Иске Калмаш Чакмагыш районындагы иң зур һәм бай тарихлы авылларның берсе генә түгел, ә заманында икътисади яктан көчле булган “Октябрь” хуҗалыгының да үзәге иде. Уфа — Чакмагыш юлы буенда урнашкан авыл урамнарының төзеклеге белән дә аерылып торды. Олы юлдан бераз гына читтәрәк салынган амбар-келәтләре, техника паркы элекке колхозның куәтен күрсәтсә, юлның уң ягында тезелеп урнашкан зур мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты исә биредә яшәүчеләрнең социаль халә-тенә ишарә ясый. Күркәм йорт-ихаталарга, гөлгә күмелгән бакчаларга караганда, Иске Калмашта яшәүчеләр муллыкта гомер кичерә, дип тә бәя биреп була.
Хәтердә, байтак еллар биредә колхоз рәисе булып аграр тармак ветераны, оста җитәкче һәм совет чоры елларында ук үзен менеджер итеп таныткан Расих абый Галимов эшләде. Хәзер ул күптән лаеклы ялда. Әмма хуҗалыкта һаман да аны зур хөрмәт белән искә алалар. Ә аның калдырган мирасы — зур төзелешләр, куәтле техника паркы.
Күптән түгел янә Иске Калмашта иҗади командировкада булдым. Кайчандыр аралашкан төрле һөнәр ияләрен очраттым. Авыл шулай ук эшли, яши кебек күренде. Әмма соңгы еллардагы үзгәрешләр өч йөз еллык тарихы булган авылга да зур йогынты ясаган. Шәхси малтабар Гали Хаҗиев белән очрашканда күңелдә шундый фикерләр туды.
“Октябрь” хуҗалыгы бүген районда икътисади яктан уртачалар исемлегендә. Ит-сөт җитештерәләр, ашлык үстерәләр. Фермерлар саны да арта. Иске Калмашта гына да алар өчәү.
Гали Хаҗиев авыл бизнесын шәхси малтабар статусында оештырган. 2019 елга кадәр аграр предприятиедә баш агроном, рәис урынбасары вазыйфаларын башкарган.
— Мин ишле гаиләдә үстем, әти-әниебез 9 балага — 5 малайга һәм 4 кызга гомер биргән. Малайларның барысы да тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләде. Үкенмибез, тырышкан кеше авылда да үз урынын табып, мул тормыш кора ала. Әмма кайда да күмәклек кирәк. 2011 елда хуҗалыкта эшләп йөргәндә үк “ИП” оештырган идем, 2019 елда вазыйфамны калдырып, үзем бу эшкә ныклап тотындым. Туганнар, дуслар авылда үзләренең пай җирләрен тәкъдим итте. Шулай 126 гектар җыелды. 180 гектарын арендага алдым. Басуда ашлык үстерәбез, бераз мал да алдык, — ди Гали Гаделҗан улы.
Шәхси малтабар, нигездә, басучылыкка махсуслашкан. Аграр хуҗалыкларга чәчү орлыгы хәзерләп сату белән дә шөгыль-ләнәләр. Быел бодай, арпа һәм карабодай чәчкәннәр. Урып-җыюның нәкъ кызган чагына, Хаҗиевның ашлык келәтләре тулып килгән вакытка туры килгән иде очрашуыбыз. Элекке агроном үзенең хезмәт җимешен күреп шатлана.
— Ничек куанмыйсың, — ди ул, — уҗым бодаеның һәр гектары уртача 47 центнер бирде. Арпа уңышы 43әр центнер тартты. Уңыш минеке генә түгел бит, пайчыларым бар. Узган елгы корылыктан соң быелгы мул уңыш күңелне тормышка ашмастай хыялларга ымсындыра. Ашлык булгач, крестьян ихаталары сүнмәячәк әле. Җир тир түккәннәргә игелекле була.
Белешмә. Шәхси малтабар карамагында 18 пайчының җире бар. Һәр елдагыча, быел да җирләрен файдаланган өчен аларга түләүсез шартларда дүртәр центнер ашлык, чикләнмәгән күләмдә печән һәм салам биреләчәк.
Язмам башында Иске Калмашның моннан 10-15 еллар элекке тормышын искә төшерү очраклы түгел. Элеккесе белән чагыштырганда, шушы вакыт эчендә авылның йөзе бераз “сүрәнләнә” төшүен дә тойдым. Эш шунда: 800ләп ихаталы авылда әлеге вакытта бер көтү дә юк. Халык мал тотмый. Әле кайчан гына Иске Калмашта шәхси ихаталарда сыер маллары саны бер мең баштан арта иде. Көтүләрендә эре терлекләр 150-170әр баштан ким түгел иде. Хуҗалык карамагындагы малларның авыл көтүен “кысрыклавына” ризасызлык белдергәннәрен дә хәтерлим. Әллә авыл ихаталары барысы да кош-корт асрауга гына күчте микән?
Гали Гаделҗан улы, мәсәлән, ел саен йөзәр баш каз-үрдәк алып асрый. Бройлер тавыклары аннан да артып китә.
— Авылда мал асрамыйча булмый, — ди әңгәмәдәшем. — Игенчелектән тыш, терлекчелек тармагын да үстерергә иде. Узган көздә халыктан мал җыеп, бәләкәй генә фермабызга тупладым. Алар 25 башка җитте. Үгез бозауларын ит өчен симертәбез, ә таналары сөт бирәчәк. Читкә, эшкәртүче заводка сатып булмас, билгеле. Ите дә, сөте дә авыл ихтыяҗлары өчен. Ә ихтыяҗ зур. Авыл сөте сатып алыр өчен генә дә район үзәгендәге базарга йөрүчеләр бар. Бәлки, халык кабат сыер асрый башлар.
Гали Гаделҗан улы бу юлы үзе әйткән сүзенә үзе дә ышанып бетмәде шикелле. Авыл кешеләре, кызганычка каршы, мал асраудан читләшеп бара. Мал азыгының кыйммәт булуы да шәхси ихаталарда терлек саны кимүгә бер сәбәп булган. Икенчедән, зур авылда бүген, нигездә, пенсия яшендәгеләр өстенлек итә. Өлкәннәр, билгеле, азыгын ихатасына кадәр китереп бирсәләр дә, мал асрарга теләмәс.
Гали Гаделҗан улы — барлык гомерен, көчен хуҗалыкны үстерүгә биргән кеше. Авылдашларының кайсысы ничек “тын алганын” да тоя. Рәис урынбасары вазыйфасын башкарганда халык белән көндәлек аралашу һәр кешенең нәрсәгә сәләтле булуын күрергә ярдәм иткән аңа. Шуңа да гаҗәпләнүе көчле, чөнки эшләрдәе дә хезмәттән кача, читләшә. Аның сүзләренә караганда, уртача айлык эш хакы 35 мең сумнан артса да, эш бармы, дип мөрәҗәгать итүчеләр күренми. Ә шәхси предприятиедә төп йөкне аның ярдәмчеләре — бертуган абыйсы Радик һәм ялланып эшләүче Фидус Мусин тарта. Шушы өч таган белән көчле хуҗалык. Һәркайсы берничә һөнәргә ия. Әйткәндәй, техника паркы көчле. Җир эшкәртү, уңышны җыеп алу өчен кирәкле бөтенесе дә бар.
Авыл малтабарының, үз хуҗалыгыннан тыш, “Восход” кооперативы оештыруы да зур яңалык булган. Анысында пайчылар саны 23кә җитә.
— Хөкүмәтнең мондый проекты бик вакытлы, иң мөһиме — авыл халкын уйландыра торган чара булды, — ди Гали Хаҗиев. — Пай җирләрен тапшырып, дивиденд көтеп ятучыларның да карашы үзгәрде. Мин, мәсәлән, пайчыларга мал сатып алып, һәрберсенә таратып бирергә әзерләнәм. Азыгын да бирәчәкмен. Яшь малларны үз ихаталарында симерткәч, без сугымга кабул итеп алачакбыз. Берсе дә каршы булмады. Ихтимал, аларның мондый тырышлыгы үзләрен дә уйландырыр. Бәлки, киләсе елларда үзләрендә дә мал асрау теләге уяныр. Һәрхәлдә, мал асралган шәхси хуҗалыкның да, тоташ авылның да яшәү тамырлары өзелми. Шәһәр базарында, кибетендә сатылган ит-сөт тә авылда җитештерелә бит.
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.