-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 сентябрь , 11:05

Хезмәт безне яшәтә дә, яшәртә дә!

“Яраткан эше булган кеше картаймый” дигән гыйбарә бар. Чынлап та шулай, ахры: журналист буларак, бик күп кешеләр белән аралашырга һәм алар арасында үз шөгыленә, һөнәренә мөкиббәннәрнең картая белмәвен, җитмештә дә, сиксәндә дә яшьләргә ал бирмичә, эшләп йөрүен күрергә туры килә. Бүгенге сурәтләмәбез геройлары —нәкъ шундый соклангыч кешеләр кавеменнән.

Хезмәт безне яшәтә дә, яшәртә дә!
Хезмәт безне яшәтә дә, яшәртә дә!
Борай районында аларны белмәүче, ихтирам итмәүче кеше юктыр. Галия һәм Әлфис Мөгаллимовлар — икесе дә бөтен гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаган шәхесләр, икесе дә биология фәне укытучылары. Әлфис Мөгътасыйм улы “РСФСРның мәгариф отличнигы”, район мәгариф бүлегендә мәктәпләрнең укыту-тәҗрибә участоклары эше белән идарә иткән. Аның башлангычы белән Борайда мәктәп лесничестволары, хезмәт һәм ял лагерьлары, экологик сукмаклар булдырыла.
Галия Муллаян кызы һәр эштә иренең уң кулы була. Ул — “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, озак еллар икенче гимназиянең укыту-тәҗрибә участогы эшенә җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән районда җылытыла торган беренче теплица барлыкка килә, ә укучылары күп тапкырлар илебез башкаласы Мәскәүдә үткән күргәзмәдә катнаша, мәртәбәле бүләкләргә лаек була.
Мөгаллимовлар күптән инде лаеклы ялда, әмма алар бүген дә яраткан эшләре белән шөгыльләнә, 2004 елда нигез салган җимеш-җиләк үсентеләре үстерү буенча махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыкларының биләмәләре дә зурайганнан-зурая.
— Лаеклы ялга чыккач та табигать, үсемлекләр дөньясыннан, бакчачылык эшеннән аерыласы килмәде, — ди Галия Муллаян кызы. — Өч гектар җир алып, аны киртәләп, шунда үзебезнең эшне оештырып җибәрдек: алмагачлар һәм башка төр җимеш агачлары, куаклар утырттык. Әлбәттә, баштагы мәлләрдә гел кул көче, көрәк белән эшләдек. 2016 елда пай җирләрен рәсмиләштереп һәм кешеләрдән дә сатып алып, бакча биләмәләребезне 28 гектарга җиткердек. Иремнең исемендәге КФХдан тыш, мин үз исемемә тагын берне ачтым. “Эш башлаучы фермер” программасы кысаларында грантка ия булып, үзебезнең акчаны да кушып, “МТЗ-82” тракторы, печән чапкыч, үсентеләр утырту машинасы, рәт араларын эшкәртү өчен фреза, дискатор, ашлама сибү җайланмасы алдык.
Бүген Мөгаллимовларның крестьян-фермер хуҗалыкларында тәгәрмәчле ике трактор, мини-трактор, җир эшкәртү, үсентеләрне тәрбияләү өчен бөтен төр кирәкле техника бар. Ике хуҗалыкның да эшен алар, әлбәттә, бергәләп алып бара. Балалары да гаилә бизнесында.
— Хәзер безнең карамакта 78 гектар җир бар, — ди Әлфис Мөгътасыйм улы. — Алмагачның җитмешкә якын сортын үстерәбез, груша, крыжовник, виктория, кура җиләге, карлыган, чия, слива, балан, миләш, барбарис, бөрлегән һәм башка үсенте-ләрне үзебезнең район кеше-ләре генә түгел, Тәтешле, Балтач, Пермь, Нефтекама, Дүртөйле, Илеш һәм башка тарафлардан халык бик яратып ала. Декоратив куакларның да йөздән артык төрен тәкъдим итәбез.
Биредә шуны әйтеп үтми булмый: Мөгаллимовлар үз эшен башлаган 3 гектар җирдә элек чүплек була. Уңган, авырлыклардан куркып тормаучы гаилә, бу мәйданны чүп-чардан тазартып, туры мәгънәсендә күзләрне иркәләүче гөлбакчага әйләндерә. Крестьян-фермер хуҗалыгының җыелган уңышны саклау өчен махсус бинасы да, үсентеләр өчен берничә теплицасы да бар. Җиләк-җимеш җыю вакытында алар 6-8 эшче яллый. Хуҗалыкта эшчеләр өчен бөтен уңайлыклары булган йорт, мунча төзелгән, хезмәт хакы вакытында түләнә.
— Җәен җиләк сату белән ныклап шөгыльләнәбез, көзен халык алмагач һәм башка үсентеләр алырга килә, — ди Мөгаллимовлар. — Ноябрь аеннан хуҗалыгыбызда тюльпаннар үстерелә. Быел, әйткәндәй, бу чәчәкне 6 мең данә саттык.
Сурәтләмә геройларының гаилә бизнесы елдан-ел киңәя, клиентлары артканнан-арта. Мөгаллимовларның өлкән уллары Илгиз һәм киленнәре Резеда хуҗалыкта хәвефсезлек таләпләре үтәлүе, үстерелгән продукциянең үз вакытында сатылуы һәм техника өчен җаваплы булса, кече уллары Рөстәм агроном һәм юрист вазыйфаларын башкара, хатыны Лилия чәчәк үсентеләре үстерү һәм сату эшен алып бара. Галия ханым белән Әлфис абыйның кияүләре Азамат һәм кызлары Гөлназ декоратив культуралар үстерү, төрле оешмалар белән килешүләр төзү буенча зур ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, бу шартлы бүленеш кенә, гаилә әгъзаларының берсе дә “син моны эшләргә тиеш, мин моны” дип тормый, крестьян-фермер хуҗалыгының бүгенгесе, киләчәге өчен барлык көчен, сәләтен биреп хезмәт сала.
Мөгаллимовларның хуҗалыклары республика күләмендә үткәрелүче төрле күргәзмәләрдә Борай данын яклый, күп тапкырлар Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган. Ветеран укытучылар, хәзер инде фермерлар, җиләк-җимеш үсентеләре җитештереп сатудан тыш, бакчачыларга киңәшләре белән дә бик теләп ярдәм итә. Ә Әлфис Мөгътасыйм улы район тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ул бүген дә авыллар, аерым нәселләр шәҗәрәсен төзү белән шөгыльләнә.
— Яшебезне санамыйбыз без, — ди Галия ханым, елмаеп. — Хуш исле бакчага чыккач та тәнгә көч керә, җанга шифалы бер нур тула. Хезмәт безне яшәтә дә, яшәртә дә! Киләчәккә ниятләргә килгәндә, гаилә әгъза-ларыбызның максатлары уртак – хуҗалыгыбызны тагын да үстерү, республикабыз халкын сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.

Фото:М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас в