-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь , 18:37

Аграрийлар ташламалы кредит ала

Аграрийлар ташламалы кредит ала

Аграрийлар ташламалы кредит ала
Аграрийлар ташламалы кредит ала

Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексын кыска сроклы кредитлауга 2022 елда Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 1 миллиард 176 миллион сум күләмендә субсидия лимиты билгеләнде, бу 2021 ел күрсәткеченнән 3,3 тапкыр артык, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шимбә көнне төбәк Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.

- 16 сентябрьгә республика аграрийларына кыска сроклы 19,6 миллиард сумлык ташламалы кредитларга 608 гариза хупланды, - диде ул. - Субсидияләр лимиты 268 миллион сумнан артып китә. Шушы көннәрдә илдә төп ставка күләмен киметеп, өстәмә субсидия лимитлары чыгарылыр дип көтелә. Бу аграрийларга кредит чараларыннан киңрәк файдаланырга һәм яңа уңыш ашлыгын сатарга ашыкмаска мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в