+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 Августа 2022, 04:22

Балык ашау өчен “башлы” булу кирәкме?

Русиядә диңгез һәм елга продукциясен аз куллануның сәбәпләре нәрсәдә?

Балык ашау өчен “башлы” булу кирәкме?Балык ашау өчен “башлы” булу кирәкме?
Балык ашау өчен “башлы” булу кирәкме?
Русиялеләр балыкны табиблар тәкъдим иткән нормадан шактый кимрәк ашый. Бу хәбәр яңалык түгел. Шулай да, диңгез-океаннардан ерак торган Евросоюз илләрендә балык һәм диңгез продуктларын безгә караганда күбрәк кулланалар. Ни сәбәпле дөньядагы иң зур сулыкларга ия булган Русиядә яшәүчеләр балыкны азрак ашый? Эш әлеге продукциянең кыйммәтлегендәме, әллә тагын да шул балык ашау мәдәнияте түбән булудамы? Рәсми мәгълүматларга игътибар итик. Соңгы 7 елда Русиядә балык куллану 26 процентка кимегән. Экспертлар моның сәбәбен бәяләр югары булуда гына түгел, ә балык һәм аның эшләнмәләренең сыйфаты еш кына түбән булуда да күрә. Ерак Көнчыгышта тотылган балыклар безнең сәүдәгә килеп җиткәнче күпме арадашчы “кулы аша” узып, үзенең товар йөзен югалта.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы чыганакларына караганда, алга киткән илләрдә һәр кешегә елына уртача балык куллану дәрәҗәсе 1961 елдан 2007 елга кадәр 9 килограммга арткан һәм 2007 елда ул 26,4 килограммга җиткән. Шул ук белешмәдән күренүенчә, аннан соңгы елларда әлеге күрсәткеч кими бара һәм 2022 елга ул һәр кешегә елына 20 килограммнан артмаган. “Росстат” мәгълүматлары буенча, илебездә балык һәм аның продуктларын куллану 2017 елдан арта башлаган һәм 2020 елда һәр кешегә елына уртача 22,2 килограммга җиткән. Балыкчылык буенча федераль агентлык аның сәбәбен илнең эчке базарында үзебезнең продукция арту белән бәйли. 2021 елда, мәсәлән, илнең балык сәнәгате оешмалары 5,05 миллион тонна балык тотты. Күрсәткеч 2020 елдагы дәрәҗәдән 1,5 процентка югарырак.
Билгеле, эчке базарда балык продукцияләренең артуына Көнбатыш илләренең кырын сәясәте дә йогынты ясады. Аңардан тыш, соңгы елларда балык эшкәртүче яңа комплекслар төзелү, инвестиция программасы кысаларында тормышка ашырылган чаралар һәммәсе дә әлеге продукцияне җитештерүне һәм ассортиментны төрләндерүне арттырырга ярдәм итте.
Әмма киләсе елларда хәлнең үзгәрүе дә бар. Көнбатыш илләренең санкцияләре шартларында Русия балыкчылары күбрәк эчке базар өчен эшли. Ә чит илләрнең чикләүләре алынса, ничек булыр? Аңа кадәр русиялеләр балык куллану күләмен тагы да арттырып өлгерерме? Гомумән, илдә балыкчылык сәнәгате үсеше нәрсәгә бәйле?

Бу мәсьәләдә Русиянең Балыкчылар берлеге рәисе Александр Панинның фикере уйланырга мәҗбүр итә.
— Балыкны тагын да күб­рәк тотарга мөмкинбез. Ул — глобаль базар товары. Шуңа күрә, бөтен дөньяда аңа бәя күтәрелгәндә Русия өчен генә ул түбән булып кала алмый. Русиялеләрнең кереме кимү дә әлегә кадәр затлы балыкларны сатып алу мөмкинлеген киметте. Сер түгел, хәзер илдә аксымның арзанрак торган төрләренә күчә башладылар. Икенче проблема — кешеләрнең тәм үзенчәлеге белән бәйле, ягъни балык һәм диңгез продукт­ларын кулланучылар су продукциясен әзерләү сыйфаты, тәме белән канәгать түгел. Илдә балык һәм аның эшлән­мәләрен куллануны арттыру өчен бизнесның гына түгел, ә дәүләтнең һәм фән­нең бер юнәлештә, әлеге продукция­ләр­не популярлаштыруда комплекслы алымнар куллануы да кирәк. Кыскасы, русия­леләрнең балыкны күб­рәк ашавын дәртләндерү чараларын куллану нәтиҗә­лерәк булырга тиеш, — ди федераль чиновник.
Мәгълүм булуынча, 2021 елда Русиядә 5,05 миллион тонна балык тотылды. Тармак тарихындагы беренче 5 миллион күрсәткече 1992 елда яуланган иде. Әмма яңа Русия тарихындагы рефор-ма­ларның “иң кызган” чорында сатып алучылар ул рекорд нәтиҗәләрен тоймады, диярлек. Чөнки затлы балык нигездә чит илләргә озатылды. Бу рәсми мәгълүмат­лар­да күренә.
Белешмә. Русия балыгы экспорты соңгы унъеллыкларда Япониягә — 93, Корея Республикасына 49 процентка, Нор­вегиягә — 2,5, Германия­гә — 2,7, Польшага — 2,2 һәм Франциягә 2 тапкырга арткан.
Икътисад белгечләре фи­ке­ренчә, русиялеләрнең балык һәм диңгез продуктларына ихтыяҗы берничә сә­бәпкә бәйле — бәягә, сыйфатка һәм продукт форматына. Сорау алуда катнашу­чыларның 75 проценты, мәсә­лән, балыкны аз ашау­ның сәбәбен аның бәясе кыйммәт булуында, дип күрсәтә. Ретейлерлар исә җитештерүче һәм поставкалаучыларның эшне дөрес оештырмавында күрә, эшкәртүчеләр эчке базарны үстерүдә инвестиция-ләрнең җитәрлек булмавына зарлана, ә балыкчылар заманча инфраструктура һәм сумның тотрыклы булмавы белән бәйле, ди. Кыскасы, әлеге проблемаларның уңай хәл ителүе илнең эчке базарында балык һәм диңгез продуктларына ихтыяҗны арттырачак.
“Россельхозбанк” экспертлары исәпләвенчә, 2030 елга илдә һәр кешегә елына балык һәм диңгез продуктлары куллану күләме 23 килограммнан артып китәчәк. Моңа ирешү өчен беренче чиратта, әл­бәттә, аквакультурага игътибарны арттырырга кирәк. Әлеге юнәлешне үстерү, шулай ук, импорт продукциясен киметүгә һәм экспорт мөмкин-лекләрен үстерүгә дә булышлык итәчәк.
Балык куллануны арттыруда аны популярлаштыру мөһим роль уйный, дигән фикердә экспертлар. Балык һәм аның эшләнмәләре көн­дәлек туклануда традицион азык өлешендә булырга тиеш. Кызганычка каршы, русия­леләрнең диңгез продуктларын куллану дәрәҗә­сенең түбән булуы да табигый хәл. Диңгез деликатес­ларының нигездә күпләп чит илләргә озатылуы да илнең эчке базарында әлеге про­дукциягә игътибарның түбән булуын күрсәтә. Узган ел, мә­сәлән, әлеге продукция 58,7 мең тонна экспортланган. Якын киләчәктә һәр русияле елына уртача 1 килограммнан күб­рәк диңгез деликатесы ашарга тиеш, дигән бурыч куела.
Белешмә. Балыкчылык буенча федераль агент­лык тикшере­нүлә­ре буенча, сорау алуда катнашкан русияле­ләр­нең 66 проценты соңгы 2-3 елда балык бәяләре сизелерлек күтәрелде, дигән фикер белдергән. Респондентларның 37 проценты сыйфатлы балык һәм диңгез продуктларын бары тик “хәл­ле” кешеләр генә сатып алырга сәләтле, дип уйлый. Шулай ук, чарада кат­нашучыларның 67 проценты сәүдәдә тәкъ­дим ителгән балыкның сыйфаты бик тә түбән, ә 56 проценты сыйфатлы балык табу бик катлаулы, ди.
Башкортстан балыкчылык тармагын үстерү буенча зур мөмкинлекләргә ия. Барлык елгалар челтәренең гомум озынлыгы 57 мең 366 километрга, ә елгалар саны 12 мең 725кә җитә. Су өслеге 550 квадрат километр тәшкил иткән 7900 күл һәм ясалма сулыклар бар. Республикада балык үрчетү мөмкинлек-ләре булган 375 буа сафта, әмма аларның 10 проценты гына шушы максатларда фай­даланыла. Балыксыз буалар­ның су өслегенең гомум мәйданы 7 мең гектардан арта.
Әйтергә кирәк, Башкортстанда аквакультурага игътибар соңгы елларда Хөкүмәт дәрәҗәсендә сизелерлек артты. Гомумән, республикада балык бизнесының иң эрелә­ре булып “Карман керкә (форель) үрчетү хуҗалыгы” һәм Миякә балык компаниясе исәпләнә. Аның беренчесе Русия күләмендә эре пред­приятиеләр исемлегендә. Ә Миякәдәге компания Ерак Көнчыгыштан алып, Ислан­дия­гә һәм Аргентинага кадәр булган ил­ләр­дән балык алып эшкәртә иде. Дөрес, хәзер аларга чит илләр белән хез­мәттәшлек итү авырлашты. Пандемия чорында ук компа­ния­нең чимал алу географиясе тарая башлаган иде. Әлегә кадәр республикада билгеле предприятие 30га якын төрдәге ысланган һәм 40 исемдә тозлы продукция һәм шулай ук 100гә якын төрдәге туңды­рылган балык белән сәүдә итте.
Ә менә балыкны үзләре җитештерүчеләр белән хәл башкачарак. Аквакультураны үстерү турындагы махсус документ республикада 2017 елда ук кабул ителгән иде. Ул чакта товарлыклы балык җитештерүчеләргә республика казнасыннан ярдәм итү юллары билгеләнде. Аларга кирәкле җиһазлар, катнаш-азык һәм яшь үрчем сатып алуга тотынылган чыгым­нарның 40 процентына ка-дәр­ен субсидияләү турында сүз барды. Ә узган ел­ның сентябрендә республика Хөкүмәтенең “Инвестиция сәгате”ндә Карман балык хуҗалыгын үстерү һәм аның еллык балык җитештерү куәтен 200 тоннага кадәр җиткерү мәсьәләләре каралды. Проект чит ил белгечләре катнашлыгында эшләнде. Гомум инвестиция күләме 130 миллион сум тәшкил итте. Әлбәттә, дөньядагы соңгы еллардагы хәл-вакыйгалар республикада балык сәнәгате үсешенә дә берникадәр йогынты ясады. Әмма аларның берсе дә “ерак тартмага” салынмады.
Ничек кенә булмасын, балык һәм диңгез продуктларын азрак ашавыбыз панде­миягә дә, Көнбатыш илләре басымына да бәйле түгел. Хәтта балык бәяләре кыйм­мәт, дигән фикер белән дә килешәсе килми. Кызганычка каршы, елга-күлләргә бай Башкортстанда да балык күп очракта һәвәскәр кармак хуҗалары өчен бизнес чыганагы гына булып калуын дәвам итә. Экологик яктан чиста сулыкларыбызда үскән балыкларны кайчан күбрәк ашый башларбыз һәм моңа нәрсә комачаулый – сорау ачык кала.

Али СӘЙФУЛЛИН.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас