+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 сентябрь 2022, 11:46

Уңыш 4 миллион тоннадан артып китте!

Радий Хәбиров: "Тулаем алганда, республиканың мөмкинлекләре тулаем җыемны 5-6 миллион тоннага җиткерергә мөмкинлек бирә".

Уңыш 4 миллион тоннадан артып китте!
Уңыш 4 миллион тоннадан артып китте!

Урып-җыю кампаниясе барышында Башкортстан игенчеләре авыл хуҗалыгы җирләренең 82 процентын эшкәрткән һәм 4,078 миллион тонна ашлык җыйган. Бу хакта республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

- Башкортстанда уҗым культураларын урып-җыюны төгәлләдек диярлек. 6 сентябрьгә барлык мәйданның 99 проценты суктырылган, 850 мең тонна ашлык җыелган. Аларның уңышы һәр гектардан 32,3 центнер тәшкил итте, - дип билгеләде вице-премьер. Сабанашлык культуралары 3,2 миллион тоннадан артык суктырылган, уңдырышлылык - гектардан 28,4 центнер.

Республикада арпа, солы, карабодай, майлы культуралар җыюны дәвам итәләр. Дәүләкән һәм Әлшәй районнары игенчеләре шикәр чөгендере казуга кереште.

Илшат Фазрахманов, шулай ук, мал азыгы хәзерләү кампаниясе турында сөйләде. Төбәк хуҗалыклары 831 мең тонна печән һәм 1,5 миллион тонна сенаж салган. 32 район игенчеләре силос хәзерләүне дәвам итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: