+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2022, 14:37

"5,2 миллион тонна ашлык суктырдык!"

Хезмәтегез өчен рәхмәт.

"5,2 миллион тонна ашлык суктырдык!""5,2 миллион тонна ашлык суктырдык!"
"5,2 миллион тонна ашлык суктырдык!"

"Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, республика халкыннан ихлас күңелдән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Соңгы 30 елда беренче тапкыр безнең авыл эшчәннәре рекордлы уңыш җыйды - 5,2 миллион тонна. Стәрлетамак районы игенчеләре абсолют лидер булып танылды, алар 300 мең тоннадан артык ашлык суктырган. Алты районда - Илеш, Баймак, Хәйбулла, Мәләвез, Авыргазы, Чакмагыш муниципаль районнарында - күрсәткеч 200 мең тоннадан артып китте.

Эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре дә сөендерә. Башкортстан азык-төлеккә булган ихтыяҗын тулысынча каплый. Шул ук вакытта 9 айда без экспортка 270 мең тонна продукция җибәрдек, бу - узган елгы дәрәҗәдән 13 процентка югарырак.

Әлбәттә, безгә һава торышы уңайлы булды. Әмма без, тармакны техник модернизацияләүгә, ашламалар сатып алуга акча салмасак, бик яхшы уңыш алмас идек. Дәүләт ярдәме күләме буенча Башкортстан - илдә бишенче урында. Ел саен без АПКга 7 миллиард сум чамасы акча юнәлтәбез, шул исәптән 3 миллиард - республика бюджетыннан. Шулай ук токымлы терлек сатып алуга, сөт, ит җитештерүгә ярдәм итәбез.

Безнең өчен иң мөһим өстенлек - авылда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Башкортстан - авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча лидерлары рәтендә. Ел саен федераль бюджеттан республика 1,5 миллиард сум тирәсе ала. Әлеге акчалар хисабына социаль объектлар, инженерлык инфраструктурасы, торак төзү һәм ремонтлау мәсьәләләрен хәл итәбез. Республика акчаларын да кертәбез.

Бүген без махсус хәрби операциядә сугышучы якташларыбызга ярдәм сүзләрен җибәрәбез. 700дән артык эшче, авыл халкы Ватаныбызны якларга китте. Күбесе, повестканы да көтмичә, йөрәк кушуы буенча юлланды. Алар - чын геройлар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә мобилизацияләнгән яугирләргә һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.

Хезмәтегез өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!" - дигән социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас