+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2022, 09:43

Туган җирем, рәхмәт сиңа!

Яңавыл районы басуларында ашлык быел ишелеп уңды.

Туган җирем, рәхмәт сиңа!
Туган җирем, рәхмәт сиңа!
Республика аграрийлары 4 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды, дигән хәбәрдән күңелләр тантана итә, ирексездән эчтән генә “Ходайның рәхмәте!” дип кабатлыйсың. Әлеге вакытта урып-җыю эшләре дәвам итә, димәк, бу сан тагы да югарырак булачак. Рекордлы күрсәткеч бу: игеннәр ишелеп уңды быел. Инде ахыргача югалтуларсыз җыеп аласы гына калды.

Урып-җыю кампаниясе Яңавыл районында да кызу темплар белән бара. Әлеге вакытта 28089 гектар мәйданда чәчелгән бөртеклеләр­нең 25480 гектарында, ягъни 91 процентында ашлык сугылган. Гектар көче уртача 24,2 центнер тәшкил итә.
— Игеннәр уңды быел, табигать тә безнең файдага эшләде. Башаклар тук, урыны белән гектарыннан уртача 29 центнер уңыш алабыз, — ди “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативының баш агрономы Вячеслав Демидов.
Ул зур канәгатьлек белән башкарылган эшләрне барлый:
— Яңарак кына дүрт йөз гектардан артык мәйданда арыш урагын тәмам­ладык, ике йөз гектарга якын мәйданда уҗым арышы чәчтек.
Әлеге вакытта хуҗалыкта арпа басуында эшләр кайный, монда комбайнчылар Сергей Алексеев, Эдуард Батырбаев, Марат Шакирҗанов, Вячеслав Митаев көч сала, 40 гектардан артык бу басуда эшләрне тәмамлауга икенчесе көтеп тора.
— Менә яшьләр дә безгә булышырга чыкты: Никита Алексеев, Евгений Чужаков эштән курыкмый торган егетләр, комбайнчыларга ярдәм итәләр. Ә шоферларыбыз Алексей Кипирьянов, Генрих Имаев “КамАЗ” белән уңышны амбарга ташып тора, — ди агроном.
Амбарда да эшләр кызу, килгән ашлыкны чистартып, киптереп, сортларга бүлеп барырга кирәк. Монда Надежда Искәндәрова, Лариса Чужакова, Альбина Каранаева эшкә җәлеп ителгән.
Бу эшләр белән беррәттән туңга сөрү дә бара, механизатор Дмитрий Митаев көненә уртача 14-16 гектарны эшкәртергә өлгерә.
Хуҗалык юкка гына “Дружба” дип аталмый – биредә барысы да тырышып, күңел биреп, бер команда булып эшли. Шуңа күрә эшләре дә ырамлы бара. Келәтләргә ашлык салына, басулар иркен тын алып, бушап кала. Көнне-төнгә ялгап, ал-ялсыз хезмәт салган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында баш иярлек. Шулай ук игенченең тырышлыгын зурлаганы, эштә тамган кара тирен тук башаклар итеп кайтарганы өчен бәрәкәтле туган җиргә рәхмәт!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: