+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 Октября 2022, 08:56

Бәхетле картлык шундый була!

Чакмагыштан Фәһимә Заһидуллина йөзенче дистәне ваклаганда да хәрәкәттә: кош-корт тота, бакча үстерә.Өлкән яшьтәге абый-апаларның: “Алда бәхетле картлык көтсен”, – дип теләгәннә­рен еш ишетергә туры килә. “Ә нинди була соң ул бәхетле картлык?” – дисәгез, мин һич икеләнмичә: “Язмабыз героеныкы кебек”, – дияр идем.

Бәхетле картлык шундый була!Бәхетле картлык шундый була!
Бәхетле картлык шундый була!

Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көч-ле кешеләр катлаулы сынауларны сынмыйча-сыгылмыйча җиңеп чыга. Күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәһимә Заһидуллина да шундыйлардан. Район үзәгендә яшәүче, улы, 7 оныгы булган юбиляр үзен бәхетле саный. Ба­ла­ларының кадер-хөр­мәтен, игелеген тоеп яшәү­дән ямь таба.
Фәһимә Габделхак кызын күркәм юбилее белән котларга Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев һәм Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов килде. Алар Русия һәм Башкортстан Республикасы җитәкчеләреннән котлау хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Реканс Фәнил улы Фәһимә әби­не юбилее белән ихлас котлап, аңа ил алдындагы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Олы яшьтә булса да, сәла­мәт­легенә күз ти­мәсен Фәһимә әбинең: ул үз йортында көн күрә, һәрвакыт хәрәкәттә, кул кушырып утыра торганнардан түгел.
— Без 5 кыз, 1 малай үстек. Әткәй яшьли үлеп китте. Әнкәй 35 яшендә тол калды. Мин, гаи­ләдә дүртенче бала, әткәй вафат булганда алты яшьтә идем. Мин­нән кечерәк тагын ике сеңлем бар иде: берсе — 3 яшьлек, берсе — 8 айлык. Алар белән бергә үстем. Элек өйдә сәке буй­дан-буйга була иде, шул сәкегә басып туңган тәрәзәләрне эретеп, урамны күрергә тырышып үстек. Барыбыз да таза булдык, беребез дә чир­ләмәдек, Аллаһка шөкер. Һәммәбез дә тырышып дөнья кордык. Үсеп буйга җиткәч, кул арасына керә башлагач, колхозга эшкә йөр­дем. Басуда утау утый, печән җыя идек. Ел саен ик­мәк сук­тырганда молотилкада ат куа идем. Чакмагышка йөреп 3 ел укыдым, аннан дөнья мәшәкать­ләре белән укуны ташларга туры килде. Почта тараттым, өс-башымны карадым. Вакыты җиткәч, 19 яшемдә сугышта катнашып, 7 ел хезмәт итеп кайткан егеткә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Уфага “Геофизика”га эшкә кереп кайткан иде, мине дә кайтып алды. Уфага күчеп киттек. Тугыз ел шунда эшләдек. Шушы вакыт эчендә 10 районда эшләдек. Яңавыл районында улым туды. Акча җыйнап, материаллар алып, шушы ихатага өй салдык. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына эшкә кердем, аннары ашлык кабул итү пунктында эшләдем. Арытаба механика заводына эшкә күчтем, 20 ел шунда хезмәт салып, хаклы ялга чыктым. Килендәшем белән шушы бер ихатада 60 ел гомер иттек. Икебез дә мал асрадык. Хаклы ялга чыккач, оныкларны тәрбия­ләштем.
Олы яшькә җитүнең сере – булганына шөкер итеп яши белүдәдер, минемчә. Бер дә зарланып яшәмәдем – зарлана белмим дә, ничек булса, шуңа риза булып яшәдем. Тормыш иптәшем белән 53 ел бергә гомер иттек, 78 яшендә вафат булды. Улым да акыллы, Аллаһ­ка шөкер, үзе кебек акыллы килен алып кайтты. Оныклар аякка басып, үсеп җиткәч, башка чыктылар, хәзер ялгызым гына. Бик рәхәттә яшим, Аллаһка шөкер. Газ янып тора, электр уты бар, бер кыенлык та юк.
Яшьләргә киңәшем шул: сабыр булырга, бер-береңне хөр­мәт итеп яшәргә кирәк. Безнең заманда җиңел булмады. Ирем белән җитәкләшеп чыгып киткәндә безнең мәхәб­бәт­тән башка бер нәрсәбез дә юк иде. Аның да әтисе юк, минеке дә – икебез дә ятим. Уфага чыгып киткәндә ке­сәбездә бер тиен акча да булмады. Вагон да бушатырга туры килде. Нужаны да күп күрдек, ме­нә хәзер бөтенләй рәхәтлеккә чыктым. Балаларым да, оныкларым да акыллы булдылар, картинәй дип өзелеп, яныма еш кайтып торалар. Аллаһка шөкер, Ходай миңа гомер дә, тазалык та бир­гән. Балаларым әйбәт булгач, гомерем дә озаеп тора. Алар гел тәрбиядә тота. “Әнкәй, нәр­сә кирәк?” – дип кенә торалар, – ди ветеран.
— Әниебезнең юбилее, 90 яше — безнең өчен дә олы бәхет. Без аңа сәламәтлек телибез. Аның әйткән сүзләреннән тайпылмыйча яшибез. Әниебезгә күпне кичерергә туры килгән, тик ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, тырышты, гомер буена эшләде. Менә бу йортны да күптән түгел салдык, ул үзе дә риза булып, безгә рәхмәт­ләр әйтеп тора, – ди улы Фирдәвес.
— Тормыш иптәшем белән 42 ел бергә яшибез, әнкәй белән 15 ел бергә яшәдек. Бер дә сүзгә килмәдек, татубыз. Балаларны тәрбия­ләште, без көне-төне эштә булдык. Балаларга 1 яшь тулыр-тул­мас эшкә чыга идек, әткәй белән икесе ярдәмләшеп тордылар. Аның кебек изге кеше дөньяда юк ул. Безнең өчен ул — терәк тә, үрнәк тә. Алдагы көннәрдә дә шулай бергәләшеп, матур итеп яшәргә язсын, – дип сүзгә кушылды Фәһимә әбинең килене Лилия.
Фәһимә Габделхак кызы якын­нары, балалары, оныклары, бертуганнары, ахирәтләре, күр­шеләре белән 90 яшен матур каршы алды. Балалары, оныклары, туганнары кирәк чакта ихатадагы эшләрне карарга ярдәмләшеп, аны кайгыртып торалар. Монысы да олы бәхет.
— Чибәр инәебезгә һәрвакыт килеп йөрибез, аны бик яратабыз. Бәләкәй чакта аңа кунакка килә идек. Аның шулай эшне йөгереп башкаруына шатланып, куанып торабыз. Киләчәктә дә чибәр инәебезнең безне куандырып яшәвен телим, – ди оныгы Наилә Камалова.
Бертуган апасы Зәйнәп, сеңлесе Рәгыйнә дә аны тик яхшы яктан гына телгә алдылар.
Әйе, ил өстенә килгән, чордашлары өлешенә тигән олы сынаулар чыныктыра, яшәүнең, хәзерге мул тормышның кадерен белергә өйрәтә. Фәһимә Габделхак кызы бүгенге көнгә шөкер итеп, ихлас рәхмәтләрен укый. Озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала ул. Хөрмәтле юбиляр һәрчак хәрә­кәттә, ихата тутырып чәчәк­ләр, яшелчә-җимеш үстерә, кош-корт та асрый. Өлкәннәребез балалары, якыннары тарафыннан һәрвакыт шундый җылы һәм матур сүзләр генә ишетеп, чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсен иде.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас