+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2022, 09:31

“Эш күплеккә сөенәбез генә!”

Быел җәмгысы 36300 центнер күләмдә рекордлы ашлык уңышы үстереп алган “Алга” токымчылык заводы уңганнары шулай ди.

“Эш күплеккә сөенәбез генә!”
“Эш күплеккә сөенәбез генә!”
Хуҗалыклар быел шатланып һәм дәртләнеп эшли, чөнки район басуларында мул иген өлгерде. Менә “Алга” токымчылык заводы” рәисе Рифкать Хатмуллин да: “Агроном булып эшләгән елларны да исәпкә алсак, хуҗалыкта чирек гасыр эшлим, әмма мондый уңышны хәтерләмим. Совет чорында җәмгысы 26 мең центнер ашлык җыеп алган булды, мондый күрсәткечкә ирешсәк бик шатлана идек, ә быелгы күрсәткеч – 35 мең центнер, бу – рекордлы уңыш!” – ди.

Рифкать Кави улы мондый уңышның серен басуларга элита орлык чәчүдә күрә. Бөртеклеләрнең 80 процентын тәшкил иткән ул быел.
– Узган елгы корылыктан зыян күргән хуҗалык буларак, быел безгә ике миллион сум күләмендә акча бүленде. Бу суммага 400 мең сум үзебезнекен өстәп, элита орлык сатып алдык. Һәм – менә нәтиҗә! Гектар куәте күпчелек басуларда 28-30 центнерга җитте. Ә киңкүләм репродукцияле орлыклар шул ук элекке 18 центнерны бирде. Ә бит җирне дә бертигез эшкәртәбез, ашлыйбыз, яңгыр да басуларга тигез ява. Бу факт яхшы орлыкның яхшы уңыш бирүен тагы бер тапкыр раслады, – ди тәҗрибәле җитәкче.
Рифкать Хатмуллин уңышның төп сәбәпләрен болай билгели: җирне сыйфатлы итеп эшкәртү, ашлама кертү, яхшы орлык чәчү, аларны вакытында җир куенына салу – болары кешедән тора. Ә инде һава торышы – Ходайдан. Быелгы җәйгә, әлбәттә, зарланырлык түгел. Шуңа да амбарларга керүе күңелле: урып-җыю әле дәвам итә, ә инде җыелган уңыш, барлык мәйданнарны биләп, 30 августта ук ишеккә якынлашкан иде. Тау-тау өелгән ашлыкка карап, күңел сөенә. Ашлык чистарту агрегаты туктамый диярлек эшли, аның өчен Георгий Фәйзуллин җаваплы, аңа Октябрина Миңнегалина һәм Гөлназ Шәмсиәхмәтова ярдәм итәләр.
– Эшкә сөенеп киләбез. Гадәттә, эш урынында эш никадәр азрак булса, шулкадәр сөенә бит кеше, ә без киресенчә: эшебез никадәр күп булса, шулкадәр ныграк шатланабыз. Димәк, илебез икмәкле булачак! Киләсе елга орлыкка салырга да, халыкка таратырга да, малларга да җитә, – ди амбар мөдире Касыйм Төхвәтуллин.
Басуларда эш гөрләп тора: комбайнчылар Фирдәвис Сәфәргалиев, Иван Байрашев, Фларид Хатмуллин – суктыруда, Василий Шараев – чабуда, шоферлар Газизҗан Мирзаһитов һәм Илгизәр Шәрипов ашлыкны ындыр табагына ташый. Нәгыйм Шәймәрданов һәм Фларид Муллаяров комбайннар артыннан саламны прессларга җыеп бара, Әбел Фәррахов аларны төйи, Илүс Гәрәев исә “КамАЗ” белән ташый. Фермада Виктор Шамыкаев салам рулоннарын эскертләргә сала. Александр Нуриев һәм Евгений Исаев басуларны сөрәләр, Юрий Айдимиров уҗым бодае чәчә. Уракта мәшгуль механизаторларның һәр көне, һәр сәгате санаулы, көннәрнең матур торуыннан файдаланып, ашыгып эшлиләр. Шушында ук җылы аш ашату оештырылган, көненә ике тапкыр кайнар ризык җитештерелә.
– Быел уҗым бодаен чәчеп карарга ниятлибез, бик мактыйлар үзен, – ди Рифкать Кави улы.
Игенче шулай инде: бүгенгесен ура-җыя тора, алдагы елны да хәстәрли. Ярый әле районнарда шулай җир язмышы, ил язмышы өчен янып яшәүче авыл хуҗалыгы белгечләре бар. Аларның тырышлыгы белән өстәлләребез икмәкле, итле-сөтле.
Краснокамада урып-җыю эшләре белән беррәттән, 2023 елгы уңыш нигезен салу дәвам итә, моның өчен район хуҗалыклары тарафыннан 4144 гектар бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла.
...Авыл хуҗалыгына әллә ни катнашы булмаган кеше дә быелгы сап-сары басуларга, тук башакларга карап сөенми калмыйдыр, чөнки, чынлап та, ел уңышлы килеп, басуларда мул уңыш өлгерде. Инде җыеп алган уңышның игелеген күрергә язсын.

Р.S. Материал басмага әзерләнгәндә, “Алга”дан урак эшләре тәмамлану турында куанычлы хәбәр килде. Хуҗалык уңганнары быел барлыгы 36300 центнер бөртеклеләр уңышы җыеп алган.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: