15 сентябрьдә Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТның “Сәлам” тапшыруында туры бәйләнештә шушы хакта сүз барды.
Хәзер үстерелгән уңышны тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу мөһим. Уңыш мул - 4 миллион тоннадан артык!
Авыл хуҗалыгы эшләре барышы турында Башкортстан муниципалитетлары башлыклары социаль челтәрләрдә яза. Мәгълүмат, шулай ук, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм районнар сайтларында, пабликларда бар.
Урак кампаниясе барышында игенчеләргә урындагы мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре дә ярдәм итә, иҗади агитбригадалар басуларда концерт бирә.
Тулырак мәгълүмат - видеода.