Калмашбаш авылыннан Хәйдәр Хөсәеновны Чакмагыш районында тотрыклы эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыкларының берсе буларак беләләр.
Ул, җир мәйданы алып, 2001 елның язында фермерлык хәрәкәтенә кушыла. Төп максатын игенчелек белән шөгыльләнүгә юнәлтә. Шушы вакыт эчендә зур сынаулар аша үтүе аны тагын да чыныктыра. Авырлыклар белән йөзгә-йөз килергә дә, көткән уңышларга ирешә алмау ачысын кичерергә дә, ярыйсы гына уңыш алып сөенергә дә, техника җитмәү аркасында килеп чыккан проблемаларны ашыгыч хәл итәргә дә туры килә аңа. Еллар узган саен үткәннәрдән сабак алына, тәҗрибә арта. Хәзер ул үзе фермерлык эшен башлаучыларга киңәшләр белән ярдәм итә. Кирәк булганда, техникасы белән булыша.
Бүген фермер хуҗалыгы ышанычлы техник базага ия. Ашлык һәм техник культураларның уңышын фәкать үз комбайн-тракторлары белән җыя. Хәйдәр Мәгариф улы югары уңыш алу серләрен яхшы белә. Елның-елында җир эшкәртүдә барлык агротехник таләпләрне төгәл башкарырга тырыша.
Быел җәй башыннан күзәтелгән корылыкның аның хуҗалыгына да зур зыян салу ихтималы көчле иде. Әмма басу салынган чыгымнарга гына түгел, ә фермерның тырышлыгына да мул уңыш белән җавап бирде. Гомумән, бөртеклеләрнең гектар куәте уртача 40ар центнер тәшкил итте. Ә арпа тагын да зуррак төшеме белән сөендерде. Келәтләрдәге тук бөртекләр запасы моны ачык күрсәтә. Кызганычка каршы, мул уңыш алуның үз проблемасы да бар. Анысы үстерелгәннәрне отышлырак бәягә сату белән бәйле. Башка хуҗалыклар кебек үк, фермер ашлыгын соңрак — Яңа елдан соң, хаклар күтәрелә башлагач сатарга ниятли.
Бу көннәрдә плантацияләрдә эш кайный — “татлы тамыр” урагының иң кызган чагы. Булдыклы җир хуҗаларына табигать тә рәхимле: һава шартлары уңайлы, уңышы да яхшы. Кагатларга өелгән чималны эшкәртү предприятиеләренә озата башлаганнар. Бераз ашыгуның да сере бар: тиздән зур мәйданда игүчеләр чималны күләп озата башлаганчы заводка күбрәк тапшырып калу хәстәрен күрергә кирәк. Бу эштә дә тоткарлыклар юк.
— “Татлы тамыр”ны Чишмә һәм Раевкадагы эшкәртү предприятиеләренә озатабыз. 2000 тоннага якын чимал тапшырдык та инде. Басу продукциясенең шикәрлелек дәрәҗәсе югары, эре чөгендерләребез һәр гектардан уртача 400 центнер уңыш бирә, — ди канәгатьлеге йөзенә чыккан фермер.
“Әтисеннән күргән — ук юнган”, — ди халык мәкале. Хәйдәр Мәгариф улының ике улы да — әтиләре янында олы ярдәмче. Айдар “Холмер” комбайнында татлы тамыр уңышын казып алса, Илдар “JСV” төягечендә “баллы чимал”ны төяп озата. Кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үскәнлектән, алар үзләрен чын игенчеләр итеп тоярга күнеккән инде. Әтиләренә дә лаеклы алмаш булачакларына шик юк.
Фермерның хатыны да – районда эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнүчеләрнең берсе. Равилә Хурамша кызы озак еллар мәгариф системасында үзен булдыклы укытучы итеп танытты. Арытаба аны Калмашбаш авыл Советы биләмәсе рәисе итеп сайладылар. Ул эшләгән елларда авыл матур үзгәрешләр кичерде. Соңгы берничә елда район үзәгендә “Фермер” кибетен ачып, уңышлы гына эшли башлады.
Фермер үз хуҗалыгында гына уңганлык күрсәтми, райондагы башка хезмәттәшләренә, шәхси ихаталарга да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әлеге вакытта, мәсәлән, комбайннарның берсе күрше хуҗалык басуларында татлы тамыр уңышын казуда ярдәмләшә. “Һәр уңышның сере — тотынган эшеңне яратып, күңел салып башкаруда”, — ди Хәйдәр Мәгариф улы.
Фәнис Әмирханов.
Чакмагыш районы.