+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2022, 09:39

Икмәк кенә түгел, ипекәй дигән даны бар

“Ленин” токымчылык заводы хезмәтчәннәре Дүртөйле төбәгендә уңышны беренчеләрдән булып җыеп алды.

Икмәк кенә түгел, ипекәй дигән даны бар
Икмәк кенә түгел, ипекәй дигән даны бар
Уракның соңгы гектары калып бара. Игенче өчен моннан да күңеллерәк минутлар юктыр. Әвернә ашлык сабакларын кочып комбайнның эченә юнәлтә. Җитешкән алтын бөртекләр – табигать һәм кеше куллары иҗаты – илнең уртак келәтенә агыла. Асылда, алар ашлык кына, икмәк кенә түгел, ә дәүләтнең куәте. Бу геосәяси яктан уйласаң. Игенчеләр һич авырлыксыз үзләренең төп эшен эшли. Иген басуларындагы эшләр торышы турында хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев белән сөйләшәбез.

– Быелгы уракка нокта куярга буламы? – дип сорыйм Альберт Рафаил улыннан. Ул ике ай буе машинасыннан төшми диярлек. Аның өчен машина тәгәрмәчле эш урынына әверелгән. Ике кесә телефонының бертуктаусыз шалтыравы сөйләшергә ирек бирми. Менә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов та элемтәгә чыкты. Урак төгәлләнүе белән котлап, басуда хезмәт салган һәркемгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерүен сорады. Белгечләр рәис машинасын күрү белән аның янына ашыга, чөнки тиешле документларга имза куйдырырга кирәк. Алардан башка булмый.
– Ноктаны да куярга мөмкин…
– Ә чәчтарашханәгә кайчан барасыз?
Рәис урып-җыю чорында чәчен кистерми, югыйсә, бу эшне бозарга мөмкин. Әлеге күренеш сәер булса да, ул бу гыйбарәгә ышана.
– Көн ахырында чәчләремне кистерәчәкмен. Күп еллар буена сакланып килгән кагыйдәне санга сукмый булдыра алмыйм…
Ә ноктаны әлегә куймас идем, дөресрәге күп нокталар куяр идем. Эшләр дәвам итә. Келәтләр ашлык белән тулы, әлегә аңа ихтыяҗ юк. Отышлырак тәкъдимнәрне көтәбез.
– Хуҗалыкларга элеваторга юллама язмыйлар, дип ишеттем…
– Әйе, җыеп алынган ашлыкны үзебездә туплыйбыз. Аны сакларга биналарыбыз бар. Быел ашлык коры. Киптергечләрне эшләтеп, солярка яндыру кирәк булмады. Үстерелгән ашлык күләме һәм сыйфаты рентабельлелеккә йогынты ясады. Ул узган елгы күрсәткечләрдән түбән.
– Бер килосын алты сумнан бирәсез, дип бер танышым шатландырды.
– Гомумән, без аның хакын күрсәтмәгән идек. Болай булгач, әйтәм инде, чыннан да шундый хакка сатабыз. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Халыкка да ярдәм итәргә кирәк.
– Кояшлы көннәр ашлыкның аксым һәм җилемчә туплавына йогынты ясадымы?
– Әлбәттә! Бездәге һава торышы һәм климат шартлары белән бодайның каты сортларын үстерүгә исәп тотарга туры килми. Нигездә, бу өч мең тоннадан артык, без аны өченче класс буенча чәчтек. Урынлы сорау: ашлыкны элеваторга җибәрми торып, без моны ничек билгелибез соң? Без үрнәкләр алып, лаборатория шартларында протеин һәм җилемчә тупланмасын билгелибез. Моннан тыш, үзебездә идарә кабинетларының берсендә лаборатория булдырдык, уңышны җыеп алу өчен җаваплы кешеләрне портатив дым үлчәүче җайланмалары белән тәэмин иттек. Бодайның дымлылыгын шунда ук тикшерәбез.
– Әле берничә көн элек кенә хуҗалык буенча тулай ашлык күләме 140 мең центнер тәшкил итә иде…
– Урып-җыюны тулаем күләм 170,5 мең центнер белән тәмамладык. Безнең хуҗалык тарихында – беренче тапкыр. Бу күпме, әллә азмы? Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, уңыш 80 процентка югарырак. Уртача гектар куәте 44 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләрен дә бер айда башкарып чыктык. Монысы да безнең өчен рекорд. Быел чәчү һәм урып-җыю кампанияләре кредитлар җәлеп итмичә генә уздырылды. Барлык чыгымнар өчен дә үз чыганакларыбыздагы акчаны тотындык.
– Хәтерлим, совет чорында “Уңыш” колхозы рәисе Мөнәвир Галиев нәкъ менә 44 центнер өчен Социалистик Хезмәт Герое исемен алган иде.
– Бүген агротехника, фән, тәҗрибә туплау алга китте. Хәзер мондый күрсәткеч рекорд түгел, ә норма. Моннан тыш, безнең басуларның потенциаль мөмкинлеге күпкә югарырак. Әйтик, Суыккүлдә арпаны гектарыннан – 60, ә бодайны 52-55 центнер алдык. Шул ук вакытта 27-28 центнер гына биргән басулар да бар. Дөрес, аларның күрсәткечләребезгә тәэсире зур түгел. Әмма эшлисе эшләр күп әле.
Коллективта максатлы рәвештә фән казанышларын кертеп, терлекчелекне үстерүгә зур адымнар ясыйбыз. Басучылыкка игътибар бирелми, дип әйтә алмыйм, әмма монда да яңа технологияләр кертү, туфракны эшкәртү ысулларын камилләштерү, орлыклар белән кыюрак экспериментлар ясау, микроэлементлар, сыек һәм катлаулы минераль ашламалар куллану мөһим.
Механизаторлар, водительләрнең һөнәри осталыгы артты. Хәзер алар электроника, төрле инженерлык казанышлары белән коралландырылган машиналар белән эш итә. Бүген күрсәткечләр дә алга китте. Әйтик, Рөстәм Зарипов бер ай эчендә 40 мең центнер ашлык суктырды. Ул көн саен комбайн бункерыннан мең центнердан артык ашлык бушатты. Бу күрелмәгән хәл! Моның өчен 400 мең сум акча алачак! 37 мең центнерга якын икмәк – бу икенче танылган комбайнчы Хәлил Сәлмәновның эш нәтиҗәсе. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәм, ул һөнәре буенча ветеринария хезмәткәре. Ел саен комбайн штурвалы артына утыра һәм иң югары күрсәткечләргә ирешә. Иген суктыру буенча безнең хуҗалыкта гына түгел, районда да беренче урыннарны алды. Алар икесе дә югары җитештерүчәнле комбайннарда эшлиләр.
Азамат Тимербаев, Финарит Карамов, Рәсим Зарипов комбайннарындагы бункерлардан 27-24 мең центнер ашлык бирде. Аларның хезмәт хакы, шулай ук, берничә йөз мең сум белән исәпләнә. Моны махсус әйтәм: авылда да зур акча эшләп була.
Алтынчы комбайнчы Земфир Бәдретдиновны да билгеләп үтәргә кирәк. Бу искиткеч команда һәм алар уртак җиңүгә зур өлеш кертте.
Ә менә алты хезмәткәрдән торган икенче команда басудан ашлыкны ындыр табагына ташуны тәэмин итте. Алар – Айдар Фазылов, Рөстәм Галиуллин, Дәниф Имаев, Наил Хәсәнов, Илшат Закиров, Максим Шамукаев. Мондый кешеләр белән эшләү рәхәт. Алар үз эшләренә тугры һәм нәтиҗә өчен эшли.
Соңгы вакытта киңкүләм мәгълүмат чараларында безнең илнең ашлыкны төп экспортлаучы булуы кат-кат ассызыклана. Игенченең хезмәте стратегик әһәмияткә ия булып чыга, димәк, без, безнең хуҗалык – илне туендыру гына түгел, ә дәүләт казнасына акча керемен арттыру кебек мөһим миссияне дә үти.
– Сезнең көзге арышны чәчү әйләнешеннән төшереп калдыруыгыз нәрсәгә бәйле? Ул башкача чәчелмәячәкме?
– Әйе дип, әйтергә ашыкмыйм. Фән эшли, селекционерлар яңа сортлар чыгара. Көзге бодай һәм тритикале үзен бик яхшы күрсәтте. Алар арышны алыштырды. Хәзер һәрбер хуҗалык, агропредприятие югары сыйфатлы культуралар үстерү белән кызыксына. Традицияләрне саклыйм дип, үзеңә зыянга эшләргә ярамый. Әйе, арыш безнең ата-бабаларыбызны ачлыктан саклап калган. Аңа дан һәм хөрмәт! Вакыт узу белән аңа һәйкәл куярлар, бәлки, кайдадыр куйганнардыр да инде. Өлкән буынның икмәкне ипекәй дип атавы очраклы түгел. Әйткәндәй, без рапстан да баш тарттык. Аны үстерә алмадык.
Ләкин соя барлыкка килде. Бу бик яхшы азык компоненты. Базарда тотрыклы ихтыяҗ белән файдалана. Җитен үзен бик яхшы күрсәтте. Без аны һәр гектардан 15 центнер диярлек алдык – бу әлеге культура өчен начар күрсәткеч түгел. Ашлык өчен көнбагыш, шулай ук, кукуруз үстерәбез.
Әлеге вакытта туңга сөрәбез. Тагын тирәнтен эшкәртүгә мөрәҗәгать иттек, ындыр табагында эш кайный: ашлыкны чистартабыз, аны амбарларга урнаштырабыз, уҗым культураларын чәчүне дә онытмаска кирәк. Кыскасы, эшләргә нокта куярга иртә әле...

Хәмит Нәбиев.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: