-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 сентябрь , 17:00

Теләк булганда беләк талмый ул!

Сәетовлар династиясен күпләр белә.

Теләк булганда беләк талмый ул!
Теләк булганда беләк талмый ул!

Рәсим Сәетовны туган ягы Бүздәк районына борынгы бабалары җирләрендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү теләге кире кайтара. Иске Актау авылына кайткач, ул үз хуҗалыгын төзи.

- Минем тормышымда төрле хәл булды. Уңышлы да булды, уңышсызлыкка да дучар булдым, - ди Рәсим Рәис улы. - Аграр эшне күптән беләм, "биш бармагым кебек", шуңа күрә хатыным Сәлимә белән 2005 елда шәхси хуҗалык рәсмиләштерергә булдык. Арендага 57 гектар җир алдык. 2009 елда
эре мөгезле терлекләр үрчетү өчен сыер абзары сатып алдык. Сөтне район үзәгендә саттык, ә җыелган акчага территорияне төзекләндердек, 10х60 метр зурлыктагы склад төзедек. 2016 елга савым сыерларыбыз 35 башка кадәр артты, ел саен 20-25 үгез симертүгә куелды һәм аларны иткә саттык. Ниһаять, 2019 елда үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгын төзергә булдык. Монда дәүләттән грант та зур роль уйнады.

Туганнарның һәм якыннарның ярдәме зур, әмма ул дәүләткә һәм имин нәтиҗәгә ышаныч барлыкка килгәндә кирәк. 2019 елда Рәсим Рәис улы республиканың Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге ярдәмендә кирәкле документлар пакетын җыйган һәм «Яшь фермер» программасында катнашуга гариза биргән. Аның проекты хупланган, һәм ул 3 миллион 250 мең сумлык грант алган, алар симменталь токымлы 22 тана һәм «Беларус 82.1» тракторы сатып алуга тотынылган.

Шул ук елда Рәсим Рәис улы үз крестьян-фермер хуҗалыгын ача. Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүген хуҗалыкта 84 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шулай ук бөртекле культуралар да үстерә.
Фермер хуҗалыгында ныклы хезмәт династиясе формалаша, КФХ башлыгы белән янәшә хатыны, ике улы һәм килене эшли.

- Бөтен гаилә белән эшлибез. Хатыным Сәлимә белән биш балабыз бар. Барысына да белем бирдек, аяккка басарга ярдәм иттек. Аларның һәркайсы үз юлын һәм билгеләнешен тапкан. Улларым Азат белән Финат - безнең гаилә эшендә алыштыргысыз ярдәмчеләрем. Хәзер мин идарә дилбегәсен аларның кулларына тапшырдым, ләкин үзем читләшмәдем, аларның эшчәнлеген контрольдә тотам, киңәшләр бирәм.

Киленнәр дә калышмый. Ирина - фельдшер, Эльвина тәрбияче булып эшлиләр, әмма шуңа да карамастан, алар хуҗалыкта да ярдәм итәргә өлгерә. Читтән ярдәм кирәк булганда, эшчеләр яллыйбыз.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в