+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь 2022, 08:50

Бүздәкнең кәбестә короле

Яшелчә үстерүгә махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гайнуллин бу исемне нәтиҗәле хезмәте белән аклый.

Бүздәкнең кәбестә короле
Бүздәкнең кәбестә короле

Җир мәйданнары Гафури авылы биләмәсендәге Сыртлан авылы янында урнашкан фермер Бүздәк төбәгендә авыл малтабарлары арасында иң озак эшләүче буларак та билгеле. Аның биләмәгә җир алып, шәхси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлавына быел 30 ел тулды.

Илшат Гайнуллин 1968 елда Урзайбаш авылында туган. Уфа нефть техникумын тәмамлагач, шәһәрдә төпләнергә омтылыш ясап карый, әмма торак булмау сәбәпле, яшь гаилә авыр хәлдә кала. Мондый шартларда карашларның туган тарафларга юнәлүе табигый. Өстәвенә, бабасы, ягъни хәләл җефете Лилиянең әтисе Гайнелгыйлем Габделисламов та, киявен авылга кайтырга үгетли. Бу – авылда җир мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәреп, күмәк хуҗалыклар таралган, шуңа бәйле, фермерлек хәрәкәте көчәйгән чор.
– Язмышыма зур йогынты ясап, эшчәнлеккә яңа юнәлеш биргәне һәм тормышта үз урынымны табарга ярдәм иткәне өчен мин бабай Гайнелгыйлем Иблиямин улына чиксез рәхмәтлемен, – ди Илшат Наил улы. – Техникумда алган һөнәрем буенча нефтьче булып китеп, мәсәлән, Себер тарафларында хезмәт салсам да, югалып калмас идем, әлбәттә, монда матди якны да күздә тотам. Ләкин пенсия яшенә якынлашкач, барыбер авыл җиренә кайтып, яңа нигез корыр идем. Ә болай ул чакта сайлаган эшемнең хәзер матур нәтиҗәләре бар.
Үткән гасырның 90нчы еллары башында Илшат Гайнуллин фермерлар сафын тулыландыра – Сергеевка авылы янәшәсендә биләмәгә җир алып, бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере үстерүгә керешә. Рәсми рәвештә аның крестьян-фермер хуҗалыгы 1993 елда теркәлсә дә, авыл малтабары сыйфатында ул эшчәнлеген бер ел алданрак, ягъни 1992 елда башлый.
Тәҗрибә туплагач, эшчәнлекнең төрен алыштыру зарурлыгы туа, чөнки ашлык җитештерүчеләр бихисап, эшне нәтиҗәле алып бару өчен зур мәйданнар белән бергә, җиткелекле күләмдә авыл хуҗалыгы техникасы да таләп ителә. Белгечләр белән киңәшләшкәч, ул чакта әле яшь фермер яшелчәчелеккә туктала. Әйткәндәй, бу чорда Бүздәк районында да күпләп теплицалар корыла, бәгъзе берәүләр кыяр-помидорны ябык грунтта үстерүгә алына. Илшат Гайнуллин яшелчәчелектә электән сыналган гадәти ысулны сайлый. Яңа бакчага урын элекке “Бүздәк” совхозының Сыртлан авылы янындагы иске яшелчә бакчасында билгеләнә. Монда табигать шартлары бик тә уңайлы, тыныч урын, янәшәдә генә Чәрмәсән елгасы ага, димәк, үсентеләрне сугару өчен мөмкинлек бар.
Менә шулай итеп, 1996 елда Илшат Гайнуллинның крестьян хуҗалыгы яшелчәчелеккә махсуслаша. Тәүге мәлләрдә үк чәчү әйләнешенә кишер, кызыл чөгендер кертелсә дә, фермер өстенлекне кәбестәгә бирә. Моның үзенә күрә сере шунда – районда кәбестәне күпләп җитештерүчеләр юк, шул сәбәпле, аңа ихтыяҗ зур. Башлангыч чорда Сыртлан фермеры кәбестә һәм башка төр яшелчәне, нигездә, район үзәгенең мәктәпкәчә учреждениеләренә, Бүздәк психоневрология интернатына, район дәваханәсенә озата. Республика һәм район күләмендә оештырылган көзге ярминкәләрдә катнашу да үзенең нәтиҗәсен бирә.
– Азык-төлек базарында яшелчә җитештерүчеләр арасында хәзерге чорда көндәшлек нык артты, – ди Илшат Гайнуллин. – Бу, иң беренче чиратта, продукциягә хакларда чагыла. – Кулланучыларның, әлбәттә, арзанракка аласы килә. Бу юнәлештә республика җитештерүчеләре, мәсәлән, чит илдән китерелгән яшелчә белән көндәшлек итә алмый. Сыйфаты, бигрәк тә нитратлар дәрәҗәсе буенча, шикле продукциясен алар алыпсатарларга түбән хакка бирә дә котыла, ә тегеләр үз файдасын карый. Шуңа да кулланучылар арасында ышанычлы партнерлар табу мөһим.
Хәзерге вакытта Илшат Гайнуллинның крестьян хуҗалыгы Бүздәк консерва комбинаты белән эшлекле бәйләнешләр булдырган, биредә кәбестәне теләп алалар. Шул ук вакытта, җитештерүчегә каты таләпләр дә куела, алар продукциянең сыйфат күрсәткечләре белән бәйле, атап әйткәндә, комбинатка кәбестә махсус лабораториядә тикшерү үткәч кенә җибәрелә.
Ачык һавада яшелчә үстерү өлкәсендә Илшат Гайнуллин төбәктә иң бай тәҗрибәле белгеч санала. Тармакта заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану турында ул сәгатьләр буена сөйли ала, әмма иң мөһиме – белгеч планнарын анык эшләр белән ныгыта. Мәсәлән, аның крестьян-фермер хуҗалыгы җирләре 10 гектар тәшкил итә, ул яшелчә төрләре буенча төп җитештерү мәйданнарына һәм пар җирләренә бүленгән. Былтыр игелгәннәренә карап, һәр елны яшелчә культуралары урыны чиратлаша, ягъни технологик таләпләр төгәл үтәлә. Бер сүз белән әйткәндә, элекке нефтьче, хәзер исә яшелчәче, эшне гыйльми нигездә алып барып, шактый югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бу җәһәттән аеруча уңышлы булып 2017 ел тора: кәбестәнең гектардан уңышы – 950, чөгендернеке 446, кишернеке 320 центнер тәшкил иткән. Болар тармак буенча республикада иң югары күрсәткечләр. Әйткәндәй, хезмәт уңышлары өчен Илшат Гайнуллин 2019 елда Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Быел исә хуҗалыкта кәбестә 1,2 гектар били, ике гектарга якын мәйданда аш чөгендере, шулай ук 11 сутыйда – бәрәңге, 23 сутыйда – кишер, 13 сутый җирдә сарымсак үстерелгән. Гаять катлаулы табигать шартларында да яшелчәче мул уңышка исәп тота. Ышаныч өлешләтә акланган да. Мәсәлән, аш чөгендерен 5 августта җыя башлаганнар, якынча исәпләүләр буенча, гектардан уңыш 481 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкта техника паркын заманча технологияләргә ярашлы яңарту хәстәре күрелә, атап әйткәндә, туфрак эшкәртү агрегатлары комплексы булдырылган, махсус трактор һәм йөк автомобиле бар. Яшелчә үстерелүче мәйданнарны сугаруда экологик таләпләрне үтәү максатында дизель ягулыгында эшләүче корылма урынына электр агрегаты җиһазланган. Технология чылбырындагы әлеге яңалыклар механикалаштыру дәрәҗәсен арттыра, ә бу продукциянең үзкыйммәтенә уңай йогынты ясый. Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, эшчәнлегендә интенсив алымнарны нәтиҗәле кулланып, күләме буенча бәләкәй мәйданнарда да күбрәк уңыш алу максатын куя.
Ачык һавада яшелчә үстерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән фермер тармак үсешен тоткарлаучы проблемаларны да читләтеп үтмәде. Басучылык тармагында эшләүче хуҗалыкларны дәртләндерү максатында, аларга гектар күләме буенча субсидияләр бүлү каралган. Бу ташлама Илшат Гайнуллин крестьян-фермер хуҗалыгына карата кулланылса да, соңгы елларда түләүләр туктатылган. Монда инде төп сәбәп итеп хуҗалыкта Башкортстанда районлаштырылмаган яшелчә орлыгы чәчелү күрсәтелә. Ягъни республика мәнфәгатьләре исәпкә алынмый булып чыга. Бүздәк фермеры моның белән килешми, чөнки сатып алучылар аның продукциясенә аерым таләпләр куя, әмма Башкортстанда таралу алган районлаштырылган яшелчә сортлары моңа җавап бирми. Ә төп мәсьәлә булып нинди орлык чәчү түгел, ә мул уңыш алу тора, дип исәпли фермер.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: