+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 октябрь 2022, 15:50

"Көнбагыш уңды!"

"Шушы көннәрдә Башкортстан аграрийлары көнбагыш урып-җыюда экваторны узды. 

"Көнбагыш уңды!""Көнбагыш уңды!"
"Көнбагыш уңды!"
280 мең тоннадан артык орлык җыйдык, уңыш гектардан 15 центнердан артык. Бу культурага 2022 елда без 300 мең гектар мәйданнар бирдек, - дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

"Чагыштыру өчен, узган ел уңыш 300 мең тоннадан артып китте, быел нәтиҗәләр югарырак булачак. Өстәвенә, көнбагышны җыеш алу өчен табигать шартлары да бик уңай тора. Республика - үсемлек мае җитештерү буенча топ-9 төбәктә. 2021 елда безнең ике май экстракциясе заводы 326 мең тонна продукт җитештерде. Башкортстан - май продукциясе экспорты буенча иң яхшы унлыкта, 2021 елда экспорт күләме 232 миллион доллар тәшкил итте. Быел бу күрсәткечләр ким дигәндә начаррак булмас дип көтәбез.

Сүз уңаенда, көнбагыш маен эре заводлар гына җитештерми. Башкортстанда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары да бу эш белән шөгыльләнә. Аларның продукты үзенчәлекле", - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас