Әлеге дата 1945 елдагы вакыйгаларга барып тоташа. 16 октябрьдә БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы төзелә. Аның төп бурычы — планетада яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләрен үзәккә чыгарып, ачлыкка каршы көрәш алып бару.
2006 елда Халыкара икмәк пешерүчеләр һәм икмәк-кондитер хезмәткәрләре берлеге тәкъдиме белән нәкъ шушы көнне Халыкара икмәк көне буларак билгеләү турында карар кабул ителә. 16 ел элек барлыкка килгән дата кыска вакыт эчендә дистәләгән илдә урындагы традицияләр белән баетылып, зур яклау тапты.
Бу көнне авылда да, шәһәрләрдә дә икмәкнең бөеклеген данлаучы төрле тематик чаралар уза. Ул дөнья халыклары арасында иң туклыклы, төрле витаминнарга бай ризык буларак данлана. Икмәк кеше организмы өчен кирәкле барлык элементларга — аксым, углевод, минераллар, витаминнар һәм аминокислоталарга бай азык. Икмәкнең тарихы тирәндә — әле ерак гасырлардан ук аның турында бай мәгълүмат сакланган. Беренче тапкыр икмәк турында неолит чорында телгә алына. Әмма ул әле без тукланган икмәккә охшамаган була.
Галимнәр ни сәбәпле икмәкнең кесәл формасында — ботка рәвешендә булуының серен чишә алмый. Хәзер һәр илдә аны урында яшәүче халыкларның кабатланмас традиция һәм ризык хәзерләү серләренә таянып пешерәләр. Төркиядә аны — гезләмә, Италиядә — чиабатту, Һиндстанда — чапати, Әрмәнстанда — ләвәш, Мексикада — тортилью, Кытайда исә шаобинг дип йөртәләр. Әлеге вакытта ашаган икмәкне — клейковинага бай бодай оныннан пешерелгәнен — безнең эрага кадәр ХVI гасырда пешерә башлаганнар. Икмәкне камырны кайнар таш өстенә җәеп әзерләгәннәр.
Ерак тарихка күз салсак, планета халкының байтак өлеше арпа оныннан салынган ипекәй белән тукланган. Швейцария, Греция һәм Германиядә һаман да арпа икмәге өстенлек итә. Ә инде һиндстанда һәм Кытайда икмәкне дөге оныннан әзерлиләр, Венгриядә һәм Румыниядә табында кукуруз икмәге өстенлек итә. Африка илләрендә сорго (мисыр тарысы) оныннан камыр эшләнмәләрен пешерәләр. Билгеле, Русиядә икмәк пешерү серләре илдә яшәүче төрле милләт халыклары өчен дә, нигездә, уртак диярлек.
Кызыклы мәгълүмат. Кайсы илдә икмәкне күбрәк кулланалар, дигән сорауга бертөрле генә җавап табу авыр. Чөнки ул ел саен диярлек, сәяси-икътисади вакыйгаларга бәйле үзгәреп тора. Көнбатыш Европада мәсәлән, ул чагыштырмача тотрыклы булып кала. Австриядә һәм Германиядә соңгы ун елда икмәк куллану күрсәткеченең артуы күзәтелә. Икмәк җитештерү һәм аны куллану буенча Ирландия лидер булып тора. Биредә һәр кеше елына 50 килограмм чамасы икмәк ашый. Бөек Британиядә әлеге күрсәткеч 32 килограммга якын. Британия халкының 99 проценты икмәкне сатып ала. Бу илдә көн саен 12 миллион данә икмәк сатыла. Аның 75 проценты ак оннан пешерелә.
Халыкара диета оешмасы мәгълүматлары буенча, ир-егетләр көненә — 113 грамм, ә хатын-кызлар 76 грамм икмәк ашарга тиеш. Әлбәттә, Башкортстанда икмәк традицион милли ризык һәм ул кайсы милләт халкы табынында да иң зур сый булып тора. Икмәкне башкортстанлылар да бик ярата. Республика — илдә игенчелек үсешкән һәм ашлык культуралары экспортын үстерә баручы төбәкләрнең берсе. Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, узган елда республикада икмәк җитештерү күләме 80 процентка арткан. Димәк, ихтыяҗ зур һәм чит өлкә сәүдә базарларында да сорау бар.
— Узган елда азык-төлек сәнәгатенә моңа кадәр күрелмәгән ярдәм булды, — ди аграр ведомство башлыгы. — Икмәк һәм икмәк-булка ризыклары пешерү белән шөгыльләнгән урта һәм кече предприятиеләргә 1,5 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелде. Бу – он җитештерүче предприятиеләргә бодай сатып алуны компенсацияләү, икмәк җитештерү һәм сатучыларга субсидияләр, үсемлек мае, ашлык сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплатуга бүленгән акчалар.
Шунысы да мөһим: субсидия алучы предприятиеләр икмәк бәясен арттырмау турындагы килешүгә дә кул куйды. Белешмә. 2022 елда республикадагы икмәк пешерү тармагы предприятиеләренә ярдәм йөзеннән 64 миллион сум акча бүлү каралган. Әлеге сумма узган елдагыдан 8 миллион сумга күбрәк. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, быел, шулай ук, икмәк пешерүчеләргә ярдәм йөзеннән 2,5 миллиард сум җибәреләчәк.
Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде. Фотолар Интернет челтәреннән алынды.