Узган атнада Мәскәүдә, “Алтын көз” XXIV Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан делегациясе Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашты.
"Мин дәүләт башлыгы Владимир Путин тәкъдиме буенча вакыты чикләнмәгән “Авыл ипотекасы“ программасы өчен аеруча рәхмәт белдердем. Хәзер республика ипотека кредитлары буенча беренче урында тора. Бездә якынча гаризалар күләме — 20 миллиард сумга кадәр. Бу акчаларны алырбыз дип уйлыйм", — дип белдерде Башкортстан Башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, “Авыл ипотекасы" — авыл җирендә торак йорт сатып алуга кагылышлы ипотека программасы. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы составында тормышка ашырыла. Программаның асылы — русиялеләргә авыл торак пунктларын җанландыру, авылда яшәүчеләр санын арттыру һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү өчен ипотека ярдәмендә авыл җирендә торак сатып алу мөмкинлеген бирү.
Фото: башинформ