+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2022, 11:35

Чүплекләр бетерелә

Анда иске җиһазлар, автомобиль тәгәрмәчләре, өс һәм аяк киемнәре, көнкүреш калдыклары таралып ята... Элегрәк һәр авыл читендә шундый күренешкә тап булырга мөмкин иде. Чүп реформасы тормышка ашырыла башлаганчы көнкүреш калдыклары урындагы чүплекләргә түгелде. Бүген республикада, шул исәптән Кырмыскалы районында да, законсыз чүплекләрне бетерү буенча эш дәвам итә.

Чүплекләр бетерелә
Чүплекләр бетерелә
Тулы булмаган өч ел дәвамында районда 11 чүплек юк ителде. Агымдагы ел ахырына кадәр Илтирәк, Олыкүл, Ефремкино һәм Подлуб авылларындагы чүплекләр дә бетереләчәк. Әлеге вакытта Прибельский авылындагы полигон ябык, ә район үзәгендәгесе каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау урыны буларак билгеләнгән. Арытаба мондагы чүпне төбәк операторы Уфа районының Черкассы авылындагы полигонга алып китә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: