-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь , 22:30

Авыл хуҗалыгы өчен мөһим килешүгә кул куелды

Минск трактор заводы Башкортстан агросәнәгать комплексы өчен 2023 елда кимендә 200 трактор китерәчәк.

Авыл хуҗалыгы өчен мөһим килешүгә кул куелды
Авыл хуҗалыгы өчен мөһим килешүгә кул куелды
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Минск трактор заводы масштаблы хезмәттәшлек турында килеште. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Белоруссия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Сергей Федченко һәм Минск трактор заводы генеральный директоры Виталий Вовк белән очрашканда тиешле килешүгә кул куелдылар.

Чара бүген Беларусь Республикасының рәсми делегациясенең Башкортстанга эш визиты кысаларында Уфада узучы «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында узды.

- Документ республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларын авыл хуҗалыгы техникасы, запас частьләр һәм сервис хезмәтләре белән тәэмин итүне күздә тота. Аерым алганда, 2023 елда республикада завод дилерлары аша 200дән ким булмаган «Беларус» тракторын китерү күздә тотыла, - диде министр Илшат Фазрахманов. — Бүген «МТЗ» техникасына аграрийлар ихтыяҗ кичерә, әлеге җитештерүченең популяр тәгәрмәчле трактор модельләре бөтен трактор паркының 53 процентын алып тора. Шуңа күрә без тулы масштаблы хезмәттәшлек итәргә телибез.

Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Сергей Федченко белән сөйләшүләр барышында Илшат Фазрахманов авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу - шулай ук терлекчелек җиһазлары, орлыкчылык, биоашламалар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү.

Заманча тракторларны берлектә җыюны оештыру мәсьәләсе аерым каралды.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в