Документ нигезендә Башкортстанның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә «Кировец» сериясе тракторлары һәм заводның хәзерге прайс-битендә күрсәтелгән бәяләрдән запас частьләр сатып алуга 5 процент күләмендә ташлама бирелә.
Килешүне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм «Петербург трактор заводы» директоры Сергей Серебряков имзаладылар.
Документ беренче чиратта Башкортстан агросәнәгать комплексы оешмаларын «Кировец» сериясе тракторлары, запас частьләр, үз вакытында сервис хезмәтләндерүе һәм ремонт белән тәэмин итүне күздә тота.
Фото: pravitelstvorb.ru