+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2022, 07:05

Икмәкле булсын һәр табын!

Бүген авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Икмәкле булсын һәр табын!Икмәкле булсын һәр табын!
Икмәкле булсын һәр табын!

Бүген Уфаның Конгресс-холл залында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау тантанасы узды. Эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә дәүләт бүләкләрен республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов тапшырды.

- Бүген көн озынына бәйрәмгә кагылышлды төрле чаралар узачак, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә югары дәүләт бүләкләре тапшырачакбыз.

Чыннан да, авыл хуҗалыгын үстерүдә һәрвакыт дәүләт ярдәмен тоябыз. Бу элек тә шулай иде, әле дә дәвам итә. Нәкъ 100 ел элек илдә ачлык булган. Анда бик күп кеше вафат булган. Ә Бөек Ватан сугышы елларында без илнең ир-егетләрен генә түгел, ә бик күп ресурсны да югалтык, 1953 елда гына сугышка кадәр булган тормышка әйләнеп кайта алдык. Бүген исә безнең тармак, пандемиягә карамыйча, үсешен дәвам итә. Шулай ук бүген дөньяда барган сәяси вакыйгалар да авыл хуҗалыгы үсешенә аяк чала алмады. Шул ук вакытта, без үзебезнең республиканы гына туендырмыйбыз, башка төбәкләргә, илләргә дә продукция чыгарабыз. Узган елда, мәсәлән, безнең продукция 46 илгә чыгарылды.

Без яңа сортлар чыгаруга, авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Шул ук вакытта, кадрлар мәсәләсенә дә игътибар кимеми. Без үзебезгә алмаш булырдай белгечләр әзерләргә тиеш. Моның өчен ел саен 3000 яңа белгеч кулларына диплом ала. Аларның тормыш шартларын яхшыртуны алга куеп эшлибез. Әмма барыннан да ныграк, без үсеп килүче буында җир эшенә карата хөрмәт тәрбияләргә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә ихтирам күрсәтергә тиешбез.

Бүген тапшыралачак бүләкләргә сез, чыннан да, лаек. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде Илшат Фазрахманов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас