+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2022, 09:45

Ил онытмас батыр улларын!

Учалы һәм Яңавыл районнарына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

Ил онытмас батыр улларын!
Ил онытмас батыр улларын!
Узган атна ахыры Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Учалы һәм Яңавыл районнарына эш сәфәрләре белән билгеләнде.
Аерым алганда, 9 сен­тябрьдә Учалы районында бул­ганда төбәк җитәкчесе төрле тармаклар өчен эш киеме тегүгә махсуслашкан Учалы тегү фабрикасы эше белән танышты.

Предприятие директоры Фәйрүзә Степаненко белдерүенчә, 619 кеше хезмәт салган коллектив “РЖД”, “Полюс Золото”, “Евросибэнерго” кебек Русиянең билгеле компанияләре өчен эш киеме тегә.
— Без 300дән артык төр продукция җитештерәбез. Болар — күлмәкләр, чалбарлар, төрле ведомстволар һәм хезмәтләр өчен махсус өс киеме, мәктәп формасы һәм башкалар. Алар барысы да сыйфат һәм хәвефсезлек буенча ГОСТ таләпләренә җавап бирә, — диде Фәйрүзә Степаненко.
2020-22 елларда предприятиегә производствоны модернизацияләү һәм чимал сатып алу өчен республика казнасыннан 41,5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Әлеге акчага 33 миллион сумлык 97 берәмлек корылма сатып алынган.
Республика җитәкчесе предприятиедә булганда аңардан шулай ук производство мәйданчыкларына газ үткәрүдә ярдәм күрсәтүне сорадылар. Радий Хәбиров тармак министрлыгына “Газпром” җәмгыяте белән берлектә әлеге эшне 20 сентябрьгә кадәр башкаруны йөкләде.
Республика Башлыгы шулай ук “Башкирский лесъ” агач эшкәртү компаниясенең Учалыдагы производство мәйданчыгында булды. Биредә ул фанера цехын эшкә кушу тантанасында катнашты.
Әлеге башлангыч 2021 елның июлендә үткән “Инвестиция сәгате” утырышында хупланган инвестиция проекты кысаларында тормышка ашырыла. Фанера производствосын булдыруга 170 миллион сум салынган да инде. “Башкирский лесъ” предприятиесе мәйданчыгы, шулай ук фанера җитештерү буенча технологик линияне, складны, киптерү бинасын һәм бассейнны үз эченә ала. Производство куәтләре елына 6 мең кубик метр фанера җитештерү мөмкинлеге бирә.
Беренче этапта биредә 35 белгеч хезмәт салачак. Алдагы чорда исә инвесторлар Учалыда йомычка-пычкы чүбеннән плитәләр җитештерү производствосы да булдырып, хезмәткәрләр штабын 110 кешегә җиткерү максатын куя.
Радий Хәбиров әлеге проектны тормышка ашыручы
“ГазРесурс” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм Башкортстандагы предприятиегә уңышлы эшчәнлек теләде.
Учалы-тау баектыру комбинатында да колачлы проектлар тормышка ашырыла. Аларның берсе — агымтык суларны тирәнтен чистарту линиясен төзү. Комбинатның капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Марат Кинҗәбаев белдерүенчә, әлеге объектка 1,6 миллиард сум инвестицияләр салыначак. Эшләрне 2025 елга тәмамларга исәп тоталар. Нәтиҗәдә, берничә баскычлы чистарту үткән су күрсәткечләре буенча балык үрчетерлек дәрәҗәдә булачак. Корылма тәүлегенә 25 мең кубик метр суны чистартачак.
Комбинат калдыкларыннан пастага охшаш продукт җитештерәчәк икенче производствоны булдыруга 1,5 миллиард сумнан күбрәк инвестицияләр салыначак. Бу үз чиратында Учалы карьеры тәлинкәсенә вакытында рекультивация үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Комбинатта тормышка ашырылучы иң эре инвестиция проекты исә Яңа-Учалы бакыр-колчедан яткылыгын эшкәртү өчен җир асты шахтасы төзү белән бәйле. Предприятие директоры Зәкәрия Гыйбадуллин белдерүенчә, эшләрне 2030 елга тәмамларга планлаштырыла. Төзелеш 40 миллиард сумга төшәчәк.
— Яңа Учалы яткылыгы запаслары 126,6 миллион тонна күләмендә бәяләнә. Яңа производство ел саен 4,5 миллион тонна чимал чыгару мөмкинлеге бирәчәк, — диде комбинатның баш инженеры Ильяс Әхмәтҗанов.
Учалы районында булганда Радий Хәбиров “Учалы. Хыяга юл” иҗтимагый киңлеген төзекләндерү буенча проектны тормышка ашыру барышы белән дә танышты.
2020 елда Бөтенрусия конкурсында җиңгән проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 70 миллион сум юнәлтелгән. Әлеге вакытта яр буенда күпфункцияле павильон төзелгән, уен корылмалары белән балалар мәйданчыгы җиһазландырылган. Пляж буйлап юллар яктыртылган, су буенда ял итү һәм балык тоту өчен пирслар урнаштырылган. Территория кояшта кызыну һәм су керү өчен дә җайланган. 1нче Башкорт лицеена янәшә территориядә исә тренажерлар һәм баскетбол мәйданчыгы барлыкка килгән.
Учалы районы хакимияте башлыгы Илмир Газизов белдерүенчә, эшләр 95 процентка төгәлләнгән. Территориягә кара балчык кертеп, аны яшелләндерәсе генә калган. Объектны агымдагы елның 31 октябрендә файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус операция барышында һәлак булган өлкән сержант Владислав Саламатовның гаиләсенең хәлен белде. Төбәк җитәкчесе шулай ук Владислав Саламатовның әти-әнисе Игорь Александровичка һәм Наталья Ивановнага генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Өлкән разведчик Владислав Саламатов агымдагы елның мартында һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Радий Хәбиров ата-анага шундый батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм республика Ватан сакчысының якыннарын беркайчан да игътибардан һәм ярдәмнән калдырмаячагын ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы махсус операция барышында һәлак булган кече сержант Тимур Килмөхәммәтовның әнисе Роза Данир кызына да генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Ул хәрби бурычын үтәгәндә агымдагы елның апрелендә һәлак булган, үлгәннән соң шулай ук Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Батырның әнисе белән сөйләшкәндә Радий Хәбиров Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына Республиканың кардиоүзәге белән берлектә хәрбиләрнең туганнарына медицина ярдәме күрсәтү буенча махсус программа эшләргә кушты.
Учалы шәһәрендә төзелүче 1225 укучы урынга мәктәп Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның районга эш сәфәрендә соңгы объект булды. Төзелеш 766 миллион сумга төшәчәк, шуның 641 миллион сумы федераль бюджеттан бүленгән, 125 миллион сумын республика өстәгән.
— “Мәгариф” гомумдәүләт проекты һәм республиканың адреслы инвестицион программасы ярдәмендә шундый колачлы төзелеш ахырына якынлаша. 18,3 мең квадрат метрлы дүрт катлы бинада актлар залы, ашханә, ике спорт залы да урнашачак. Бу физкультура дәресләрен башлангыч һәм өлкән сыйныфларда бер үк вакытта алып бару мөмкинлеге бирәчәк, — диде яңа мәктәп белән таныштырып, Учалы районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нурзидә Абдрахманова.
— Учалы районы дисциплина, тәртип һәм үсешкән икътисады белән дан тота. Муниципаль идарә командасы актив эшли. Шәһәр һәм район тулыканлы тормыш белән яшәп, ышанычлы рәвештә алга атлый, — диде Учалы районына эш сәфәренә йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
10 сентябрьдә исә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Яңавыл районында булды. Биредә ул махсус операция барышында һәлак булган Русия Герое, өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллин гаиләсенең хәлен белде.
Игорь Насыйбуллин җитәкчелек иткән танк ротасы Балаклея, Гусаровка, Изюм торак пнуктларын азат итүдә катнаша. Алышларның берсендә офицер үзенең танкын ачык ут астына куеп, авыр яралы хәрбиләрне эвакуацияләүне тәэмин итә. Игорь Насыйбуллинның танкы дүрт тапкыр дошман утына тотыла. Чираттагысында танкка каршы ракета техниканы тәмам сафтан чыгара. Янган танктан төзәүче-операторны чыгарганда Игорь Насыйбуллин үлемечле яра ала.
Махсус операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Игорь Насыйбуллинга ил Президенты Владимир Путин указы белән Русия Герое исеме бирелде. Моннан тыш, батыр, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.
Югары бүләкне Игорь Насыйбуллинның әти-әнисе Леонид Гыйльмияр улына һәм Роза Хәбибҗан кызына тапшырып, Радий Хәбиров аларга шундый батыр ул үстергәннәре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм республика аның гаиләсе турында һәрвакыт хәстәрлек күрәчәгенә ышандырды.
Геройның әтисе Леонид Гыйльмияр улы белдерүенчә, Игорь әле исән чагында ук илнең иң югары бүләгенә тәкъдим ителгән булган, ләкин Кызыл Йолдызны алырга өлгермәгән...
Иске Вәрәш авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Игорь Насыйбуллин укыган мәктәптә дә булды. Быел 1 сентябрьдә биредә Русия Героена мемориаль тактаташ ачылган. Игорь Насыйбуллинның әти-әнисе белән бергә республика Башлыгы тактаташка чәчәкләр салды. Ул шулай ук 61 бала белем алган мәктәптә укытучылар һәм укучылар белән аралашты, соңгыларын Игорь Насыйбуллин үрнәгендә чын ватанпәрвәрләр булып үсәргә чакырды.
Мәктәп белән танышканда Радий Хәбиров кышка анда спорт белән шөгыльләнү өчен яңа чаңгылар кайтарылачагын белдерде, Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатовка мәктәптәге бер сыйныфта Русия Герое Игорь Насыйбуллин партасын оештырырга кушты.
Иске Вәрәш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Эльза Миңлекузина белдерүенчә, Парк урамы да хәзер Игорь Насыйбуллин исемен йөртәчәк. Әлеге тәкъдимне бөтен авыл халкы хуплаган.
Әйткәндәй, Игорь Насыйбуллинның өчтуганы Эмиль Насыйбуллин да 1996 елда Чечен Республикасы территориясендә хәрби бурычларны үтәгән вакытта башын салган. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Ул үскән Яңа Вәрәш авылындагы бер урам аның исемен йөртә. Республика җитәкчесе Эмиль Насыйбуллинга багышланган мемориал стендны да карады.
Үз чиратында авыл халкы Радий Хәбировтан Иске Вәрәшне Чытырман авылы белән тоташтыручы биш километрлы юлны төзекләндерүдә ярдәм сорады. Бу аларга, беренче чиратта, Уфа-Яңавыл трассасына чыгу өчен кирәк. Республика җитәкчесе моңа бәйле тиешле күрсәтмә бирәчәге хакында җиткерде.

Илдар Фазлетдинов.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: