+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 сентябрь 2022, 09:35

“Азат” яңа тарих яза!

Федоровка районындагы әйдәүче хуҗалыкта быел рекордлы уңыш үстерелгән.

“Азат” яңа тарих яза!
“Азат” яңа тарих яза!


20 сентябрьдә без хуҗалыкта булганда биредә бөртеклеләр урагын тәмамлау өчен атна-ун көнлек эш калып бара иде. Хуҗалык җитәкчесе Азат Әминев белән сөйләшкән, эшләр торышы белән танышкан арада куәтле җиде “Акрос” комбайны алтынга күмелеп утырган язгы бодай басуындагы ашлыкны бердәм көч белән суктырып та алды.

— Быел ашлык ишелеп уңды. 3235 гектарда үстерелгән сабанашлык та, 1180 гектардагы көзге бодай да гектарыннан уртача 25 центнер уңыш бирде. 300 гектардагы арпа гектарыннан — 30 центнер, 200 гектарда үстерелгән солы — 21 центнер уңыш белән сөендерде. Хуҗалык буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы шул рәвешле гектарыннан 26-27 центнер тәшкил итә. Әле 460 гектарда сабанашлыкны һәм 400 гектарда карабодайны җыеп аласы бар, әмма инде бүгенгә үк хуҗалык буенча ашлыкның тулаем җыемы 100 мең центнердан артты. Бу узган еллар күрсәткечләреннән шактый югары, — диде басу батырларының куанычлары белән уртаклашып, “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Вахит улы.
Болар белән бергә 350 гектарда үстерелгән кукуруз, 370әр гектарны биләгән күпьеллык һәм берьеллык үләннәр дә мул уңыш белән сөендергән. Тәүгесен силоска салу эшләре әле тәмамланып килсә, печәнгә чабылган үләннәр күптән инде җыеп алынып, рулоннарга төрелеп, фермалар янәшәсенә ташылып, эскерткә өеп куелган. Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, мал азыгы ким дигәндә ел ярымлык запас белән хәзерләнгән. Ә менә 2200 гектарда үстерелгән көнбагыш урагы әлегә башланмаган да. “Азат” хуҗалыгы уңганнары аны урып-җыюга әлеге культура өлгергәч тә, якын көннәрдә төшәчәк. Аны да оешкан төстә башкарып чыгу өчен хуҗалыкта тиешле хезмәт ресурслары да, техника да, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек.
Хәер, куәтле “Акрос” комбайннарын иярләгән зур тәҗрибәле, алдынгы механизаторлар Вилдан Халитов, Илдус Әлибаев, Илһам Әлибаев, Айдар Усманов, Илдар Кинҗәгулов, Семен Макаров кебек егетләр хезмәт салганда эш карыша ди мени?! Хуҗалык җитәкчесе, шулай ук, кызу эш чорында басу белән ындыр табагы арасындагы юлга тузан төшермәгән алдынгы “КамАЗ” водительләре Олег Асабин, Иван Сальников, Василий Евдокимов, Ренат Дашкин, Николай Русаков кебек фидакарьләрне дә мактап телгә алды. Ындыр табагында ашлыкны кабул итеп, газда эшләүче аны киптерү корылмасын хезмәтләндерүче Азат Дашкин, склад мөдире һәм үлчәүче Альбина Якупова, аның ярдәмчесе Татьяна Дашкина да җаваплы чорда көнне төнгә ялгап хезмәт сала. Ә инде хуҗалыкның Югары Явыш бүлекчәсе идарәчесе Алмаз Гобәйдуллин басудан һәм ындыр табагыннан кайтап та керми диярлек.
Бер үк вакытта киләчәккә йөз тотып эш итүче хуҗалыкта алдагы ел уңышы турында да хәстәрлек күрелә. Бу җәһәттән, 1200 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Әлеге вакытта шулай ук туңга сөрү бара. Бу эшне басу батыры Степан Селяев ХТЗ тракторында 600 гектарда башкарган да инде. Җәмгысы исә быел 2000 гектар мәйданны туңга сөрү күздә тотыла.
Алдынгы хуҗалыкта без терлекчелек тармагының кышка әзерлеге белән дә таныштык. Фермалар янына 600 тонна печән, 2 мең тонна салам рулоннары китереп өелгән, 8 мең тонна сенаж, 4 мең тонна силос салынган. Тәлгать Дашкин ДОН-680 мал азыгы хәзерләү комбайны белән басудан урып озаткан кукуруз сенажын Илдус Сөяргулов заманча К-744 тракторында ферма янындагы икенче базда соңгы катламнарда тыгызлый иде.
Гомумән, биредәге азык запасы муллыгыннан һәм заманча төзекләндерелгән ферма биналарының торышыннан чыгып, 2200 баш малның, һичшиксез, уңышлы кышлаячагына, ул гына да түгел, югары продуктлылык белән сөен­дерәчәгенә шик калмый. Әлеге вакытта исә җәйге лагерьларда асралучы 820 баш сыердан көн саен 5 тонна сөт савып алына. Ул Мәләвез сөт заводына озатыла. Җәйге чорда хуҗалыкта малларның югары продуктлылыгын тәэмин итүдә Азат Әминев, аеруча көтүчеләр Разик Халитов, Фәйрүз Мостафин, алдынгы савучылар Лидия Макарова, Светлана Маганева һәм башка фидакарьләрнең тырыш хезмәтен мактап телгә алды.
Менә шулай хуҗалыкның яңа тарихын яза бүген “Азат” җәмгыяте уңганнары. Анда алга таба да рекордлы уңышлар, республика, ил күләмендә яңгыратырлык казанышлар теркәлсен!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: