+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2022, 17:25

Яхшы нәтиҗәләр көтәбез

Урып-җыю кайчан тәмамланыр?

Яхшы нәтиҗәләр көтәбез
Яхшы нәтиҗәләр көтәбез

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә урып-җыю кампаниясенең нәтиҗәләрен карадылар.

Вице-премьер, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, игенчеләр бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләп киләләр. Хуҗалыклар авыл хуҗалыгы җирләренең 84 процентын эшкәрткән, 4,3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш - гектардан 29,3 центнер.


- Авыргазы, Стәрлетамак, Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнарында гектарыннан 41 центнер алалар, - диде Илшат Фазрахманов. - Моннан тыш, республикада карабодай һәм майлы культуралар җыюга керештеләр.

Башкортстанда шулай ук шикәр чөгендерен ала башладылар. Чөгендер үстерүче 19 районнан сигез муниципалитетта эш башланган. Уртача уңыш - гектардан 256 центнер. Республиканың шикәр заводлары кирәкле чимал белән тәэмин ителгән. «Раевсахар» 4,4 мең тонна шикәр җитештергән инде.

Илшат Фазрахманов, республика игенчеләре мал азыгы өчен еллык запас хәзерләгән, дип өстәде ул. Якындагы атнада синоптиклар урып-җыю кампаниясен тәмамлау өчен уңай һава шартлары вәгъдә итә.

- Яхшы нәтиҗәләр көтәбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без планлы рәвештә шундый югары уңышка ирешү өчен барысын да эшләдек, техника сатып алдык. Һава торышы да ярдәм итте безгә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: