Башкортстан икътисадының мөһим юнәлеше буларак, агросәнәгать тармагы бүген республика куәтен үстерүдә мөһим урын тоту белән беррәттән, җөмһүриятебездә яшәүчеләрне сыйфатлы һәм экологик яктан чиста үзебезнең азык-төлек продукциясе белән дә тәэмин итә.
Белешмә. Республиканың сөт һәм сөт продуктлары белән үзен тәэмин ителеше — 125, ит буенча 120 процентка җитә. Йомырка буенча ул — 105,4, бәрәңгедә — 112,1 һәм кыярда 106,1 процент тәшкил итә. Башкортстан шикәр комын үз ихтыяҗыннан — 4 тапкыр, үсемлек маен 7 тапкыр күбрәк җитештерә. Әйтергә кирәк, быел республика аграрийлары чәчүлек мәйданнарын 2,7 процентка арттырып, 2,9 миллион гектарга җиткерде.
Әлбәттә, җитештерүне дәртләндерү беренче чиратта ихтыяҗга, сәүдә базарында үз урыныңны таба алуга бәйле. Билгеле, соңгы ике елда Башкортстанга тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүдә көнбатыш санкцияләре йогынтысы сизелде, әмма республиканың дөнья базарындагы абруе кимемәде һәм хезмәттәшлекнең башка юнәлешләренә игътибар бирүе эзсез калмады.
— Башкортстан ике ел элек алдагы биш ел дәвамында агросәнәгать экспортын өч тапкыр арттыру максатын куйган иде. Без 2018 елгы күрсәткечне үсеш ноктасы итеп кабул иттек. Ул чакта 76 миллион доллар күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортланды. Әлегә кадәр чит илгә озатылган продукциянең яртысы – ашлык, дүрттән бер өлеше көнбагыш һәм рапс маена туры килә иде. Икътисади санкцияләр берникадәр аяк чалуга карамастан, быел без эшкәртү сәнәгате продукцияләренә игътибарны арттырдык. Берничә районда куәтле эшкәртү предприятиеләре ачылу да моңа дәлил. Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин указына ярашлы, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Башкортстан Республикасы агросәнәгать тармагының экспорт продукциясе” төбәк проекты эшләнде. Әлеге документ кысаларында 2024 елга безнең экспорт продукциясе 230 миллион долларга җитәргә тиеш. Без шуңа омтылып эшлибез, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Экспертлар фикеренчә, республика Башлыгының 2025 елга кадәр төбәкне социаль-икътисади үстерү юнәлешендәге программасы гасырдан артык тарихы булган Башкортстан үсешендә мөһим этап булачак. Һәр үсеш юнәлешенең финанс ресурслар белән ныгытылуы, үтәлеш вакыты күрсәтелү программаның төпле булуына һәм аның тулысынча гамәлгә ашырылачагына шик калдырмый.
Республика көнен билгеләгәндә һәм ел дәвамында аграр тармактагы уңыш-казанышларны барлаганда югарыда телгә алынган мөһим программаны ассызыклау очраклы түгел. Чөнки ул үсеш һәр тармактагы уңай үзгәрешләр белән бәйле. Башкортстанның илнең тотрыклы аграр төбәге булуын исәпкә алганда, авыл хуҗалыгы үсешендә яңа караш формалашуы да табигый.
— Авыл хуҗалыгын ышанычлы аякка бастыру өчен без 500 кече предприятие һәм шәхси малтабарлык берәмлекләре булдырачакбыз. Ашлыкның тулай җыемын 4 миллион тоннага җиткерәчәкбез. Заманча аграр техника сатып алачакбыз. Ит һәм сөт җитештерүне һәм куллануны арттыру өчен яңа фермалар, мал симертү мәйданчыклары сафка басачак. Болар безгә товарлыклы сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын 230 миллион долларга күтәрәчәк,— дигән иде үзенең чыгышында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчелегенең ике еллап элек куйган бурычлары ничек тормышка ашырыла соң? Әлеге сорауга Радий Фәрит улының үз сүзләре белән җавап бирү тулырак булыр. “Республика өчен көчле авыл хуҗалыгы булу ниндидер үзаллы уңышлы аграр бизнес һәм саф табыш кына түгел, ул — авыл кешеләренең сыйфатлы тормыш дәрәҗәсе дә. Ә авыл кешеләре Башкортстан халкының 40 процентын тәшкил итә”, — дигән иде ул.
Белешмә. Республиканың аграр ведомствосы башлыгы белдерүенчә, соңгы ике елда Башкортстан авыл хуҗалыгының төп капиталына инвестицияләр күләме 16 миллиард сумга якынлашкан. Әлеге вакытта тармакта гомум бәясе 188,7 миллиард сумлык өстенлекле 12 проект гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгында әлеге инвестпроектларны тормышка ашыру 16 меңнән күбрәк яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлбәттә, аграр казанышлар арасында иң мәртәбәлесе — республика тарихында рекордлы уңыш җыеп алу. Ашлыкның тулай җыемын быелгы сәяси киеренкелек һәм рәхимсез һава шартларында 5 миллион тоннага җиткерү — зур батырлык та, бер үк вакытта имин яшәеш нигезе дә. Республика көне бәйрәмендә рекордлы уңыш җыеп алуда зур өлеш керткән районнар арасында Стәрлетамак, Илеш, Мәләвез, Хәйбулла, Баймак һәм Чакмагыш районнары хезмәтчәннәрен аеруча мактап телгә алырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы чын мәгънәсендә яңа аграр бизнес юлына ышанычлы баса, дип әйтергә кирәк. Без моны Башкортстанның чит илләр белән хезмәттәшлеге үсүендә дә, республиканың ил һәм дөнья әһәмиятендәге инвестиция форумнары, төрле фестивальләр һәм халыкара күргәзмәләр хуҗасы булуында да күрәбез.
— Республиканың авыл хуҗалыгы илдә әйдәүче позицияләрне саклый. Без сөт, ит, бал җитештерүдә, савым сыерлары һәм атлар саны буенча илдә — икенче, сыер маллары саны буенча — өченче һәм тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләмендә федераль округта өченче урындабыз. Болар һәммәсе дә республиканың социаль-икътисади иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Аграр бизнес яңача шартларда эшли башлады. Дәүләт ярдәменең нәтиҗәләре куандыра. Әйткәндәй, быел авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләренә биреләчәк субсидия күләме 5 миллиард сумга якын тәшкил итә, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Белешмә. Быел аграр тармакны тамырдан модернизацияләү юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Илшат Фазрахманов белдерүенчә, соңгы биш елда авыл хуҗалыгы моңа кадәр беркайчан күрелмәгән дәрәҗәдә — гомум бәясе 42 миллиард сумнан арткан 15 мең берәмлектән күбрәк төрле маркалы техника сатып алган. Елның сигез аенда гына республика аграрийларына 7,3 миллиард сумга 2050 берәмлек яңа техника кайтарылды.
Мөһим юнәлешләрнең берсе – сөт җитештерүдә дә республика терлекчеләре сынатмый. Башкалабыз Уфада “Сөт иле-2022” фестиваленең кабат тергезелүе дә күрсәтте моны. Август ахырында узган традицион чарага 60 меңнән күбрәк кеше килде. Фестивальдә үз продукциясе белән 200дән күбрәк компания катнашты.
— Соңгы 3-4 елда Башкортстанның сөтчелек тармагы фантастик нәтиҗәләргә иреште, — дип бәя бирде әлеге чарада катнашучы Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге директоры Артем Белов. — Әлеге юнәлешне үстерүне күз уңында тоткан республика программасында чимал җитештерү һәм аны эшкәртүне үстерүгә ярдәм итүче чаралар билгеләнгән. “Союзмолоко” белән берлектәге проектлар киләчәктә тагын да яхшырак нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам.
Олег Төхвәтуллин.