+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 сентябрь 2022, 18:50

Алмагач, җиләк, кара миләш тә үсәчәк!

Башкортстанда проект хакы 114 миллион сум булган бакчалар булдыру буенча инвестпроектның беренче этабы төгәлләнә.

Алмагач, җиләк, кара миләш тә үсәчәк!
Алмагач, җиләк, кара миләш тә үсәчәк!


Чишмә җиләк-җимеш питомнигында интенсив типтагы бакчалар булдыру буенча масштаблы инвестицион проектның беренче этабы ахырына якынлаша. 2020 елда хуҗалыкта 80 гектардан артык мәйданда алмагачлар һәм башка агачлар утыртылды, ә бүген биредә инде беренче уңыш җыеп алына.

- Чишмә җиләк-җимеш питомнигын киңәйтүгә инвесторлар барлыгы 2 миллиард сум акча кертергә ниятли, проект 2020 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировта «Инвестчас»та каралды һәм өстенлеклеләр исемлегенә кертелде. Бу - бик катлаулы бизнес. Әмма хуҗалыкта яңа технологияләр буенча беренче уңышны ала алдылар, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Объект республикада башкалар өчен яхшы үрнәк булыр дип ышанабыз. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Башкортстанда интенсив типтагы бакчаларны үстерү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру 2034 елга кадәр дүрт этапта планлаштырыла. Бүген интенсив технология буенча үстерелә торган алмагачлардан беренче уңыш җыя башладылар – монда алар 30 гектардан артык. Интенсив урыннарда биш төр алма үсә. Әлегә бакчаларның уңышы зур түгел, иң югары күрсәткечкә биш елдан ирешеп булачак. Бер-ике елдан соң бу бакчаларның һәр гектарыннан 30 тонна алма җыярлар дип көтелә.

Алмагач җимешеннән тыш, төп продукция җиләк, кара карлыган, кара миләш җимешләре булачак. Питомникта үстерелгән продукцияне Башкортстан Республикасының социаль учреждениеләренә китерәчәкләр, халыкка, төбәк җәмәгать туклануы предприятиеләренә сатачаклар.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: