+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 октябрь 2022, 13:15

Башкортстан аграрийлары ташламалы лизинг буенча 2,6 миллиард сумлык техника сатып алган

Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары, «Росагролизинг» дәүләт компаниясенең ташламалы программаларыннан файдаланып, 418 берәмлек техника сатып алганнар. Алынган техника бәясе 2,6 миллиард сумнан артып китте. Чагыштыру өчен: үткән елда бу күрсәткеч 2,1 миллиард сум тәшкил итте.

Башкортстан аграрийлары ташламалы лизинг буенча 2,6 миллиард сумлык техника сатып алганБашкортстан аграрийлары ташламалы лизинг буенча 2,6 миллиард сумлык техника сатып алган
Башкортстан аграрийлары ташламалы лизинг буенча 2,6 миллиард сумлык техника сатып алган

- Башкортстан “Росагролизинг” программасы буенча техника сатып ала, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Икенче ел рәттән без бу күрсәткеч буенча илнең иң яхшы төбәкләре дүртлегендә. Компаниянең ташламалы программалары - аз чыгымнар белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник паркын яңартуның яхшы коралы ул.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас