдә дә үтәлмәде. Әмма без район ихтыяҗларына кирәкле ашлык күләмен ике тапкыр арттырып алачакбыз. Гомумән, терлекчелек тармагы өчен 30 мең тонна ашлык таләп ителә, орлыкка 8-9 мең тонна калдыра идек. Калганы — халыкка һәм сату өчен. Әлегә хаклар түбән. Шунлыктан, сату өчен ашлык тәкъдим итүчеләр күренми. Бары тик ашыгыч бурычларны түләү өчен генә бераз сату планлаштырыла.
Районның җәйге уракта гына түгел, соңгы культураларны да вакытында һәм югалтуларга юл куймыйча җыеп алуына ышаныч ныклы. Хөкүмәт ярдәме зур булды. Елның беренче яртысында 117 миллион сумлык төрле дәрәҗәдә субсидияләр алдык. Әйткәндәй, техника паркы гомум бәясе 200 миллион сумлык яңа техника белән тулыланды. Әлеге вакытта басуларда һәркөн 103 комбайн эшли. Бер комбайнга урак чорында якынча 360 гектар мәйдан туры килә. Республикадагы уртача күрсәткечтән шактый азрак бу. Һава шартлары кинәт үзгәрмәгән хәлдә, сентябрьнең беренче атнасында иртә һәм кузаклы культуралар урагын тәмамлаячакбыз, дигән максат белән эшли бүген чакмагышлылар.
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.