Туймазы районының “Мәтәүтамак” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге, әлеге алдынгы хуҗалыкның уңыш-казанышлары турында беренче тапкыр гына язуыбыз түгел. Дөресен әйтергә кирәк, электән дә төбәктә әйдәүче хуҗалык, минем туган төягем Бәләбәй районының аңа чиктәш авылларында кайчандыр гөрләп торган колхозлар таркалганнан соң, хәзер әлеге торак пунктларда яшәүче халык өчен дә күз төбәп торган һәм терәк булган аграр предприятиегә әверелде. Менә бу юлы да Башкортстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан әлеге үрнәкле предприятие эшчәнлеге турында материал әзерләргә баргач, биредәге ындыр табагында, беренче чиратта, Бәләбәй районының Мәтәүбаш, Тузлыкуш авылларыннан ашлык алырга килгән кешеләрне очраттык.
– Ашлык, Аллаһка шөкер, мул булды быел. Хуҗалык тарихында беренче тапкыр 42 мең центнер бөртеклеләр уңышы үстереп алынды. Корыда урып, суктырып алынган ашлык, тиешле кондициягә җиткерелеп, хуҗалыкның ун складына урнаштырылды. Әйткәндәй, быел алар шыплап тутырылды. Шуңа күрә, ашлык хуҗалык ихтыяҗларына да, хезмәткәрләргә тарату өчен дә, халыкка һәм күпләп алучыларга сату өчен дә җитәрлек! – диде елның уңышлы килүеннән зур канәгатьлек белдереп, утыз елга якын рәис йөген тартучы зур тәҗрибәле хуҗалык җитәкчесе Мөнир Мансур улы Гарифуллин.
Хуҗалык складларының ашлык белән тулы булуын шәхсән без үз күзләребез белән дә күрдек һәм фотообъективка да төшереп алдык. Аңлашыла, бу табигать бүләге генә түгел, ә беренче чиратта “Мәтәүтамак” агрофирмасы җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең былтыргы көздән башлап аны хәстәрләве, моның өчен уңдырышлы җирлек әзерләве, барлык агротехник чараларны төгәл үтәп, җаваплы чорда көнне төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсе булып тора.
– Агымдагы сезонда ашлама, химик матдәләр, көнбагыш орлыгы сатып алу, басуларда химик эшкәртү үткәрү өчен генә дә 3,5 миллион сум тотынылды, – диде Мөнир Мансур улы бу хакта сүз чыккач. Әйткәндәй, ашлама, химик матдәләр кайтару һәм басуларны химик эшкәртү буенча соңгы елларда хуҗалык Стәрлетамак шәһәренең “Агроторг” оешмасы белән эшли икән. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе әлеге хезмәттәшлектән зур канәгатьлек белдерде. Ашлама һәм химик матдәләр белән чагыштырмача арзанрак хакка тәэмин итүче оешма химик эшкәртүне дә тулысынча үз техникасы белән башкара икән. Ягъни, шушы рәвешле заказ бирүче хуҗалык өстәмә чыгымнардан да азат ителә. Ә инде шушы рәвешле берлектә башкарган эшнең күркәм нәтиҗәләре һәркемнең күз алдында.
Мөнир Мансур улы белдерүенчә, гомум чәчүлек мәйданнары 2265 гектар булган хуҗалыкта бөртеклеләр быел 1800 гектарда үстерелгән. Һәрвакыттагыча төп культураларны көзге һәм язгы бодай, арыш, арпа, солы тәшкил иткән. Карабодай басуларын да быел былтыр булган 100 гектардан 250 гектарга кадәр арттырганнар. Янә дә 200 гектарда – көнбагыш һәм 300 гектарда мал азыгы культуралары үстергәннәр.
– Чәчкән барлык культуралар да мул уңыш белән сөендерде. Әйтик, бөртеклеләрнең уртача гектар куәте 29 центнер тәшкил итте. Бу безнең җирлек өчен бик яхшы күрсәткеч. Мал азыгын да һәр баш малга 40 центнер күләмендә, ике еллык запас белән хәзерләдек. Әйткәндәй, мондый эш тәҗрибәсе 2020 елдагы корылыкта безгә бик ярдәм итте. Кемнәрдер күршеләреннән салам рулоннары сатып алганда, без кышны бернинди өзеклекләрсез, иркенләп үзебезнең запас белән чыктык, – ди һәр юнәлештә ихтимал булган хәвефләрне алдан күзаллап һәм һәр мәсьәләдә хәстәрлек күреп, үсешкә йөз тотып эш итүче хуҗалык рәисе Мөнир Гарифуллин.
Менә әле дә ул күпме көч, тир түгеп, акча салып үстерелгән ашлыкны арзан хакка алыпсатарлар кулына бирү ягында түгел. Бүгенге көндә ашлык һәрдаим социаль җаваплылык тоеп эшләүче хуҗалыкта нигездә шушы төбәктәге авыллар халкы ихтыяҗлары өчен һәм элекке еллардан бергә эшләгән даими клиентларга гына сатыла.
– Ашлыкның хакы акрынлап күтәрелә башлады. Һәм без аны берникадәр вакыт үткәч тиешле хакка сатып, крестьян хезмәте үзенең тиешле бәһасын алыр дип ышанам. Ә әлегә булганча ашлыкның килограммын 6-8 сумга сату бернинди кысаларга да сыймый гына түгел, чыгымнарны да капламый, – ди бу уңайдан Мөнир Мансур улы.
Ә крестьян хезмәтенең әлеге хуҗалыкта, чыннан да кадере зур. Бу уңайдан хуҗалык җитәкчесе аеруча алдынгы механизаторлар Финат Фәйзуллинның, Рифат Вәлиевның, Радик Мөҗиповның тырыш хезмәтен мактап телгә алды. Барлык җаваплы кампанияләр вакытында да нигездә нәкъ әлеге алдынгы хезмәткәрләр эшне әйдәп бара икән. Финат Фәйзуллин һәм Рифат Вәлиев “Нева-эффект” комбайннарында эшне тәмамлап, аларны инде саклауга куюга әзерләсә, “К-744” тракторын иярләгән Радик Мөҗиповны без кызу эш өстендә очраттык.
– Җир туңганчы, кар ятканчы туңга сөрәчәкмен. Бу безнең хуҗалыкта кабул ителгән алтын кагыйдә. Җир эшкәрткәнне ярата! Әлеге көндә 850 гектарда эш башкардык. Бу күләмне ким дигәндә 1200 гектарга җиткерү максаты куябыз, – диде кызу эшеннән бүлеп, фотога төшереп алу өчен без туктаткач Радик Мөҗипов.
Мәрхүм әтисе Мөнир Сәрвәр улы заманында колхозда озак еллар баш инженер булып эшләп, әнисе Суфия Фәйзулла кызы күршедәге Кәлшәле мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытып, хаклы ялга чыкканнар. Һәм менә бүген, дөресрәге ун ел элек аларның уллары Радик та гаиләсе белән туган авылында төпләнеп, язмышын “Мәтәүтамак” агрофирмасы белән бәйләгән.
– Бик күп тармакларда, төрле эшләр башкарырга туры килде. Әмма күңелем һәрвакыт җир эшенә тартты. Һәм без тәвәкәлләдек. Тормыш иптәшем Рәсилә белән туган авылым Кәлшәледә матур йорт салып кердек. Хатыным – укытучы, Бәләбәй татар гимназиясендә укыта, өч бала тәрбиялибез. “Мәтәүтамак” агрофирмасында кинәнеп эшлим. Заманча техниканы ышанып тапшырдылар. Хезмәт хакы яхшы, вакытында түләнә, хуҗалык җитәкчелеге барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм кулы суза! Кинәнеп эшлә генә! – ди Радик Мөҗипов.
– Радик кебек егетләр күбрәк булсын иде дә бит! Кызганычка каршы, гомум республикадагы, илдәге кебек үк, тармакта яшь кадрлар проблемасы бездә дә шактый кискен тора, авыллар картая. Әлеге хәл-шартларда мондый егетләр, чыннан да, авылның төп тоткасы булып кала, һәм әлбәттә, без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди бу уңайдан Мөнир Гарифуллин.
Әйткәндәй, бу җәһәттән дә башлап төп үрнәкне башкаларга Гарифуллиннар үзләре күрсәтә. Агрофирма рәисе Мөнир Гарифуллинның аграр университетны тәмамлаган улы Илдар Мөнир улы язмышын шушы хуҗалык белән бәйләде. Хуҗалыкның терлекчелек тармагы бүген тулысынча аның җаваплылыгында. Ә терлекчелек биредә соңгы чорда чын-чыннан стратегик юнәлешкә әверелеп бара.
– Әлеге вакытта фермаларда 650 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 савым сыеры асрала. Көн саен Серафимовкадагы сөт эшкәртү заводына ике тонна сөт тапшырабыз. Моннан тыш, соңгы берничә елда ит җитештерүгә дә ныклы юнәлеш алынды. Өч ел элек 20 баш герефорд токымлы таналар алган идек. Бүген ит токымлы бу маллар саны 100 башка җитте. Шуңа да алдагы чорда ит җитештерү хуҗалыкта, ихтимал, төп юнәлешкә әвереләчәк, әмма сөтчелек тармагына да игътибар кимемәячәк, – диде бу хакта сүз чыккач Мөнир Мансур улы.
Берничә ел элек хуҗалыкта булганда “Мәтәүтамак” агрофирмасы җитәкчелеге Карамалы-Гобәй авылында сөт эшкәртү цехы сатып алуы турында да уртаклашкан иде. Һәм без аны барып та күрдек. Ул гына түгел, алдагы елларда әлеге цех эшчәнлеген киңәйтеп, Туймазы районы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын сөт продукциясе белән төп тәэмин итүчегә дә әверелде. Шуңа да Мөнир Мансур улы сөтне Серафимовка заводына тапшырабыз дигәч, бу хакта да сорашмый булдыра алмадык.
– Үзебезнең сөт эшкәртү цехын әлегә вакытлыча реконструкцияләү өчен туктаттык. Әйе, без “Мәтәүтамак” маркасы астында чыгарылган сыйфатлы сөт, кефир һәм тагын берничә төр сөт продукциясе белән Туймазы районы мәгариф системасы оешмаларының яртысын диярлек тәэмин иттек. Әмма заман белән бергә атларга кирәк. Укучылар өстәлендә үзебезнең җирлектә җитештерелгән экологик яктан чиста йогурт, башка төр балалар яраткан продуктлар да булырга тиеш, дип саныйм. Әмма барлык ният-максатларны да әлегә ачып бетермим, башта аларны тормышка ашырырга кирәк, аннары инде сөйләргә дә була, – диде холкы буенча алдан кычкырырга яратмаган гаять төпле һәм эзлекле җитәкче Мөнир Гарифуллин.
Шул ук вакытта хуҗалыкта Рузилә Бәзгытдинова, Эльвира Фәйзуллина кебек, чын мәгънәсендә үз һөнәренең осталары булган савучылар эшләгән вакытта яңа куәтләргә чыгачак сөт эшкәртү цехын чимал белән тәэмин итүдә дә һичнинди кытлык булмаячак. Һәрхәлдә, аңлавыбызча, уңган рәиснең уңган улы һәм уң кулы Илдар Гарифуллин моны булдырмас өчен һәм сөт эшкәртү цехын заманча куәтләргә чыгару максатында барлык тиешле хәстәрлеген күрә!
Бу җәһәттән “Мәтәүтамак” агрофирмасы уңганнарына шушы һәм башка күпсанлы башлангычларында һәм эшләрендә алга таба да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телисе килә. Ә эшләр биредә, уңган хуҗалар дөньясына хас булганча, инде көннәр кара көзгә авышса да, һич кенә бетеп тә, туктап та тормый. Терлекчелек тармагы бүген инде кышлату хәстәрлекләре белән яшәсә, игенчеләр без килгәндә 200 гектардагы көнбагыш уңышын урып алуга әзерләнәләр иде. Быел ул аеруча оешкан төстә үтәр дияргә кирәк, чөнки югалтуларга юл куймау максатында, хуҗалык җитәкчелеге көнбагыш басуында эшләячәк комбайнга 1 миллион 200 мең сумлык заманча ургыч та сатып алган. Көнбагыш уңышын саклау, сату мәсьәләсендә дә алдынгы хуҗалыкка баш ватасы түгел. Биредә үстерелгән югары сыйфатлы көнбагышны даими клиентлары инде бүгеннән, кем әйтмешли, басу буенда көтеп тора.
Алдагы ел уңышын хәстәрләп, 250 гектарда чәчелгән уҗым культуралары структурасына да аерым үзгәрешләр кертелгән. Быел һәр гектардан 30-35 центнер уңыш белән сөендергән тритикале культурасы мәйданнары 150 гектарга җиткерелгән, арыш 100 гектарны биләячәк.
Менә шулай, һәр юнәлештә заман сулышын тоеп, һәр эшне югары сыйфат дәрәҗәсендә башкарып, яңадан-яңа уңыш-казанышларга ирешеп, югары үрләр яулый һәм шушы төбәк халкы турында зур социаль хәстәрлек күреп эш итә бүген, чын мәгънәсендә, булдыклы, игелекле һәм изгелекле “Мәтәүтамак” агрофирмасы җитәкчелеге һәм хезмәт уңганнары! Бу уңайдан Туймазы һәм Бәләбәй районнары кисешкән төбәктә, чын-чыннан, бердәнбер шундый хуҗалык ул! Һәм алдагы елларда да Мәтәүтамак уңганнарына марканы һәрвакыт шулай югары тотарга язсын!
Илдар Фазлетдинов.
Туймазы районы.