+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 ноябрь 2022, 08:55

"Актирмән"нең продукциясенә ихтыяҗ зур

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә #Продуктбашкортстана проекты дипломантлары турында язган.

"Актирмән"нең продукциясенә ихтыяҗ зур"Актирмән"нең продукциясенә ихтыяҗ зур
"Актирмән"нең продукциясенә ихтыяҗ зур


"Мин бүген Мәләвездәге «Актирмән» компаниясе турында сөйлим. Предприятиегә нигез салучылар – Колбаевлар, Заһир Шакир улы һәм Рима Сәйфетдин кызы. Заһир Шакирович производство белән җитәкчелек итә, технологияләр эшли, җиһазлар сайлый, аның эшен күзәтә. Рима Сәйфетдин кызы җаваплылыгында – әзер продукцияне сату. Гаилә предприятиесе инде 11 ел бөртекле культураларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Башта он һәм макарон ясаганнар. Хәзер «Актирмән» шыттырылган бөртеклеләрдән продукция чыгара: яхшы сыйфатлы табигый коктейльләр, коры смузи, тиз пешерелә торган иртәнге ашлар.
Бу предприятие белән 500дән артык компания хезмәттәшлек итә. Продукцияне сату - эре сәүдә челтәрләрендә, экокибетләрдә, маркетплейсларда. Таралу географиясе - Башкортстан шәһәрләре һәм эре федераль үзәкләр. Казахстан белән дә элемтәләр җайга салынган. «Актирмән» компаниясе продукциясенә шундый ихтыяҗ булуга бик шат, предприятие үсә, ә хезмәткәрләр киләчәккә оптимизм белән карый. Уңышлар!" - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас