-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь 2022, 10:23

Игенчелекнең киләчәге нәрсәдә?

Авыргазы районында үткән фәнни-гамәли семинарда республикада кукуруз һәм соя үстерү мәсьәләләре буенча җитди сөйләшү булды.

Игенчелекнең киләчәге нәрсәдә?
Игенчелекнең киләчәге нәрсәдә?
Базар икътисады шартларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең үзенчәлекләре бар. Элек административ-идарә итү системасында колхозларга һәм совхозларга авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча дәүләт планын җиткерсәләр, хәзер барысы да башкача. Бүгенге шартларда һәр җитештерүче продукцияне үзе сайларга һәм шул ук вакытта “янмаска”, продукция табыш китерерлек сатылырга тиеш.

Хәзер авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү технологияләре дә шактый үзгәрде. Басуларда – яңа техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары, ә терлекчелектә максималь автоматлаштырылган саву зал­лары булган заманча комплекслар эшли. Шулай да, мал азыгы җитештерү тармакта җитди проблема булып кала. Агроном югары сыйфатлы һәм үзкыйммәте арзан булган азык үстерергә бурычлы. Чөнки җитеш­терүгә киткән чыгымнарның яртысын диярлек мал азыгы алып тора. Терлекчелек тармагына бүген басулардан кукурузның мул яшел массасы түгел, ә аксымга, майга, крахмалга бай, энергия запасы булган азык керергә тиеш. Моның өчен күп энергия бирүче кукуруз гибридларын үстерергә кирәк.
Безнең шартларда климатның әкренләп җылына баруын да истә тоту мотлак. Без аны соңгы елларда сизә дә башладык инде. Бу хәл яңа, аз таралган культуралар, аерым алганда, соя үстерергә мөмкинлек бирә. Ул элек Ерак Көнчыгыш культурасы дип санала иде. Хәзер соя илнең Европа өлешендә, Идел буе районнарында да күп чәчелә. Самара, Пенза кебек күрше өлкәләрдә әлеге культура бездәгедән зуррак мәйданнарда үсте­релә. Анда ул 6 мең гектарга кадәр җитә. Күп кенә авыл хуҗалыгы җитеш­терүчеләренә аның кыйммәте билгеле инде. Чөнки соя – мал азыгына кушу өчен яхшы өстәмә генә түгел, ә чәчү әйләнешендәге башка культуралар өчен иң яхшы элгәр. Авыргазы районының “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгында үткән “Соя һәм кукуруз” фәнни-гамәли семинары нәкъ әлеге культураларны игү мәсьә­ләләренә багышланды. Семинарны оештыручылар – “Кубань” кукуруз калибрлау заводы һәм “СОКО” селекция-орлыкчылык компаниясе (Краснодар шәһәре). Семинарны әзерләү һәм үткәрү компанияләренең Башкортстандагы вәкиле “Агрохим-Сервис”ка (җитәкчесе В. Г. Дәү­ләтшина) йөкләтелгән иде. Семинарны оешты­ручыларның максаты – соя орлыгы һәм кукуруз гибридларын сату гына түгел, ә күп уңыш та алу.
Анда район хакимиятләре вәкилләре, республиканың әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары актив катнашты.
– Быел республикада соя 6 мең 300 гектарда чәчелде һәм елдан-ел аның мәйданнары арттырыла, – дип билгеләде чараның теоретик өлешендә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков. – Республикада терлекчелек, үсемлекчелек өлкәләре актив үсешә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгының күләменә түгел, ә аларның сыйфатына зур игътибар бирә, дип ассызыклады ул.
– Элек, совет чорында, һәр сыердан 3 мең килограмм сөт савып алсалар, хәзер республикада кайбер предприятиеләр продуктлылыкны 10 мең килограммнан арттыра. Бәхәссез, беренче чиратта, бу мал азыгына бәйле. Мондый савымны тәэмин итү өчен сыерларны сыйфатлы тукландыру мотлак. Без республикада үсем­лекчелек тармагының актив үсүен күрәбез, галимнәр ярдәме белән чәчү әйләнешенә яңа культуралар кертәбез, җир эшкәртүнең тәкъдим ителгән техноло­гияләрен кулланабыз, – дип билгеләде министр урынбасары.
Кукуруз 1950 еллар уртасыннан рес­публиканың “басулар патшабикәсе”нә әверелсә дә, әлегә соя чагыштырмача түбән темплар белән тарала. Соя дөнья базарында 150 миллион тоннадан артык күләмдә сатыла, шуның 100 миллион тоннасын Кытай, нигездә, Аргентина һәм Бразилиядән, АКШтан сатып ала. Русиянең соя җитештерүчеләре Кытай белән күбрәк кызыксына. Логистика аеруча отышлы. Әмма бүген безнең ил үзе 1 миллион тоннага кадәр соя сатып ала. Мондый хәлдә игенчеләребез өчен соя җитештерү бик
отышлы. Семинарның гамәли өлеше үткән “Салават” хуҗалыгы җитәкчесе Василий Федоров сояны беренче ел гына үстерми. Ул моны отышлы, ди һәм чәчүлек мәйданнарын арттырырга җыена.
– Соя – отышлы һәм мөһим культура. Узган елда без аны – 120, быел 258 гектарда иктек, арытаба 450-500 гектарга кадәр җиткерергә ниятлибез. Аграрийлар катнашазыкны сатып алырга күнеккән. Ә нигә, әгәр дә мал азыгын сыйфатлы итеп үз җиреңдә үстереп була икән, – дип билгели хуҗалык җитәкчесе. – Кукурузны да үстерәбез, яхшы уңыш алабыз, аны силос басуына салабыз, ә бер өлешен суктырабыз. Әйткәндәй, ул бездә бик сыйфатлы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр элек без аның массасына күбрәк игътибар бирсәк, бүген – аның чәкәненә. Аны контрольдә тотабыз, арытаба урып-җыюга төшәбез.
Семинар барышында, шулай ук, “Кубань” һәм “СОКО” компанияләренең соя һәм кукуруз гибридларының яңа сортлары күрсәтелде. Чәчүлекләрне караганда көчле, әмма көтеп алынган яңгыр яуды. Семинарда катнашучылар моңа хәтта игътибар да итмәде һәм һава торышы чара барышына йогынты ясамады.
Кукуруз һәм соя орлыгы, югары табышлы культуралар буларак, республика иген­челәре арасында бодай һәм көнбагыш белән беррәттән торырга тиеш.

Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,
БДАУ профессоры.

Шул ук вакытта...

Безнең республика вәкилләре “Соя басуы көне-2022” Бөтенрусия конференциясендә катнашу өчен очраклы гына чакырылмады. Җиденче конференция “СОКО” селекция-орлыкчылык компа­ниясенең илебез һәм дөньякүләм базарларындагы 30 еллык эшчәнлегенә багышланган иде. Авыргазы районының “Салават” хуҗалыгы компаниянең республикада фәнни-җитештерү полигоны булып тора, анда Башкорт дәүләт аграр университеты һәм компания хезмәткәрләре катнашлыгында төбәк өчен сояның яңа адаптив сортларын чыгару буенча тикшеренүләр үткәрелә. Делегация составында чараларда хуҗалык җитәкчесе В. И. Федоров катнашты. Компаниянең республикадагы рәсми вәкиле – “Химсервис-Агро” җәмгыяте (җитәкчесе В. Г. Дәүләтшина). Анда сояның районлаштырылган сортлары гына түгел, шушы компаниянең сортлары үстерелүче хуҗалыкларда игү технологиясенең заманча элементлары кертелә. Әлеге вакытта компания сортлары Стәрлетамак районының Калинин исемендәге предприятиесе, Бүздәк районының “Нерал-Бүздәк”, Дүртөйле районының “Россия” җәмгыятьләре мәйданнарында игелә. Моңа карамастан, соя республикада потенциаль мөмкинлекләр буенча башка майлы культуралар белән чагыштырганда, уңай үзгәрешләр булса да, киң таралмаган. Бу проблема, һичшиксез, киләчәктә Башкорт дәүләт аграр университеты коллек­ти­вының, “СОКО” селекция-орлыкчылык компаниясе һәм республика предприятиеләренең бер­лектәге фәнни-җитештерү эшчәнлеге белән хәл ите­ләчәк. Башка культуралардан аермалы буларак, сояга һәрвакыт ихтыяҗ булачак һәм ул дефицит культура булып кала. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә файдалы культураны җитештерү һәм сату өчен бик мөһим.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: