

Кайчандыр Краснокама районын, Нефтекаманы тәмле сөт ризыклары белән тәэмин иткән Хаҗи сөт комбинаты ябылганнан соң, аның бер ел элек кабат ачылуы шатлыклы вакыйга булды. Районның эшкәртү сәнәгатендә иң эре предприятиеләренең берсе булып тора ул. Бүген биредә тәүлегенә 10 тоннага якын сөт эшкәртелә, кефир, катык, ряженка, май җитештерелә. Предприятие планында — якын арада эремчек һәм каймак җитештерә башлау.
— Безнең эш өч нәрсәгә: өзлексез, яхшы эшләгән җиһазларга, җаваплы кадрларга һәм китерелгән сөтнең сыйфатына бәйле. Элекке сөт заводын эшкуар Л. Әхмәров сатып алгач, аны реконструкцияләүгә зур чыгымнар юнәлтелде. Сыйфатлы, заманча җиһазлар урнаштыруга басым ясалды. Кадрлар тупланды, бүгенге көндә эшче көчләр бар. Китерелгән сөт сыйфаты яхшы, тырыш, намуслы хуҗалыклар белән эшләргә тырышабыз, чөнки болар барысы да уңыш нигезе булып тора, — ди Хаҗи сөт заводы директоры Александр Дегтярев.
Завод токымчылык заводы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге хуҗалык бирегә көн саен 3,5 тоннага якын сөт тапшыра. Ә предприятиенең җитештерү куәте тәүлегенә 20 тоннага якын сөт эшкәртүгә исәпләнгән, шуңа күрә завод чимал белән тәэмин итүче эре предприятиеләрне эзли. Октябрь башыннан Дүртөйле районы хуҗалыкларының берсе белән хезмәттәшлек итә башлаган – аннан көн саен 6 тоннага якын сөт китерелә.
Предприятие машиналары көн саен хуҗалыклардан сөтне барып ала.
— Сөт салынган машина дисбарьер аша үтә. Продукцияне тиешле анализлар үткәрелгәннән соң гына кабул итәбез. Чимал ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш, әгәр дә тайпылыш булса, аны хуҗалыкка кире кайтарабыз, — ди технолог, сөт заводы лабораториясе мөдире Эльвира Насретдинова.
Кибетләргә чыкканчы, сөт лабораториядә җентекләп тикшерү үтә, хәтта бер генә тапкыр да түгел: кабул итү вакытында, технологик процесс вакытында, шулай ук әзер булгач “сынала”. Предприятие үз дәрәҗәсен төшерми, аның өчен продукциянең сыйфатлы булуы — төп шарт.
Лаборатория кабул иткән сөт чималы махсус савытларга салына. Аннары сөт фильтрлар аша уза һәм кирәкле температурага кадәр суытыла. Аны эшкәртүнең катлаулы процессы тулысынча автоматлаштырылган һәм ябык: сөт торбалар буйлап җитештерүгә озатыла, ә ахырда упаковкалы продукция чыга.
— Белгечләргә параметрларны компьютерга кертергә һәм процессны контрольдә тотарга гына кирәк, — ди предприятиенең технологы Разалия Садретдинова.
Эремчек “бүлеге”ндә һәрберсе 500 килограмм эремчек җитештерүгә исәпләнгән җиһазлар урнаштырылган. Алар инде сынау үткән, эремчек ясап каралган.
— Яхшы, сыйфатлы эремчек җитештерелде, ноябрь аенда аны даими җитештерә башларга ниятлибез, — ди Разалия ханым.
Продукция өчен упаковкалар җитештерү линиясе дә җайга салынган. Биредә санитар-гигиена нормаларын үтәүгә аерым игътибар бирелә. Әйтик, бөтен җиһазларны автоматик рәвештә юу өчен сип-югыч урнаштырылган – ул кислота, селте, йогышсызландыру эремәсе, су белән берничә этапта җиһазларны юа. Шулай ук сөтне эшкәртүнең һәр циклыннан соң автоматик рәвештә юдыру үткәрелә, ә эшләр башланганчы һәр нәрсә кайнар су белән чайкатыла. Җиһазларны чиста тоту продукциянең сыйфаты турында борчылмаска мөмкинлек бирә. Шуңа да Хаҗи сөтен кибетләрдә эзләп алалар, бүгенге көндә Краснокама продукциясен районда, Нефтекамада гына түгел, Уфа шәһәренең якынча 150 сәүдә ноктасында да саталар.
— Чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә җайга салынды — тәүлегенә якынча 10-11 тонна сөт эшкәртәбез. Әмма бу күрсәткечләрдә тукталмаячакбыз — ел ахырына кадәр тәүлегенә 15 тоннага кадәр сөт эшкәртүне җайга салуга омтылабыз. Ә инде киләсе елда тәүлегенә 20 тонна сөт эшкәртүгә ирешергә тырышачакбыз. Шулай ук эремчек һәм каймак җитештерә башлауны җайга салырга кирәк. Проблемаларга килгәндә, кадрлар кирәк, икенчедән, сөт тапшыручы предприятиеләр эзлибез. Продукцияне сату мәсьәләсе дә көн кадагында: бу юнәлештә сәүдә нокталары белән актив сөйләшүләр алып барабыз.
Без җитештергән продукция халыкта сорау белән файдалана икән, димәк, максатыбызга ирешкәнбез, дигән сүз. Кибеттә: “Хаҗи сөте бармы?” — дигәнне еш кына ишетәм. Бу сүзләр безгә — иң зур бәя һәм мәртәбә, — ди директор Александр Дегтярев.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.