+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 Октября 2022, 09:23

Һәр йомырка да “аталы”мы?

Авылда шәхси ихаталарда кош-корт асрамаган гаиләләр бик сирәктер. Соңгы елларда тавыкны күпләп үстерүчеләр дә ишәя. Гомумән, алар крестьян ихатасына ел әйләнәсенә диярлек табыш бирә. Ит һәм йомырка тавыкларын махсус сатып алучылар да бар. Әйткәндәй, авылда гына түгел, шәһәрдәге кече базарларда да “йомырка бизнесы” белән шөгыльләнүчеләр күренгәли.

Һәр йомырка да “аталы”мы?Һәр йомырка да “аталы”мы?
Һәр йомырка да “аталы”мы?

Тавык асрауның да үз тәртибе бар. Гәзит укучы­лар­­ның сорауларына җавап бирү йөзеннән бу тармактагы кайбер кагыйдәләрне искә төшерик.
Йомырка тавыкларының “җитештерүчәнлеге” әтәчләрнең активлыгына гына бәйле түгел. Белгечләр фикеренчә, кикрикле гаилә башлыкларының артык тырышлыгы йомырка сыйфатына да йогынты ясый. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, артык “мәхәббәтле” әтәч­ләрдән аталы йомыркалар азрак була.
Йомырка салучы тавыкларга әйтик, 20 башка бер әтәч тә җитә. Әгәр тавык эре һәм ит токымлы икән, һәр 10 тавыкка бер әтәч исәбеннән асрала. Гомумән, иткә асралган әлеге кош-кортка 20 башка өчәр әтәч туры килгәндә тагын да яхшырак. Ит һәм йомырка-ит токымлыларына да 20 башка ике әтәч туры килү артык түгел. Әтәчләр саны кабул ителгән табигый нормадан күбрәк икән, алар, билгеле, һәр тавык өчен “канга бат­канчы” сугышачак.
Искәрмә! Кетәклектә әтәчләр нәселне дәвам итүче ролен генә үтәми. Алар түбәндәге вазыйфаларны да башкара:
* Иртән һәр тавыкның “уянуын” контрольдә тота;
* Аларны азык янына җыя, чакыра;
* Тавыклар үзара “ызгышканда” тынычландыра;
* Тавыкларын ояларына чакыра;
* Үз буйсынуындагы кош-кортка ниндидер куркыныч янаганда аларны яклау чараларын күрә (мондый оч­ракта үзеннән шактый зур җан иясенә, хәтта йорт ху­җасына да ташланырга сәләтле).

“Чебешле” икенен ничек белергә?

Әгәр әтәч җенси яктан өлгергән, үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкара икән, тавык йомыркалары, нигездә, “аталы” һәм үрчем бирүгә сәләтле була.
Тавык йомырканы әтәчтән башка да сала ала. Әмма алардан чебеш чыгарып булмый. Шунысы да мәгълүм булсын: туклыклылыгы буенча “аталы” яки “буш” йомырка бер ягы белән дә аерылмый.
Ватып караганда йомырка сарысында клиндер (бублик) рәвешендә уртасы тишек ак тап бар икән — йомырка “аталы” була;
Әгәр ул ак нокта уртасында түгәрәксез бербөтен икән — “атасыз” дип исәпләнә;
Йомырка сарысында канлы җепселләр күренә икән, анда эмбрион үсеше башланган, әмма, билгесез сәбәп белән үсеш процессы тукталган дигән сүз. Ихтимал, бу хәлгә йомырканы саклауда температура режимының үзгәрүе сәбәпче булгандыр.
Кошчылык фабрикаларында тавык асрау шартлары төрлечә була. Читлектә үскәннәре, билгеле, әтәч күрми, аларның йомыркасы да атасыз була. Биредә иркендә асралган тавыклар арасындагы берәм-сәрәм күренгән әтәчләр дә, нигездә, тәртип саклаучы ролен генә башкара. Артык җан-кикрикле хуҗаларны асрауга акланмаган чыгымнар кирәк һәм шуңа да әтәчләр биредә юк дәрәҗәсендә.

Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас