+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2022, 04:38

Сапропель черемәдән яхшырак

Буа ләмен ничек файдаланырга мөмкин?

Сапропель черемәдән яхшыракСапропель черемәдән яхшырак
Сапропель черемәдән яхшырак
Көз айларында, гадәттә, авылдагы буаларның суын агызалар. Җәй дәвамында ул суүсемнәр белән капланып та беткән була. Халык буа ләмен үз бакчасына ташый. Аның файдасы турында төрле фикерләр бар. Берәүләр аны органикага, минералларга бай, шуңа файдалы, ди. Икенчеләр ләмнең бакча үсентеләренә зыяны бар, дигән фикердә. Гомумән, су төбендә булган җир-туфракның бакча үстерүчеләргә файдасы бармы? Булган очракта, аны җиргә ничек таратырга, иң мөһиме — уңышны арттырырга булышлык итәме?

Бакчачылар электән яшелчә утыртканда суга якын яисә кайчандыр су баскан мәйданнарга өстенлек биргән. Ягъни ташкыннардан соң судан арынган җирләр­нең уңдырышлылыгы югарырак дип саналган. Су төбен­дәге ләм җирен­дә үсенте өчен бик кирәкле матдә — сапропель күп. Җирне туендыру белән шөгыльләнүчеләр өчен ул — зур табыш, ләкин аны табуы авыр.
Галимнәр дәлилләвенчә, сапропель мал абзарыннан чыгарылган органик черемәгә караганда да яхшырак. Җир белән ашлаганда, аның нәтиҗәсе 6-8 елга кадәр сакланырга мөмкин. Әмма шуны да истән чыгармагыз: сапро­пельгә караш ашламага кебек булсын. Аның үзен генә саф килеш кулланырга киңәш ителми. Сапропельне квадрат метрга 1-2шәр чиләк таратып, туфрак белән бутарга кирәк.
Бакчачылар сөйләвенә караганда, сапропельдән бушап калган участокта утыртылган аерым үсентеләрнең гигант биеклеккә күтәрелүе мәгълүм.
Янә шуны онытмагыз: помидор, җиләк-җимеш үсем-лекләре өчен әлеге органиканы кулланырга ярамый.
Мондый ашламаның ни дә­рәҗәдә файдалы булуын аграр бизнес белән шөгыль­ләнүчеләр күптән аңлады. Алар тәкъдим иткән таблетка һәм гранул рәвешендәге “ләм органикасы”на ихтыяҗ да зур. Аны­сының да файдасы бардыр, бәлки. Ихтимал, башка химик өстәмәләр дә кушыла торгандыр ул гранулларга. Ничек кенә булмасын, анысы җитештерүчеләр намусында. Ә менә буа ләмен алып кайту ышанычлырак та, хәвеф­сезрәк тә! Мондый өстәмә белән “сыйланган” яшелчәләрегез дә үзегезне сөендерми калмас. Иң мөһиме — экологик яктан чиста һәм зыяны булмас әле, дип, суы агызылган елга төбендәге җирне алып кайткач, чама күләмен онытып җибәрмә­гез.
Буа ләменең үсемлекләр үсешенә шундый яхшы тәэсир итүенең сере гади: аңарда азот микъдары күп. Аннан тыш, ләмдә файдалы кислоталар, калий, фосфор, марганец, бор, бакыр, тимер һәм башка элементлар бар.

Гади туфрактан өстенлеге нәрсәдә?

* Ләм үз составындагы органика күләме буенча торфтан калышмый;
* Органик черемә, яки компосттан аермалы буларак, ләмдә зыян салучы организмнар да, төрле чүп үләннәре орлыклары да юк;
* Туфракка керткәндә сапропель черемәгә караганда азотны азрак күләмдә югалта;
* Туфракка эләгү белән буа ләме буфер ролен үти, ягъни туклыклы матдәләрне һәм суны башта үзенә туплый да аннары үсемлекләргә бирә башлый;
* Буа ләме туфрактагы файдалы микрофлора эшчәнлеген активлаштыра;
* Әгәр туфрак әче икән, аңа ләм керткәнче башта җирне известь катнашмасы белән эшкәртергә кирәк;
* Сапропельне күбрәк комлы грунтта файдалану яхшы нәтиҗә бирә. Җир катламы каты, авыр булган участокларда, бер үк вакытта елга ләме белән кушып, салам яисә ком кертергә киңәш ителә. Болай эшләгәндә туфрак структурасы яхшырачак.
* Сапропель бер квадрат метр мәйданга уртача 2-8 килограммнан артык кулланылмаска тиеш;
* Табигый органик ләм белән бер үк вакытта минераль ашламалар кулланырга да мөмкин.

Игътибар! Сапропель аеруча кыяр, бәрәңге, борыч, кәбестә, чөгендер, суган үсешенә һәм аларның югары уңыш бирүчәнлегенә яхшы тәэсир итә. Әлбәттә, суы агызылган буаның экологик яктан чиста булуы мөһим. Төрле чүплек, яки зарарлы сулар янәшәсендәге буа ләменең зарарсыз булуы шикле.

Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.
(Фото Интернет челтәреннән алынды).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас