

Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте белгече Альбина Хаҗгалиева сүзләренә караганда, конкурсның һәр катнашучысын җиңүче дип әйтергә була. Җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри составы иң тәүдә аеруча урам ягы, ихата алды бизәлешенә игътибар иткән.
— Аларның һәрберсенең дә йорт алды матур, үзенчәлекле итеп бизәлгән. Райондашларыбызны киләчәктә дә мондый конкурсларда катнашырга, активрак булырга чакырабыз, – диде ул.
Җиңүчеләр билгеле булгач, чараны оештыручылар белән бергә Сәетгәрәевларның йорт хуҗалыгы белән якыннанрак танышырга булдык. Әлбәттә, иң беренче чиратта күзләр матурлыкка төшә. Миңа калса, алар турыннан үткән бер кеше дә мондагы пөхтәлеккә, үзенчәлекле дизайн, зәвык белән тудырылган гүзәллеккә сокланмый кала алмыйдыр. Бу күркәм йорт күзнең явын алып, тирә-якны ямьләндереп, әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тора. Анда бер генә артык әйбер дә күрмәссең. Тырыш райондашларыбызның хуҗалыгын кечкенә ял паркы белән чагыштыру бер дә артык булмас кебек. Тирә-як шау чәчәккә күмелеп утыра, төрле декоратив үсемлекләр дә, агачлар да бар анда.
– Чәчәкләр тәрбия ярата. Февраль-март айларында ук үсентеләр орлыгы чәчә башлыйбыз, апрель азакларында, май башларында бакчага чыгарып утыртабыз. Мин үсентеләр үстерәм, ә иптәшем җәй буе аларны су сибеп тәрбияли. Мин башка эшләр белән кайнашам, теплицада, бакчада түтәлләр белән мәш киләм... – ди Зөфәр абый.
Сәетгәрәевлар, хаклы ялга чыккач, Себер тарафларыннан кайтып, биредә өй сатып алып, тормыш көтә башлаган. Әйе, бергә тырышканда, хезмәт яратканда, бер-береңә терәк булып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә шундый күркәм нәтиҗәләргә ирешеп буладыр ул.
– Эшне яратабыз. 35 ел Себердә тормыш көтеп кайттык. Анда да үз йортыбыз белән яшәдек. Күбесе безнең йорт янында фотосессияләр оештыра иде. Менә бу каминны да үз кулларым белән эшләдем. Туя да утыртам, аларны таныш-белешләргә, туганнарга бүләккә таратам, – ди Зөфәр абый.
– Себер якларында яшәгәндә ихатабыз тагын да матуррак иде. Без чыгышыбыз белән Аблай авылыннан. Чакмагышка кайтып урнашуыбызга алты ел гына булса да, тырышып дөнья көтеп, гүзәллеккә омтылып яшибез. Урамнан үтеп баручылар туктап, сокланып, әлеге матурлык янәшәсендә балаларын фотога төшерә. Оҗмах шушында икән, дип әйтүчеләр дә бар. Кешеләргә матурлык, шатлык өләшү безгә рәхәтлек, күңел күтәренкелеге бирә. Матурлыкны яратырга кирәк. Уңганлык та кирәк, әлбәттә. Үзебезгә дә рәхәт, килгән кешеләр, балалар да шат. Балалар-оныклар да авылга теләп кайта, китәселәре килми, – дип сүзгә кушылды Тәслимә апа.
Әлбәттә, авыл җирендә йорт-кура тирәсендәге эш, тавык чүпләсә дә, бетәрлек түгел. Сәетгәрәевлар, хаклы ялда булуга карамастан, кул кушырып утырмый, чәчәкләрдән тыш, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерәләр.
Кулларыннан гөлләр тама... Һәркем сокланырлык эшләр башкаручы, үз куллары белән гүзәллек тудыручы кешеләр турында әйтәләр бу сүзләрне. “Иң яхшы йорт алды ихатасы” конкурсында катнашучы барлык райондашларыбызга да туры килә бу сүзләр.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.