Без килгәндә, шофер бер генә көнгә ял алгач, басудан ашлык ташуга куелган трактор ватылган, ашыгыч рәвештә аны төзәтүне оештырып, куәтле “ЗиЛ”ны үзе “иярләгән” хуҗалык рәисе Илгиз Гайнаншин комбайн бункерыннан агылган арпаны ындыр табагына кайтару белән мәшгуль иде. Уттай эш өстендә, сабырлыгын, тынычлыгын югалтмыйча, ул безнең белән сөйләшергә дә вакыт тапты.
– Минем баш мие һәрвакыт рациональ эшли, – дип шаяртты Илгиз Рәшит улы.
Шунда тукталып калган трактор да эшләп киткәч, безнең дә күңелләр күтәрелде.
Илгиз Гайнаншинның авыл хуҗалыгында эш башлавы очраклы түгел. Картәтисе, Туймазы районының элекке атаклы “Илчембәт” совхозы директоры Рәшит Габдрәхимовның булдыклылыгы, тырышлыгы, ныклы холык-фигыле, осталыгы күчкән егеткә. Хезмәт юлын районның “Япрык” хуҗалыгында башлап җибәргән Илгиз Гайнаншин “Рассвет” җәмгыятен сигез ел җитәкли. 37 яшьлек җитәкченең кул астында 22 кеше эшли. 3500 гектар сөренте җирләрендә бөртекле культураларның барлык төрләре диярлек үсә. Фермадагы 650 баш мөгезле эре терлекнең 315е – савым сыерлары. Бер сыердан елына 4800 килограмм сөт савып алалар. Бүгенге көндә сөтне Благовар заводына литрын 28 сумнан тапшыралар.
Җитәкче тагын бер ашыгыч мәсьәләне хәл итәргә китеп торган арада сөйләшүне аның уң кулы Галимә Гәрәева белән дәвам итәбез. Галимә Галимхан кызы шушы төбәккә, элекке “Большевик” колхозына агроном булып эшкә килгән. 70 яшен тутырганда да сафта, склад мөдире вазыйфасын башкара икән. Бер кызын, ике улын тәрбияләп үстереп, инде алты оныкның картәнисе ул. “Без аңа рәхмәтләребезне әйтәбез һәм исәнлек-саулык телибез”, – дип сүзгә кушылды әйләнеп килгән җитәкче.
Илгиз Рәшит улы авыл хуҗалыгында инновацион ысуллар куллануы белән аерылып тора. Без биредә гадәти булмаган юл белән әзерләнгән сенаж... рулоннарын карап йөрдек. Махсус җиһаз ярдәмендә полимер “җиңсә”гә төрелгән сенажның өстенлекләре күп. Ул туклыклылык сыйфатларын, аксым, протеин һәм башка файдалы матдәләрне тулысынча диярлек саклый. Һәм бу теориядә генә түгел. Узган ел хуҗалыкта тәҗрибә рәвешендә әзерләнгән берничә шундый рулонны терлекләргә ашата башлагач та, кышын сөтнең сыйфаты яхшыруын ассызыклый җитәкче. Быел инде шундый ысул белән 3800 тонна сенаж хәзерләнгән. Аны саклау вакыты да зур – кимендә 2 ел. Полимер рулоннарны саклау өчен махсус урын да кирәкми икән, чөнки ул салкынны да, кар-яңгырны да, кояшның ультрашәмәхә нурларын да яхшы кичерә. Шуңа да ачык һавада торалар. Мондый ысул белән сенаж хәзерләү тулысынча диярлек автоматлаштырылган, бу исә мал азыгының үзкыйммәтен киметә. Илгиз Рәшит улы, гомумән, эш барышын автоматлаштыру ягында. Хуҗалыкка кайтарылып, корыла башлаган ашлык чистарту комплексы да 10-15 кешене алмаштыра алачагын ассызыклады җитәкче. Ул
берьюлы чистарту, сортларга аеру, калибрлау, киптерү кебек эшләрне башкарачак.
Тиздән Волгоград өлкәсеннән кайтарылачак 180 баш голштин токымлы сыерлар өчен дә яңа ферма төзелә. Ул гаилә фермасы төрендә күзаллана. Биредә дә күп хезмәтләр автоматлаштырылган булачак. Илгиз Рәшит улының хыялы исә фәкать роботлар гына хезмәтләндерәчәк өр-яңа ферма төзү. Ә бүген төзелгәне гадәти фермадан роботлаштырылган төргә күчеш этабы булачак, ди ул.
Хуҗалык итү өчен кирәк булган барлык төр техника да лизинг һәм башка төр ысуллар белән алынган. Инновацияләрне тагын да күбрәк кертү һәм тизрәк эшләтеп җибәрү өчен әйләнештә акча булу мөһим, әлбәттә. “Чикле бюджетта эшләвебез мөмкинлекләрне дә чикли”, – ди җитәкче. Кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итүе турындагы сорауга биргән җавабы аның күтәренке рухлы һәм киләчәккә ышанган булуы турында сөйли. “Миңа гади кадрлар түгел, реформаторлар кирәк!” – диде ул.
Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.