Президент сүзләренә караганда, портларда тупланган әлеге продукция күләме берничә йөз мең тоннага җитә. Барыннан да бигрәк, сүз аны Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренә озату турында бара. Русия, шулай ук, 2 миллион тонна чамасы аммиак та җибәрә ала. Владимир Путин җаваплы чиновникларга бу мәсьәләне җайга салу буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән сөйләшүләр алып барырга кушты.
“Сельская жизнь” гәзите хәбәр итүенчә, Русия властьларының БМО белән сөйләшүләр алып баруы берьюлы ике проблеманы хәл итәргә тиеш. Сүз элегрәк Украина портларыннан авыл хуҗалыгы продукциясенең, нигездә, мохтаҗлык кичерүче түгел, ә икътисади үсешкән илләргә озатылуы һәм, бер үк вакытта, Русиягә шундый ук продукцияне чыгаруның тыелуы турында бара. Ил җитәкчелеге белдерүенчә, әгәр Русия үсеп килүче илләргә ким дигәндә ашлама озату хокукына ия булса, мондый ярдәм әлеге дәүләтләрдә үзләре үстергән культуралар уңышын күтәрүгә булышлык итәчәк. Болардан тыш, Владимир Путин, үсеп килүче илләргә ашлык озату мәсьәләсен БМО белән берлектә тикшерергә кирәклеген белдерде.