+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
6 сентябрь 2022, 04:54

Фән казанышларына таяну зарур!

Төньяк районнарда басучылык мәсьәләләрен тикшерү барышында бу фикер тагы да ныгыды.

Фән казанышларына таяну зарур!Фән казанышларына таяну зарур!
Фән казанышларына таяну зарур!
Республикада урак тулы куәтенә бара. Игенченең хезмәте аның белән генә тәмамланмый, көздән яңа уңышка да нигез салырга кирәк. Бу турыда Яңавыл районының “Юлдаш” хуҗалыгы басуларында фикер алыштылар, анда республика буенча “Басу көне-2022” зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда төньяк һәм төньяк-көнчыгыш зонасының 17 районыннан муниципаль берәм­лекләр башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, баш агрономнары һәм баш инженерлары, авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Чараны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ачты. Үз чыгышында Илшат Илдус улы төньяк районнар игенчеләренең ашлык, терлек азыгы һәм, гомумән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә мөһим ролен билгеләде.
Семинарда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзыйгатов мөрә­җәгать итте. Ул яңавыл­лыларның елдан-ел район икътисадының агросәнәгать секторында югары уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте. Аерым алганда, болар гектар куәтенең 30 центнерга җитүе, савым күрсәткечләренең югары булуы белән билгеләнә. Республика җитәкчелеге ярдәме белән авыл халкының социаль-икътисади мәсьәләләре нәтиҗәле хәл ителә.
Мондый чараларның төп максаты – заманча техника, авыл хуҗалыгы культуралары сортларын һәм гибридларын, аларны игү технологияләрен производствога актив кертү. Семинарны фәнни яктан алып бару һәм барлык технологик чараларда турыдан-туры катнашу Башкорт дәүләт аграр универ­ситетының агротехно­логияләр һәм урман хуҗалыгы факультетына очраклы гына йөкләтелмәде.
ХХ гасыр ахырыннан агрономия фәнендә адаптив-ландшафтлы үсемлекчелек үзләштерелә. Ул сортлар чыгарудан алып, игенчелек өлкәсендә фәнни-техник казанышлар кулланып җитештерелгән продукциянең югары технологик сыйфатына ирешүгә кадәр чаралар комплексын үз эченә ала. Республика территориаль яктан зур гына түгел, табигый-климат һәм туфрак шартларының күптөрлелеге белән дә аерылып тора. Ул алты табигый-авыл хуҗалыгы зонасына бүленә, алар культуралы үсемлек төрләрен һәм аларның сорт үзенчәлекләре төрлелеген билгели. Бу климат шартлары иң уңайсыз булган төньяк районнар өчен дә искәрмә түгел. Былтыр көздән илебез һәм чит ил селекциясеннән 15 сорт уҗым культурасы чәчелде. Алар арасында: 3 сорт һәм гибрид –арыш, 9 – көзге бодай, 1– тритикале, 2 вика белән арыш катнашмасы. Аларның барысы да уңышлы кышлады һәм мул төшем бирде.
Чәчүлекләрнең шактый өлешен язгы бөртекле культуралар били. Аерым алганда, сабанашлык. Алар арасында – Башкорт дәүләт университетында чыгарылган “Салават Юлаев” һәм “Ватан”, шулай ук, Урал төбәге буенча районлаштырылган яисә шуңа әзерләнүче сортлар. Быелгы һава шартлары барлык бөртекле культураларның өл­герүенә мөмкинлек бирде. Бодай – 36, арпа – 20, солы – 11, борчак 18 сорт игелде. Майлы һәм техник культуралар аерым урын алып тора, алар керем китереп кенә калмый, чәчү әйләнешен дә яхшырталар.
Семинарда катнашучыларга тәкъдим ителгән культураларның үзенчәлекләре һәм алдынгы тех­нологияләр турында Башкорт дәүләт аграр университеты галим­нәре И. Асылбаев, Р. Нурлыгаянов, Д. Исламгулов, Р. Әлим­гафаров, И. Кузнецов, Б. Әхияров, А. Кузнецов, шулай ук, Ижевск авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре И. Фатыйхов һәм Е. Корепанова сөйләде. Соя турында чыгыш аеруча кызыклы булды. Әлеге зона өчен бөтенләй яңа булган бу культура, бәлки, киләчәктә игелер дә.
Республиканың төньяк урман-дала зонасы югары сыйфатлы мал азыгы таләп итүче терлекчелек белән дә билгеле. Шуңа күрә солы, арпа, вика һәм рапс катнаш­масының югары аксымлы азык белән тәэмин итүче берничә варианты чәчелде. Соңгы елларда төньяк районнарда кукуруз аз чәчелә. Барыннан да элек республика хуҗалыкларын күптәннән орлык белән тәэмин итүче “Кубань” заводы гибридлары аерылып торды. Компания орлык җитештереп кенә калмый, хуҗалыклар югары уңышка ирешсен өчен үз технологиясе белән дә тәэмин итә. Компаниянең тәкъдим ителгән гибридлары ашлыкка тиз өлгерүе буенча үз өстенлекләрен күрсәтте, бу исә энергия туплау буенча югары сыйфатлы азык нигезе булып тора. Бу турыда компания вәкиле В. Дәүләтшина хәбәр итте.
Семинар кысаларында күргәзмә мәйданчыклары эшләде. Аларда продукция һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә, авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар, шулай ук, инновацион технологияләрнең нәтиҗә­ләрен күрергә мөмкин булган төрле фирмалар тарафыннан тәкъдим ителгән җитештерү мәйданнары белән таныштылар.
Илшат Вәзыйгатов җитәкче­легендә Яңавыл районы хаки­миятенең, “Юлдаш” җәмгыяте коллективының бу чарага зур әзерлек эшен билгеләргә кирәк. Районда яшәүче урыс, башкорт, татар һәм мари халыкларының милли ихаталары да тәкъдим ителде.
Семинарның теоретик өлеше Аскын районына көлтә тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Киләсе елда “Басу көне”н үткәрү нәкъ әлеге районга йөкләтелә. Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хуҗалыкның арыш басуында зона өчен агымдагы ел уңышын җыюга старт бирде. Биредә гектар куәте 35 центнер тәшкил итә.
Бу чара арытаба да төньяк районнар хуҗалыкларына Башкортстан игенчелеген формалаштыруда яңа казанышларга ирешүдә көч өстәр, дип ышанабыз.

Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БДАУ профессоры.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас