

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен киеренке дә, куаныч-сөенечле дә чор. Игенче ифрат күп көч салган басуларны куәтле комбайннар иңли, автомашиналар ындыр табагына ашлык ташый. Бакалы районының “Нива” җәмгыятендә кыр эшләре барышы турында аның җитәкчесе Павел Мартынов түбәндәгеләрне җиткерде:
— Уңышның бөртеген дә югалтмыйча үзвакытында сыйфатлы җыйнап алу өчен барлык юнәлешләр буенча да яхшы әзерлек таләп ителә. Урак — ул игенче өчен генә түгел, һәммәбез өчен дә иң җаваплы, киеренке вакыт. Хезмәтчәннәребез август башында урып-җыюга кереште. Быел сабан бодаен — 600, уҗым бодаен — 300, арышны — 230, борчакны — 400, ногыт борчагын — 210, арпаны — 465, солыны 100 гектарда чәчкән идек. Һава торышы, узган елга караганда, уңайрак килде, шуңа күрә эшләр тәүге көннәрдән үк көйле бара, төшем әйбәт булгач (әлегә һәр гектардан уртача уңыш 20-25 центнер тәшкил итә), кәефләр дә күтәренке. Кырларда техника гөрелтесе тынып тормый, иртә таңнан башланган эшләр чык төшкәнче дәвам итә.
Уракта югары җитештерүчәнле “Полесье” һәм “Акрос” комбайннары эшли. Бу заманча техникалар белән тәҗрибәле механизаторлар А. Евстафьев, С. Минагин, А. Фролов идарә итә. Ындыр табагына ашлыкны М. Дугашев, С. Гордеев, Р. Хөсәенов ташый.
Ындыр табагында да җанлылык. Биредә амбар мөдире М. Мартынова җитәкчелегендәге эшчеләр ашлыкны кабул итү, тиешенчә эшкәртү һәм саклауга салу, механизмнарны көйле эшләтү хәстәрен күрә.
— Әлбәттә, эш барышында кайбер каршылыклар да килеп туа, — ди Павел Викторович, — Без аларны үз вакытында хәл итеп барабыз. Урак эшләре белән беррәттән, кышлату чорына азык запасы туплауны дәвам итәбез. Мәсәлән, быел сенаж узган елдагыдан берничә тапкырга күбрәк салынды.
Гомумән, хуҗалыкта барлык эшләр комплекслы оештырылган. Авыл эшчәннәре аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга омтыла. Әйтергә кирәк, игенчеләр район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоя. Урып-җыю эшләрен өзлексез, сыйфатлы, югалтуларсыз башкарып чыгу өчен барлык резервлар да эшкә җигелгән.