

Әлеге бәйрәмне үткәрү идеясе Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1995 елда Пекинда узган IV Бөтендөнья конференциясендә туа һәм хуплана. Бәйрәм дөньяда авыл хатын-кызларының ролен, авыл икътисадына керткән өлешен һәм үз гаиләләренең иминлеген тәэмин итүдәге ролен билгеләү, шулай ук, аларның проблемаларына тирәнрәк үтеп керү максатында булдырыла.
Русиянең Хатын-кызлар берлеге Бөтендөнья авыл хатын-кызлары ассоциациясенең актив әгъзасы буларак, әлеге юнәлештәге проблемаларны төпле өйрәнүче һәм дәүләт власте органнары белән берлектә аларны уңышлы хәл итүчеләрдән исәпләнә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, илебездә 22 миллион чамасы хатын-кыз авылда яши һәм эшли. Аларны бүген, гадәттә, гүзәл затларыбыз өстенлек иткән, ягъни, мәктәп, тәрбия, хезмәтләндерү өлкәләрендә генә түгел, авыл җитештерүенең төп тармакларында — үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә күпләп очратырга була.
Шунысы да игътибарга лаек, яңа Русия тарихында эшкуарлар арасында да аларның сафы елдан-ел арта. Күбесе үзен лидер буларак та күрсәтте. Статистикага караганда, илдәге шәхси предприятиеләрнең яртысына якынының, ягъни 43 процентының җитәкчеләре — хатын-кызлар. Белешмә. Аерым чыганаклар мәгълүматларына караганда, илебездә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәр өченчесе — хатын-кыз.
Узган ел мәгълүматларына караганда, аларның уртача яше 42 яшьтән артмый. Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстанда авыл хатын-кызлары саны 800 меңгә якын.
— Әлеге демографик төркемнең җәмгыятьтә нинди мөһим роль уйнавын шул да күрсәтә: планетада яшәүче һәр дүртенче кеше — авыл хатын-кызы. Башкортстанда, илдә эре аграр төбәк буларак, авыл хатын-кызларының әһәмияте тагын да зуррак. Соңгы елларда шәһәр һәм авыл хатын-кызлары арасындагы аерма кимү күзәтелә. Авылда гомер итүче гүзәл затларыбыз карашлары белән дә, модада да, эштә дә шәһәрдә гомер итүче асыл затлардан аерылмый диярлек. Әмма шунысы бәхәссез: авыл хатын-кызлары бөтен Башкортстанның терәге булган көчкә әверелеп бара, — ди республиканың Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова.
Дәүләт авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларның социаль проблемаларын даими игътибар үзәгендә тота. Әйтергә кирәк, берничә ел элек кенә Русия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күз уңында тоткан законга кул куйган иде. Әлеге документ белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга була. Авылда яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш, ә гадәти эш вакыты 40 сәгать тәшкил итә.
“Шул ук вакытта хезмәт хакы тулы эш атнасындагы кебек үк түләнелә...” диелә ул законда. Әгәр дә эш көне хезмәт шартлары нигезендә өлешләргә бүленгән икән, хезмәт хакы артыграк күләмдә билгеләнә. Соңгысы закон үз көченә кергән көнгә билгеләнгән хезмәт хакы күләме белән чагыштырганда, киметелә алмый. Моннан тыш, авыл хезмәтчәннәре язма гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча, аена бер көн өстәмә ял көне алу хокукына да ия.
“Әлеге Халыкара көндә без барлык партнерларыбызны да авыл хатын-кызларына һәртөрле ярдәм күрсәтергә, аларның идеяләренә һәм фикерләренә колак салырга, стратегик карарлар кабул иткәндә аларның да ихтыяҗлары исәпкә алынган чаралар күрергә чакырабыз”, — диелә Берләшкән Милләтләр Оешмасының резолюцияләрендә.