

Басучылыкта алдынгы технологияләрне куллану һәм, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәренең гомум тырышлыгы нәтиҗәсендә ашлык, ит һәм сөт җитештерү күләме елдан-ел арта. Соңгы елларда чакмагышлылар тармактагы казанышлары белән республикада “тәүге бишлек”тәге урынын ышанычлы саклый. Шуны да билгеләргә кирәк, биредә аграр хуҗалыклар ит-сөт җитештерүне арттыруда ышанычлы база булган игенчелеккә һәм мал азыгы культураларына да игътибарны киметмәде. Мәсәлән, бөртекле культуралар мәйданы 47 мең гектардан артып, узган елдагыдан 2 мең гектарга күбрәк чәчелде. Әйтергә кирәк, мәйданнарны арттыруның максаты, беренче чиратта, терлекчелекне азык запасы белән ышанычлырак тәэмин итүгә юнәлтелгән. Алга куелган бурычлар, шулай ук, киләсе елларда терлекчелек продукциясен җитештерүдә зур сикереш бирәчәгенә ышаналар.
Авыл эшчәннәренең һөнәри бәйрәмен каршыларга әзерлек барган көннәрдә район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов белән очрашып, чакмагышлыларның бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылавы турында сөйләвен үтендек.
— Чакмагышның республикада алдынгы авыл хуҗалыгы районнарының берсе булуы билгеле. Бу ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, ел әйләнәсенә һәр юнәлештә зур көч һәм тырышлык салуыбызны да таләп итә. Башта ук шуны билгеләргә кирәктер: чакмагышлылар авыл эшчәннәренең һөнәри бәйрәмен хезмәттә яхшы күрсәткечләр белән каршы ала. Узган тугыз ай йомгакларына күз салсак, мәсәлән, барлыгы 4 миллиард 435 миллион сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 6,5 процентка күбрәк. Һәр гектардан уртача 42,4әр центнер уңыш җыеп алынды. Ашлыкның тулай җыемы 200 мең тоннадан артып китте. Шунысын да зур горурлык белән әйтергә кирәк: уртача иген уңышы буенча безнең район республикада икенче урында. Ашлыкның тулай җыемы узган ел 95 мең тоннадан артмавын исәпкә алганда, быелгысының нинди зур казаныш һәм аграр хуҗалыклар өчен олы байлык булуын күз алдына китерергә мөмкиндер.
Әйткәндәй, 2020 елда да күрсәткеч рекордлы булды: тулай ашлык җыемы 206 мең тоннага җиткән иде. Быел яңгырлар вакытында яуган булса, бәлки, тагын да югарырак уңышка ирешкән булыр идек. Аграр хуҗалыклар һәр гектарга уртача 90шар килограмм минераль ашлама кертте. Әгәр бу күләм кимрәк булса, ихтимал, ашлык та азрак җыелган булыр иде.
Басучылыкта минераль ашламаны фәнни нигездә куллану буенча соңгы елларда районда төрле семинар-киңәшмәләр үтте. Галимнәр тәкъдимен тыңлыйбыз. Югары уңыш алучы хуҗалыклардагы казанышлар мондый чараларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күрсәтте. “Герой” кооперативы-колхозы, мәсәлән, быел һәр гектарга — 161әр, “Базы” предприятиесе — 142шәр, “Байбулат” җәмгыяте 120шәр килограмм ашлама керткән иде.
Форсаттан файдаланып, бәйрәм көннәрендә “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте һәм “Герой” кооперативы-колхозы уңганнарын аеруча мактап үтәсе килә. Биредә уртача гектар куәте 52шәр центнердан артты. “Байбулат” һәм “Заря” хуҗалыкларында әлеге күрсәткеч 42шәр центнердан югары булды.
Көзге урак бүген дә дәвам итә. Шикәр чөгендере плантацияләрендә эш кайный. Быел аның мәйданын 4789 гектарга җиткергән идек. Якын атналарда эш тәмамланачак. Әлегә уртача уңыш 330 центнер чамасы. Аның артачагына өмет бар. Өч мең чамасы гектарда көнбагыш үстердек. Җыеп алу мәшәкатьләре дә озакка сузылмаячак. Майлы үсемлек бөртегенең гектар куәте 19 центнерга якынлаша.
Киләсе ел урагына әзерләнә башладык. 23,8 мең гектарда туңга сөрелде. Ун мең гектарга якын мәйданда уҗым культуралары чәчелде, аның 94 процентын көзге бодай тәшкил итә. Агротехник таләпләр буенча кондициягә җиткереп, 13,2 мең тонна чамасы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгын салдык.
Авыл эшчәннәре бәйрәмендә терлекчеләребезнең дә уңышларын барларга кирәк. Узган тугыз айда район буенча 60 мең тоннадан күбрәк сөт җитештердек. Үсеш, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 103,4 процент тәшкил итә. һәр сыердан уртача 6099 килограмм сөт савып алынды. Иң югары савым — 8577 килограмм биеклегенә күтәрелгән “Герой” хуҗалыгында. “Базы” һәм “Байбулат”та исә әлеге күрсәткеч — 6801-6424 килограмм.
Терлекчеләр өчен җаваплы чор башланды. Кышлатуга әзерлегебез ныклы. Быел район буенча һәр баш малга уртача 40,8 центнер азык хәзерләнде. Сыйфатлы азык запасы һәм тармакта соңгы еллардагы модернизацияләү эшләре кышлату чорын югалтуларсыз, киресенчә, ит һәм сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирер, дип ышанабыз.
Аңлашыла, аграр тармактагы казанышлар авылларның социаль йөзен яңартуга, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга һәм шулай ук, хуҗалыкларның матди базасын ныгытуга ярдәм итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, агросәнәгать тармагында 513 берәмлек трактор, 119 берәмлек ашлык комбайны, 891 берәмлек йөк машинасы, шикәр чөгендере алу, мал азыгы техникасы бар. Болар — зур көч. Ел башыннан гомум суммасы 350 миллион сумнан арткан ике дистәдән артык төрле техника һәм җиһаз сатып алынды.
Форсаттан файдаланып, авыл эшчәннәре исеменнән республика җитәкчелегенә аграрийларга зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтергә телим. Чөнки техника, яңа җиһаз-корылма, ягулык сатып алганда дәүләт тарафыннан нәтиҗәле чаралар күрелмәгән булса, авыргарак төшәр иде. Безнең аграр сәясәттә шундый бурыч куелган: соңгы елларда авыл хуҗалыгына күпме яңа техника кайтса да һәм тармакларда модернизация чаралары тормышка ашырылса да, эшчеләр санын киметмәскә тырышабыз. Соңгы елларда, мәсәлән, шул ук “Герой” һәм “Базы” хуҗалыклары республика күләмендә тәҗрибә өйрәнү, яңа техника үрнәкләре белән танышу мәйданчыклары булды. Яңалыклар хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә зур йогынты ясады. Ихтимал, җитәкчеләрнең кайбер участокта техниканы нәтиҗәлерәк куллану исәбенә эш урынын кыскарту мөмкинлекләре дә булгандыр. Әмма алар моңа бармады. Киресенчә, авылда яңа эш урыннары булдыру хәстәрен күрә. Әйтергә кирәк, район буенча иң югары хезмәт хакы “Герой” кооператив-хуҗалыгында. Биредә уртача айлык эш хакы 58698 сум, “Базы”да — 40750 сум, “Байбулат”та 39909 сумга җитте.
Районда аграр җитештерүдә фермер хуҗалыклары өлешенең елдан-ел арта баруы да куанычлы. Аларның саны 62гә җитте. Узган тугыз айда әлеге категориядәге хуҗалыклар 160 миллион сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Фермерлар бүген аграр җитештерүнең төп юнәлешләрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән көндәшлек шартларында эшли. Монысы да яхшы күренеш. Чөнки мондый бәйге, беренче чиратта, җитештерүдә эчке базар мөмкинлекләрен үстерергә, халкыбызны ышанычлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итәргә дә булышлык итә. Минемчә, бүген авыл хуҗалыгындагы барлык категориядәге оешмаларның да уртак максаты уңдырышлы җирләребезгә үзебез хуҗа булып, аны нәтиҗәле файдалануга һәм илебезнең яшәеш нигезе булган авылларны саклап калуга, аграр җитештерүне үстерүгә юнәлтелгән. Һәрхәлдә, чакмагышлылар шундый теләк-максатлар белән яши һәм эшли.
Фәнис Әмирханов, Олег Төхвәтуллин язып алдылар.