

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүгенге оператив киңәшмәдә урып-җыю эшләре нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
«Бүгенге көнгә республикада мәйданнарның 74 проценты уңышы җыеп алынган. 34 муниципаль район бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча эшне төгәлли. Бүген иртәнгә 4,611 ашлык тонна суктырылды", - дип ассызыклады министр.
Шулай ук Илшат Фазрахманов Башкортстанда суктырылган ашлык буенча лидер-районнарны атады, алар – Стәрлетамак, Илеш, Чакмагыш, Мәләвез, Авыргазы, Дәүләкән, Хәйбулла һәм Баймак районнары.
Фото: ufacitynews.ru