+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2022, 11:10

Соңгы гектарлар да куандыра!

Стәрлетамакта урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.

Соңгы гектарлар да куандыра!
Соңгы гектарлар да куандыра!


Аларның эш көне кояшның беренче нурлары белән башлана һәм кичке чык төшкәч кенә тәмамлана. Район игенчеләре быел уңыш булды, дип саный. Хәзер иң мөһиме – югалтуларга юл куймыйча барысын да вакытында җыеп алу. Урып-җыю барышы белән танышу өчен без “Урожай” хуҗалыгына юлландык.

8нче МТС (элекке “Максимовка” хуҗалыгы) механизаторларының бөтен игътибары иген өлгергән басуларга юнәлтелгән. Бөртеклеләрне урып-җыю белән бер үк вакытта көзге бодай чәчү бара.
Безне хуҗалык кырларында икътисади хәвефсезлек бүлеге хезмәткәре Рәисә Николаева, баш агроном Артур Әскаров һәм идарәче Рәшит Муллагулов каршы алдылар. Алар сүзләренчә, быел уңыш мул. 177 гектар мәйданда карабодайны җыеп алу төгәлләнгән инде. Уңыш гектарыннан 20 центнер тәшкил иткән. “Прерия” һәм “Чепелев истәлегенә” сортлы арпа гектарыннан 44 центнер уңыш биргән. Бодай җыю тулы көченә бара (гектарыннан 40 центнер). Предприятиенең барлык урып-җыю конвейеры тулы куәтенә җәлеп ителгән. Басуда тәҗрибәле механизаторлар Николай һәм Антон Болтневлар, Рөстәм Михайлов хезмәт сала.
Көзге бөртеклеләрне чәчү киләчәк уңышның нигезе булып тора. Хуҗалыкта моңа зур игътибар бирелә. Яңа агрегатларда Артур Юнысов, Вәгыйзь Гаделшин һәм Александр Кужлев эшлиләр.
– Мин кечкенәдән техникага тартылдым. Картәтиемнең эшен күзәтергә яраттым. Аңардан трактор белән идарә итүнең беренче күнекмәләрен алдым һәм мәктәпне тәмамлагач, алга таба кая барырга икәнлеге турында уйламадым да. Колледжга укырга кердем, механизатор һөнәрен үзләштердем һәм белгечлегем буенча эшли башладым. Монда эшләү ошый. Хезмәт хакы һәм эш шартлары яхшы, – ди Артур Юнысов.
Алга таба без 7нче МТСка (элеккеге “Авангард”) юлландык. Аның басулары Чуртан авылы янында урнашкан. Хуҗалыкның баш агрономы Игорь Патраев сүзләренә караганда, быел бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 40 центнер тәшкил итә. Без килгәндә алты “Акрос” комбайны бодай ура иде. Механизаторлар һәм шоферлар үз эшләрен белеп башкара, бер-берсен тоткарламаска тырыша. Болар – Иван Герасимов, Денис Денисов, Юрис Халитов, Григорий Заплохов, Александр Герасимов, Илнур Галиев.
Чуртан авылындагы ашханәдә игенчеләргә туклану оештырылган. Бу инде хуҗалыкта урып-җыю конвейерының өзлексез эшләвенә булышлык итә. Ашханәдә шеф-пешекче һәм шул үк вакытта ашханә белән җитәкчелек итүче Әминә Фаткуллина, пешекче Римма Галиева һәм кухня хезмәткәре Галина Сөләйманова тәмле ризыклар әзерлиләр.
– Менюны төрләндерергә, төшке ашны туклыклы һәм тәмле итеп пешерергә тырышабыз. Шуңадырмы, көн дә рәхмәт сүзләре ишетәбез, – ди Әминә Фаткуллина.
Юлыбызны Сунгур авылына дәвам иттек. Мондагы бодай басуында өр-яңа “Акрос” комбайннары эшли иде.
– Урып-җыю эшләре тәмамлануга бара. Әлеге басудан гектарыннан 50 центнер уңыш җыеп алына. Барлык игенчеләр дә тырышып хезмәт сала. Механизаторлар Радик Гыйззәтуллин, Илдар Гыйззәтуллин, шоферлар Ринат Сәйфетдинов һәм Радик Кәлимуллин исемнәрен аерып әйтергә кирәк, – диде 40 елдан артык хезмәт стажы булган баш агроном Радик Әскаров.
“Рощинский” хуҗалыгында да механизаторлар тиз һәм бердәм эшли. Комбайнчылар берничә атна эчендә арпа һәм көзге бодайны суктырып алган. Без бу хуҗалыкка килгәндә басуда алты “Акрос” комбайны һәм өч “КамАЗ” эшли иде. Хуҗалыкның баш агрономы Ришат Әхтәмов әйтүенчә, әлеге басудан якынча уңыш гектарыннан 42 центнер чыга. Гомумән, хуҗалыкта 10 мең гектар мәйданда бөртеклеләрнең 60 проценты җыеп алынган, уртача уңыш – гектардан 45 центнер. Бер үк вакытта көзге бөртеклеләр чәчелә. Аларның илле проценттан артыгы чәчелгән. Быел 4000 гектарга якын чәчү планлаштырыла.
Предприятиенең тәҗрибәле механизаторлары Петр Воронков, Флорид Гайфуллин, Юрий Сәлимов, Ринат Дәүләткулов тырышып эшлиләр, шоферлар Александр Япынцев, Николай Афанасьев, Юрий Цветков, Владимир Карачевский да сынатмый.
 
Григорий Кузьмин,
Стәрлетамак районы хакимиятенең
мәгълүмат-сәясәт бүлеге җитәкчесе.
 
 

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: