Кемгә ничектер, миңа калса, карга белән козгынның аермасы бар. Соңгылары гәүдә төзелеше буенча гына түгел, күңелгә шомны ныграк салулары белән дә аерылып тора. Без кечкенә чакта авыл өстендә козгын кычкырса, әнкәйнең: “Изге хәбәр, изге хәбәр, авызыңа бал да май”, — дип әйткәне хәтердә уелып калган. Кайгының, югалтуның ачы булганлыгыннан безгә мәҗүсилектән калган үзенә күрә саклану чараларының берсе түгел микән бу, дип нәтиҗә ясавым да урынсыз түгелдер.
Табигатьтә козгыннар күбрәк үләксә белән туклана. Аларны грифлар, шулай ук бүреләр, гиеналар, шакаллар белән бергә “санитарлар” дип йөртәләр. Димәк, алар безне төрле потенциаль эпидемиядән — йогышлы чирләрдән дә саклый. Каргалар, чәүкәләр, күгәрченнәр, чыпчыклар авыл җирлегендә иген орлыклары белән туклануны хуп күрәләр иде без үскән чорда.
Бүген авылыбызда, ни кызганыч, мәктәп тә, клуб та юк. Элек ике катлы кирпеч мәһабәт бинада китапханә, бильярд залы, өстәл теннисы тактасы, менә дигән сәхнә, хәтта гримеркасы бар иде. Икенче катында колхоз идарәсе, кино күрсәтү җайланмалары бүлмәсе халыкка хезмәт итте. Моннан дистә еллар элек аны тиктомалдан җимереп, чит өлкәдән килгәннәргә кирпечләрен сатып, әвеш-тәвеш итеп бетерделәр. Ни өчен? Җимерү — төзү түгел, дигән урыс мәкале монда бик урынлы булыр. Соң, моңа козгын-каргаларның ни кысылышы бар, дияр кайберәүләр.
Җирдә һәрнәрсә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Балачакта, үсмер вакытта амбарлар, ындыр табаклары төрле-төрле кошлар тавышына күмелә торган иде. Эх, сагындыра үткәннәрнең бәхетле шау-шулы, шатлыклы мизгелләре! Кешеләр дә тыйнак, тәртипле заманнарда тамак тук, өс бөтен иде. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы муллыгыннан нәни дусларыбыз кошларга да өлеш чыга иде.
Әҗәк елгасы һәм республикада корыган елгалар саны бихисап. Элек һәр авыл саен диярлек елгаларда буалар буып, су запасы булдырып килделәр. Нигә моны яңадан тергезмәскә? Кешеләргә дә, киек-җәнлекләргә дә, карга ише бик күп кошларга да файдасы тими калмас иде! Һәм, әлбәттә, савабы да! Ә бит вакытында Борай районында зур сельполы, меңәр баш сыер малы белән тулы фермалар, бихисап техника, яшелчәләр, тамыразыклар саклау өчен махсус корылмалар бар иде. Аның да зур-зур плитәләрен 2000 елларда каядыр “очырдылар”.
Инде күптән мәрхүм колхоз рәисе Мадис Насыйбуллин һәм авылдашларыбыз тырышлыгы белән булдырылган күмәк хуҗалык таралып юкка чыкты. “Сарафан радиосы”ннан, безнең хуҗалык җирләрен инвестор сатып алган, дигән хәбәрләр ишетелде. Минем аңлавымча, ул аны арендага алган, димәк. Төкле аягың белән, яңа хуҗа! Эшне Әҗәк елгасын тергезүдән башласаң, Раббыбыз синнән разый булыр, иншаллаһ! Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков көй язган, минем сүзләремә иҗат ителгән “Әҗәккәем, боекма” җырында шундый юллар бар:
“Әҗәккәем, шатлыгым,
Сагышларым, бәхетем.
Әҗәк буе ярлары —
Җирдә иң зур тәхетем!
Изге тәхетебез ләхеткә әйләнмәсен өчен җирдә тир түккән кешеләргә адәмчә эш хакы түләсәләр, бу инвестор дигән әфәнделәр күпне отачак!
“Саран ике тапкыр түли” дигән мәкальне исегезгә төшерү дә зыян итмәс. Урамнарына кадәр асфальт түшәлгән Әҗәк үзенең яңадан аякка басуын күрерме, монысы урындагы җитәкчеләребезгә дә бәйле.
Ә бит вакытында менә дигән егетләребез, кызларыбыз ят җирләргә, Себер, Воркута якларына, Когалымга, Нижневартовскига юкка гына китмәде. Йорт төзү өчен мул эш хакы түләү кебек мөһим мәсьәләләр уңай хәл ителгәндә без авылларыбызны саклап кала идек.
Читкә киткәннәрнең берсе дә югалып калмады, авылларына кайтып, яхшы йортлар да салдылар, фатир да, “текә” генә чит ил машиналары да сатып алдылар.
Каргалар, дигәннән. Мәктәп елларында булган бер вакыйга Олег Төхвәтуллинның мәкаләсен укыгач, тагын бәгырь төпләреннән актарылып, җанымны тетрәтте. Шулай, мәктәптә бер укытучы безгә һәм башка сыйныф укучыларына мәктәп ихатасындагы зур-зур каеннардагы карга ояларын туздыру бурычын йөкләтте. Ул чакларда безнең кебек көчен кая куярга белмәгән тиктормас малай-шалайларга моны эшләү бер кызыклы маҗара кебек кенә тоелды.
Язның чалт аяз бер көнендә бер төркем укучылар кара каргаларның тырышып үргән ояларын аларның анда салган йомыркалары белән бергә пыр туздырып та ташладык. Каргалар, мескенкәйләр, безнең баш очыбызда ачыргаланып кычкыра. Безнең авызлар ерык, гүя, сугышта катнашып, Берлинның үзен алып кайтканбыз!
Иң аянычлысы шул: кошларның газиз ояларын кыйраткан малайларның хәтсезе яшьли фаҗигале үлемгә дучар булды. Гаилә корып, исән яшәгәннәренә дә төрле сынаулар килеп кенә торды. Берсен чит өлкәдә укыганда бик каты кыйнадылар, икенче бер “карга батыры” район хастаханәсенең реанимация бүлегенә каты чир белән авыр хәлдә эләкте.
Шөкер, табибларның осталыгы белән боларның икесе дә аякка басты. Ә мин бу ике сыйныфташымны әнкәләренең изге догалары коткаргандыр дип уйлыйм. Шул каргалар вакыйгасында катнашкан кеше буларак, үземә дә күп авырлыклар төште. Берничә кабат Газраил белән йөзгә-йөз очраштым.
Без — Раббыбыз яралткан гүзәл җирнең мәхәббәтле инсаннары. Табигатьтә фил дә, кырмыска да, янәшәбездә яшәгән башка җан ияләре дә бар. Бернәрсә дә ким дә, артык та түгел. Планетадагы тотрыклы балансны һәр тереклек иясе булдырганын онытмыйк. Мисал өчен күз алдыгызга китерегез әле: бердәнбер көнне җир йөзендә бал кортлары, кошлар үлеп беткәннәр, ди. Җир шарын шундук кимерүчеләр, бихисап бөҗәкләр, зарарлы күбәләкләр басып алачак. Алар арыш, бодай, дөге, карабодай, арпа басуларын, шулай ук, җиләк-җимешләрне юкка чыгарачак һәм безгә — кешеләргә дә, терлекләргә дә һөҗүм итәчәк...
Олег Төхвәтуллинның “Каргалар юкка каркылдамый” дигән мәкаләсе минем вөҗданымны уятты. Каргалар сәбәпсезгә каркылдамый. Безнең кебек читкә киткәннәрне үз нигезләренә чакыра торгандыр...
Карга — бик сак кош. Аны бернинди хәйлә белән дә тотып булмый. Мисал өчен, песнәк аңардан интеллект ягыннан күпкә калыша. Күрше малайлары белән табакны чыра белән терәтеп, аның астына җим сибә идек. Песнәк шунда керүгә табакны терәтеп торган чыраны җеп белән тартып аударгач, песнәк савыт астында кала иде. Без, сак кына кулны тыгып, теге кошны тота идек. Соңыннан ул песнәкләрне очырып җибәрә идек. Каргалар беркайчан да безнең хәйләгә капмады. Бу, һичшиксез, аларның интеллектларының шактый югары булуыннандыр.
Мәкаләмне йомгаклап, Аллаһ җир шарына кешеләр белән бергә төрле җәнлекләрне — безгә хезмәт итүче этләр, мәчеләрне, сөтләрен-итләрен кулланыр өчен дөяләрне, сыерларны, сарык-кәҗәләрне, йөк ташырга ат һәм ишәкләрне, кош-кортлардан күркә, каз, үрдәкләрне, тавыкларны бүләк итеп, хасил иткән. Шул исәптән сандугач, чыпчык, песнәк, тургай, аккош кебек кошларны да безгә җирдәш итеп җибәргән. Карга белән козгыннарны да шул исәптән. Аларга мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булуыбыз безнең яшәешебезнең нинди булачагына бәйләнгән.
Һәр терлекнең җаны булуын вакытында аңлау безне тормышыбыздагы хаталардан, гөнаһлардан саклап калачагына иманым камил!
Рәзиф Зөбәеров.