+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2022, 10:40

Табыннар сыйлы булыр

Кырмыскалы районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин белән әңгәмә.

Табыннар сыйлы булырТабыннар сыйлы булыр
Табыннар сыйлы булыр
“Җәй көне – укытучы, кыш көне агроном буласы килә” диючеләр белән бер дә килешәсе килми, ялгыша андыйлар. Укытучыларның эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел, агрономнар да мул уңыш үстерү өчен ал-ял белми эшли. Кар эрү белән җиргә кар ятканчы басуда алар, кышкы чордагы мәшәкатьләрен дә санап бетерерлек түгел. Шулай инде, авыл хуҗалыгында эш ел әйләнәсе дәвам итә. Көнне төнгә ялгап эшләгәндә генә мул уңыш үстереп алырга мөмкин булуы көн кебек ачык. Ә мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшырак белүче юктыр. Агымдагы ел Кырмыскалы районы игенчеләре өчен уңышлы булганмы? Иген мулмы? Һөнәри бәйрәм алдыннан Кырмыскалы районы хакимияте Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин белән сөйләшеп, шушы сорауларга җавап алдык.

– Руслан Галимович, районда күпме хуҗалык исәпләнә?
– Бүген районда 15 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 49 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. “Артемида” токымчылык хуҗалыгы һәм “Урожай” җәмгыятьләре – иң эреләре булса, шулай ук Валентин Дмитриев җитәкчелегендәге “Северный”, Ришат Мифтахов, Рәиф Халитов, Элина Курмаеваның фермер хуҗалык­ларында да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, тотрыклы эшлиләр. Шулар арасында Валентин Григорьевичны аерып әйтәсем килә. Үсемлекчелек, бөртекле культуралар үстерү буенча елның-елында яхшы уңышка ирешә. Быел “Иң яхшы фермер хуҗалыгы” буларак та танылды.
– Агымдагы ел Кырмыскалы районы игенчеләре өчен уңышлы булдымы? Күпме уңыш җыеп алынды? Кайсы хуҗалыкларны аерып әйтә аласыз?
– Агымдагы ел игенчелек өчен бик уңышлы килде. Бу вазыйфада 9 ел эшләү дәверендә болай килгән елны хәтерләмим. Район басуларында 43329 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерелде. Бүгенге көндә без бункер исәбендә 182 мең тоннага якын ашлык җыеп алдык. Төшем һәр гектардан уртача 40 центнер булды. Мәсәлән, арпа гектарыннан 40,4 центнер бирде. Бу культура быел 12830 гектар мәйданда үстерелде. Уҗым бодае да мул уңыш белән сөендерде – уртача уңыш гектарыннан 51 центнер тәшкил итә.
– Уңыш мул булгач, җирләр дә уңдырышлы, димәк?
– Районда җирләр бик уңдырышлы. Шул ук вакытта туфракны даими тукландырып тору зарур. Әлбәттә, мул уңыш өчен байтак күрсәткечләрне исәпкә алырга кирәк. Шуңа ел әйләнәсенә эш тукталмый. Көз көне җыеп алган орлыкларны яз көне чәчәр өчен кыш буе әзерлисе бар. Чистартырга, калибрларга, үз стандартларына туры китерергә кирәк. Апробация үткәрелә. Яңа елга чыгуга, язгы чәчү чорына эш планы төзибез. Чәчүлек орлык күләмен, ашлама микъдарын исәпләп куярга, аларны кайтарырга кирәк. Язын дым каплатуга төшәбез. Бу юнәлештә эшләр көйгә салынган. Хуҗалыклар да безнең тәкъдимнәрне исәпкә алып эшли.
– Кырмыскалы районы җирләре шикәр чөгендере үстерү өчен аеруча уңдырышлы. Районда шикәр заводы да булгач, татлы тамырны үстермәгән хуҗалык юк иде. Бүгенге көндә хәлләр ничек тора? Бу культурага өстенлек бирүчеләр бармы?
– Шикәр чөгендере – иң рентабельле культураларның берсе. Районда ул быел 251 гектар мәйданны биләде. “Үзәк” МТСы һәм ике крестьян-фермер хуҗалыгында чәчелде. Рәфил Чурагуловның хуҗалыгында ул узган елга караганда күбрәк – 25 гектар мәйданны биләде. Рөстәм Кәримов та шикәр чөгендере мәйданнарын 8 гектардан 15 гектарга кадәр арттырды. Район буенча уңдырышлылык уртача 350 центнер тәшкил итсә, Рәфил Миңнемөхәммәт улы быел һәр гектарыннан 420 центнер уңыш җыеп алды. Раевка һәм Чишмә шикәр заводлары белән килешү төзеп, барлык уңышны вакытында тапшырып бетерделәр.
– Соң өлгерүче культуралардан кукуруз һәм көнбагыш бар бит әле...
– Кукуруз басуларында эш тәмамланды, дисәк тә була. Быел аны ике эре хуҗалык – “Артемида” һәм “Урожай” силоска һәм орлык өчен чәчтеләр.
Көнбагыш басуларында эш башланып тора. Майлы культура быел 9272 гектарда – “Артемида”, “Урожай”, “Агро-Стиль” җәмгыятьләре һәм “Уңыш” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында үстерелде. Әлбәттә, әлеге культурадан соң туфрак ярлылана, дип борчыла бит инде авыл халкы. Заман алга барган саен, туфракның уңдырышлылыгын кайтару өчен тиешле технологияләр барлыкка килә. Хәзер махсус биопрепаратларның, ашламаларның ниндие генә юк. Тагын бер нәтиҗәле ысул – тирән итеп сөрү. Бу технологияләрнең бездә барысы да кулланыла. Белеп үстерсәң, бик отышлы культура ул.
– Руслан Галимович, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Алдагы елларда да басулар мул уңыш белән сөендерсен, табыннарыбыз һәрвакыт сыйлы булсын!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.


 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас