Республика терлекчеләренең дә җәйге “урагы” тәмамланып килә. Җәйләү чорында алар арзанлы һәм мул сөт өчен көрәште. Быелгы җәй, билгеле, терлекчелек тармагы өчен дә җиңел булмады. Маллар табигый көтүлекләргә чыккач ук башланган дәвамлы корылык ит һәм сөт җитештерүчеләргә өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Шул сәбәпле, байтак хуҗалыкларда һаман да “яшел конвейер” дәвам итә.
Чакмагыш районы хуҗалыклары да җәйләү чорында киеренке эшләде. Сөт җитештерүне киметмәүдә барлык мөмкинлекләр файдаланыла. Район аны җитештерүдә һәм сатуда лидер булып тора. Августның соңгы атналарында, мәсәлән, биредә һәр көн 160 тонна, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тоннага күбрәк сөт җитештерелә иде. Бер үк вакытта аграр предприятиеләрдә фермаларны кышлату чорына әзерләү дәвам итә.
Авылда елның иң мәшәкатьле көннәре. Басуларда урак эшләре ахырына якынлаша. Туңга сөрү дәвам итә. Механизаторлар уңыш җыюны төгәлләп, басуларны алдагы чәчүгә әзерли. Фермаларда да җәйге тынлык өзелде. Маллар кертеләсе абзар-кураларны кышлату чорына әзерлиләр. Ремонт-төзелеш, агарту эшләре белән мәш киләләр.
— Менә шушы киеренкелектә оешып китәбез дә инде, — ди район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов. — Урып-җыюны җиңеп чыктык, дип әйтергә була. Хәзер кышлату чорына мал азыгын билгеләнгән күләмгә җиткерү өстендә эшлибез. Сенажны артыгы белән хәзерләдек. Бераз печән җыясы бар. Икенче чабым, корылык булса да, яхшы гына үсеп китте. 120 тонна сенаж салу бурычы тора. Кукуруз плантацияләрендә нигездә яшел масса әйбәт күренә. Гомумән, кышлату чорына һәр малга кимендә 30-32 центнер азык туплаячакбыз. Егерме алты центнеры булды. Икенче мөһим бурыч — терлекчелек биналарын кышлату чорына әзерләү. Бу эш тә оешкан төстә дәвам итә.
Белешмә. Районның 10 хуҗалыгында 27 сөтчелек фермасы бар. Быел чакмагышлылар тулай сөт җитештерүне 65 мең тоннага җиткерү бурычын куйган. Август башына әлеге күрсәткеч 41 мең тоннадан арткан. Узган ел район буенча һәр сыердан уртача 7872 килограмм сөт савып алынган. Якынча исәпләүләр буенча, быел ул район терлекчелеге тарихындагы иң зур биеклеккә — 8 мең килограммга якынлашачак.
Сөт терлекчелеге районның авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру программасында мөһим урын тота. Гомумән, чакмагышлылар соңгы елларда тармакны модернизацияләүдә зур эш башкарды. Куәтле җитештерүгә корылган комплекслар сафка басты. Токымлы маллар сатып алуга игътибар артты. Әйткәндәй, соңгы мәгълүматлар буенча, районда сыер маллары саны 22 мең 300 баштан артты. Шуның 8243е — савым сыерлары. Быел аларның саны 232 башка ишәйде. Якын елларда белгечләр районда сөт җитештерү күләменең бермә-бер артачагын фаразлый.
Районның берничә хуҗалыгында яңа ферма корпуслары әзерләнә. Шуларның берсе – Иске Бәшир авылында. Элекке Хуҗин исемендәге аграр предприятие фермаларын “Үзәк” МТСның Чакмагыш филиалына тапшырганнар. Элек исеме республикада макталган колхоз билгеле сәбәпләр аркасында икътисади көрчеккә килеп терәлгәч, авыл МТСның бер филиалына әверелә. Әйтергә кирәк, Чакмагыш филиалы районда терлекчелек тармагын саклап калуга зур көч салган. Аларның Иске Ихсан авылында — үгезләр симертү, Йомран авылында — таналар үстерү фермалары уңышлы гына эшли. Ташкалмаш, Яңа Коты һәм Иске Бәширдә “механизатор”лар сөт җитештерә.
Әлеге вакытта савым сыерлары абзары янәшәсендә яңасы төзелә. Искесенә реконструкция ясалган. Сентябрь аенда файдалануга тапшырылгач, биредә сыерлар саны 380гә якынлашачак. Төзелеш эшләрен башкаладан килгән “Шмидт” компаниясе башкара. Ферма комплексы мәйданында Илеш ремонт-техник предприятиесе бригадасы яшь бозаулар өчен ике бина төзи.
— МТС филиалының Иске Бәширдә фермаларны тергезүе халык өчен зур вакыйга булды, — ди ферма мөдире Барис Гаскәров. — Элек-электән авыллар язмышы терлекчелеккә бәйле иде. Авылда яңа эш урыннары, басу-кырларның эшкәртелүе дигән сүз бит бу. Димәк, авылда мал асраучыларга да этәргеч артачак. Кызганычка каршы, бүген дә терлекчелек тармагында эшләргә теләк белдерүчеләр юк. Эшкә күрше авыллардан киләләр. Югыйсә, хезмәт хакы да начар түгел.
Белешмә. Иске Бәширдә 300гә якын йорт исәпләнә. Күпчелекне пенсия яшендәгеләр тәшкил итә. Яшь гаиләләр дә бар, әмма аларның күмәк хуҗалыкта көч салырга теләге юк. Фермада аена уртача 12 көн (смена буенча) эшләүче савучыларның хезмәт хакы 45-50 мең сумга җитә.
Иске Бәшир фермасы әлеге вакытта көн саен 6 тонна сөт җитештереп сата. Акчага салып исәпләгәндә, көн саен 270 меңлек чимал озатыла дигән сүз. “Уфамолзавод” предприятиесе кешеләре сөтне үзләре килеп ала. Сатып алу бәясе дә югары: литрына 45әр сум түлиләр.
Фермада биш савучыга 290 башка якын савым сыеры беркетелгән. Ике көн эшләп, ике көн ял итәләр. һөнәр осталары Эльзана Рәшидова, Резида Сәетова, Альбина Фәйзуллина, Ләйсән Дәүләтгәрәева һәм Рәйсә Рамазанова һәркайсы үз эшләрен намус белән башкара. Терлекләргә азык ташып ашатучы механизаторлар Рафкать Кәлиев һәм Ирек Гәрәевның да сыйфатлы, мул сөт җитештерүдә өлешләре зур.
— Фермада эш иртәнге сәгать алтыда башланып, кичке 10да гына төгәлләнә, — ди Барис Нәүгатович. — Сыерларга, сыйфатлы азыктан тыш, яхшы тәрбия дә кирәк. Күрсәткечләребезнең югары булуы азык муллыгына да, сыерларның күп сөт бирүче токымлы булуына да бәйле. МТС механизаторлары терлек азыгын ел ярымлык запас белән туплый. Әйткәндәй, узган көздә Удмуртиядән нәселле таналар алып кайттык. Көтүгә 100 баш күп сөт бирүче сыерлар өстәлде. Әлеге вакытта дәвам иткән төзелешләрне уңышлы гына тәмамлап, маллар санын ишәйтсәк, ышанам, элекке даныбыз да кайтачак.
Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.