Игүе мәшәкатьлерәк булса да, хуҗалык икътисадын тулыландыру өчен отышлы әлеге культураны быел биредә 2 мең гектарда үстергәннәр. Туфракны фәнни нигездә эшкәртүгә, минераль ашламалар белән тукландырып, яхшы сортлы орлык чәчүгә карамастан, эссе һәм коры һава торышы чәчүлекләргә йогынты ясамый калмады. Нәтиҗәдә, аерым басулар уңышы бер-берсеннән аерылып тора: кайдадыр “татлы тамыр” яхшырак үскән, кайдадыр аның уңышы түбәнрәк. Әмма, гомумән алганда, әлеге культураның уңышы елына карата начар түгел. Бүгенгә уртача уңыш гектарыннан 360ар центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкның баш агрономы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Борис Даниловны без Түбән Каръяуды авылы янындагы 69 гектарлы татлы тамыр басуында очраттык.
– Шикәр чөгендерен әлеге көндә өч берәмлек “Холмер” комбайны ала, – ди ул. – Сезнең күз алдындагысына Илдар Фазлыев идарә итә. Үз эшен энәсеннән-җебенәчә белүче буларак, ул аны яхшы сыйфатлы башкара.
Чынлап та, комбайнын көйле эшләтеп, Илдар Нурислам улы бер генә тамырны да җирдә калдыруга юл куймый. Бункеры тулып, аны өемгә бушатып торганда район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов белән җәмгыятьнең генеральный директоры, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вадим Соколов та килеп җитеп, аның эшенә югары бәһа бирделәр.
– Тырыш егетләребезнең эшенә сүз тидерерлек түгел, – ди Вадим Васильевич. – Техникага көйле идарә итеп, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен барысын да эшли алар.
Булдыклы механизаторны фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек кенә – шул арада ул җитез генә куәтле техника кабинасына кереп утырды һәм эшен дәвам итте.
Чималны Чишмәдәге һәм Раевкадагы эшкәртү предприятиеләренә озаталар. Эре, чиста, шикәрлелек дәрәҗәсе югары булган татлы тамырны теләп кабул итәләр.
Без кайтыр якка кузгалганда, юлда берничә тагылма арбалы автомашиналар олавының, чимал төяп, эшкәртү заводына юллануына тап булдык. Бик тиздән әле генә без булган басудан да чимал олаулары агыла башлар. Салынган хезмәтенә күрә уңышның мул булуы игенчеләргә дәрт өсти, яңа җиңүләргә рухландыра.
Фәнис Әмирханов.
Чакмагыш районы.